Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 7 июль чыгарылышы

Без — ирекле кешеләр. Безгә ни кушалар, без шуны телибез.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 7 июль чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Бетте! Югалды! Бетте-китте!

Нәрсә булды?

Бетте!!!

Нәрсә булды инде?!

Бермуд өчпочмагы дип аталган трусик сатып алган идем.

Шуннан, нәрсә булды!

Бетте! Югалды!

 

Вирусны битлек ясаучы фирмалар уйлап тапкан дигән фараз бар. Бар өмет иннек ясаучы фирмаларда — даруын алар уйлап тапса гына.

 

Галия, әйдә карта уйныйбыз. Оттырган кеше чишенә.

Синең мактанасың киләме, күрәсең киләме?

 

Пенсиядән курыкмагыз! Пенсия ул бәләкәй генә, куркырга кирәкми.

 

Ни өчен хәзер саф мәхәббәт сирәк очрый?

Чөнки мәхәббәт ул йөрәкләрдә яши, ә аны кием эченнән эзлиләр.

 

Тәгәрмәчләр булмаса, таяк тыгучылар таякларын кая тыгар иде икән?

 

Яшьләр! Сезнең алдыгызда — киләчәк! Читкәрәк китеп торыгыз.

 

Вәли, мин башка кешене ярата башладым.

Ә мин ничек?

Әйе, онытып та җибәргәнмен. Вәли, син ничек? 

 

Ир-ат кичерми, әмма оныта. Хатын-кыз барысын да кичерә, әмма бернине дә онытмый.

 

Ипинең һәр кисәге — бодай бөртекләренең фаҗигале язмышы. Алар аракы була алырлар иде, әмма булмаганнар.

 

Яратып һәм килешеп яшәргә телисеңме, кадерлем?

Әйе!

Алайса мине ярат һәм минем белән килеш.

 

Гинеколог — киләчәккә күз сала белүче педиатр.

 

Хатыны белән йокларга яткач, Вәли теләк теләде. Чөнки стена да хатыны кебек үк салкын һәм тигез иде.

 

Балыкчы алтын бака тота.

Бака, өч теләгемне үтә әле!

Мин бит балык түгел!

Һичьюгы берсен булса да үтә алайса.

Ярар.

Ир озак уйлый, уйлый да, ни әйтергә дә белмичә:

Минем тормышымда бар әйберем дә булсын иде!

Бака:

Ярар, балыкчы, синең тормышыңда бөтен әйберең дә булган булсын инде.

 

Ирләр күкрәге зуррак булган саен хатын-кыз наданрак дип уйлый. Чынлыкта хатын-кызның күкрәге зуррак булган саен ирләр наданрак.

 

Автобус туктый. Әби ишектән керә башлаганда артыннан бер егет йөгереп килеп җитә дә кычкыра:

Әби! Бу автобуста мин базарга бара аламмы?

Юк!

Егет китеп бара. Әби автобуска кереп, бердәнбер буш урынга җәелеп кереп утыра да, сөенеп:

Ә менә мин бу автобуста базарга бара алам!

 

Егет белән кыз су буенда. Йолдызлар, романтика.

Кыз, хисләнеп:

Кадерлем, ә без кайчан да булса өйләнешербез микән?

Кемгә кирәк инде без?

 

Укытучы балаларга яшәү мәгънәсе турында сөйли. Аннары балаларга сорау бирә:

Балалар, ә сез үзегезнең җеназагызда нинди сүзләр ишетергә теләр идегез? Гали, син нинди сүзләр ишетергә теләр идең?

Минем кешеләрнең: «Гали бик зур табиб иде, бик күп кешеләрне коткарды», - дигәнен ишетәсем килә.

Әйбәт, Гали, булдырдың. Галия, син нинди сүзләр ишетергә теләр идең?

Галия герой-ана булды, бик күп әйбәт балалар үстерде, дигәнне.

Молодец, Галия. Ә син, Вәли?

Карагыз әле, карагыз, ул селкенә, исән бугай!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100