Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 7 август чыгарылышы

Безнең барыбызның да бушлай медицинага хакы бар. Юл буйларындагы бака яфрагы нәкъ менә шул максаттан үсә дә инде.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 7 август чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Хатыны иренә:

Мин пляжга чыккач, бөтен халыкның күзе миндә генә булсын өчен нишләргә икән?

Чаңгы киеп чыгып кара.

 

Банкка бер ир килә.

Ә сез нинди максаттан кредит алырга уйлыйсыз?

Мин кабәхәтләр клубы ачарга уйлыйм.

Ә анда кемнәр булачак соң?

Лифтны яндырган күрше, әҗәткә акча алып, вакытында кайтармаган танышым, аз хезмәт хакы түләгән җитәкчем…

Гафу итегез, без сезгә мондый максат өчен кредит бирә алмыйбыз.

Ярар алайса, димәк, ул клубка сез дә килә аласыз.

 

Пугачева Максим Галкин белән сөйләшеп утыра:

Максим, кара ниләр генә язмыйлар! Пугачева Галкинны куып чыгарган, Пугачева Галкинга хыянәт итә!

Исең китмәсен, Аллочка, аның каравы беркайчан да Пугачеваның яшьлеген урлады дип язмаячаклар.

 

Сергей Зверев авылга кайткач, аны карачкы дип уйлап, яндыра язганнар.

 

Андрей Михалковның башына кара чүпрәк капласаң, ул төн җиткән дип уйлый һәм сөйләшүдән туктый.

  

Нәрсә ул кризис?

Син менә-менә яхшы яши башлармын дип көтеп кенә яшисең дә, моңа кадәр булган тормышың күпкә яхшырак булганын аңлыйсың.

 

Яңа йортка яшь гаилә күчеп килә. Хатыны яратышканда тавышлана торган була моның. Йортта яшәүчеләр җыелышып боларны сүгәләр-сүгәләр дә, түзә алмыйча, күршеләрендә яшәүче Вәлигә әйтәләр:

Сөйләшеп кара әле яшьләр белән, йоклап булмый бит төнлә!

Ярар, ди Вәли. Аннары егет белән сөйләшә:

Син төнлә хатыныңны яратканда алай тавышланма әле!

Нишләтим соң мин аны?

Авызын скотч белән сылап куй…

Ярар, Вәли абзый, шулай итәрмен!

Төн җитә. Яшь гаилә тагын эшкә керешә. Егет стена аша гына кычкырып, Вәли абзасыннан сорый:

Вәли абзый, шулай ярыймы?

Ярый, ярый.

Бераздан яшьләр тагын яратыша. Егет Вәлидән тагын сорый:

Вәли абзый, әллә болай әйбәтрәкме?

Өченче тапкыр сорагач, Вәли нервланып кычкыра:

Малай актыгы, скотчны йолкып ат та шулай гына маташ!

Нәрсәгә?

Хәзер инде бөтен өй син мине яратасың дип уйлый!

 

Хайван! Мин сиңа бөтен яшьлегемне әрәм иттем!

Кызым, көн саен дипломың белән сөйләшмә инде.

 

Минем ирем белән хыялларым бер үк төрле.

Мин яшь чакта ерак-ераклардан бер принц килер дә мине алып китәр дип хыяллана идем…

Хәзер минем ирем шулай ук дип хыяллана.

 

16 яшьлек чакта психлану ничек була: ишекне бәреп чыгып китәсең, смартфонны стенага атасың һәм акырасың.

26 яшьлек чакта: ишек 30 мең тора, куйдыру 5 мең, смартфон өчен кредит түләнеп бетмәгән. Шуңа күрә акырасың гына.

36 яшьлек чакта. Акырырга ярамый — балалар йоклый. Тик кенә утырасың.

 

Бушлай медицина булмаса, кешеләр түләүле клиникага азрак йөрерләр иде.


Бер хатын икенчесенә зарлана:

Керләремне юып кына куям, яңгыр чыга да, бөтен эшем әрәмгә кала.

Ә син халык сынамышларыннан файдалан. Яткач, иреңнекен карыйсың — сул якка ауган булса — яңгырга, уң якка ауган булса — корыга.

Ә аумаган булса?

Бәйрәм көнне кем кер юа инде?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100