Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 5 август чыгарылышы

Көн буе эшләгән кешенең акча эшләргә вакыты калмый.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 5 август чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Суалчанның кайсы ягы башы икәнен ничек белергә?

Уртасын кытыклап карагыз — кайсы ягыннан көлгән тавыш ишетелә, шунысы башы була.

 

Автобуста барганда кикергән идем, дүрт кеше борылып карады. Үземне «Голос» тапшыруындагы җиңүче кебек хис иттем.

 

Депутат чыгыш ясый:

Җәмәгать, коллегалар, халыкны гел алдарга ярамый! Оят кирәк, намус булырга тиеш! Бер кешене биш елга бер тапкыр гына алдасагыз, җитмәгәнме?

 

Ир — хатынына:

Матурым, синнән бик тәмле хушбуй исе килә, нәрсә ул?

Син миңа бүген бүләк иткән хушбуй!

Мин бит сиңа бүген хушбуй бүләк итмәдем!

Иттең, иттең! Кошелегыңны ачып кара, ышанмасаң!

 

Кияү «теща»сы янына килә:

Мин өч ай гына яшим әле, ә кызыгыз инде бала тапты. Авыл малае дигәч тә, мин тугыз ай кирәк икәнен беләм!

Ә син хатының белән өч ай яшәдеңме?

Әйе!

Ул да синең белән өч ай яшәдеме?

Әйе!

Ә сез бергә өч ай яшәдегезме?

Әйе!

Өч тапкыр өч тугыз була бит инде!

  

Эпидемия нәтиҗәләре шуны күрсәтә: коронавирусны яхшы итеп дәвалауга караганда дөрес итеп саннарны санау яхшырак нәтиҗә бирә.

 

Ир — хатынына:

Бүген кайсы күлмәкне киеп барырга икән — ике төймәсе булмаганынмы, якасы умырылганынмы?

 

Кешенең эчке күңеле яхшырак булу мөһимме, тышкы кыяфәтеме?

Син кем булуга карап инде. Менә тәкә кәҗәне тышкы кыяфәте өчен ярата, ә бүре — эчке ягы өчен.

 

Ир өенә кайткач, хатынына бәйләнә:

Нигә син көн буе өйдә яттың, ә өй җыештырылмаган?

Нигә алайса син көн буе эштә идең, ә без бай түгел?

 

Соңгы егерме елда безнең ил бик нык алга китте. Мәсәлән, шәһәрдә су булмаячагы турында игъланны элек ручка белән дәфтәр битенә язып эләләр иде, хәзер принтерда гына бастыралар.

 

Түрәләргә дә читен. Урламасаң, кеше үтергәндер, моның гөнаһы бардыр дип шикләнүләре бар.

 

Файдалы киңәш: әгәр түрә сез ришвәт итеп биргән акчаны алмаса, аны тигез урынга куеп ышкып, икенче ягы белән әйләндереп биреп карагыз — бәлки алыр.

 

Бер ир кибеткә килә:

Сездә мактау китабы бармы?

Юк, бездә жалулар китабы гына бар.

Мактау китабын ачыгыз әле?

Нәрсәгә?

Сездән сатып алган колбасаны ашап, хатынның әнисе агуланды.

 

Әле кайчан гына без ял итәргә оча идек, хәзер машинада барабыз. Болай дәвам итсә дөнья, ял итәргә җәяү дә бара башларбыз.

 

Нәрсә эшлисең?

Көмешкә куам.

Ничек итеп?

Ашказаныннан тышка куам — әлегә үзе чыга.

 

Читтән торып ярату нинди була?

Син эштә, карават — өйдә, ә шампан шәрабе — кибеттә.

Кешеләр өчен яхшылык эшлисем килеп уяндым. Суыткычны ачып, кәтлит алып җылытып ашадым аннары. Мин нәрсә, кеше түгел мәллә?

Коронавирус белән бәйле чыгымнар килеп чыккач, Тарзан Наташа Королеваны Игорь Николаевка кайтарган.


Полиция бүлегенә балалар бакчасыннан шалтыраталар:

Бер шикле әби йөри, кечкенә малайларны караштыра.

Полиция патруле бакчага килә, әбине кулга алалар. Ул Пугачева Алла Борисовна исеменә бирелгән паспортны күрсәтә. Карыйлар - чынлап та Алла Пугачева. Аннары аның үзенә чираттагы ир генә сайлап йөри икәнен аңлагач, җибәрәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100