Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Соңгы сулышына кадәр» (Алмаз Хәмзин)

«Чаян» журналы Алмаз Хәмзиннән актуаль шигырьләр тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Соңгы сулышына кадәр» (Алмаз Хәмзин)
Ринат Абзалов карикатурасы, "Чаян" журналы

Сәламәт килеш стаж җыйгач,

Ялга чыкмак булды сыер.

Җибәрмәделәр, әйттеләр:

«Пенсиясез эшләп син йөр!

Яшең зур, ләкин дәртең бар,

Мөмкинсең бозау табарга!

Имчәгең дә — сөбханалла!..

Саусыннар исән чагыңда!»

Мескенгә дару каптырып,

Өч ел иртә-кич саудылар.

Хәлдән таеп аугач, аны 

Үләт базына салдылар…

Ышаныгыз: комсыз карын,

Безне салыр гүргә кырын.

(Интернеттагы шигырьдән тәрҗемә).


Җиңәрбез!


Авыр булды...

Революция ясадык унҗидедә,

Буржуйларны кудык барысын да.

Авыр булды...

Яңа ил төзедек, индустрияләдек,

Сүктек Алласын һәм мулласын да.

Авыр булды...

Фашистларны җиңдек без кырык биштә,

Кырды алар күкрәк баласын да.

Авыр булды...

Берәү килде генсек, икәү, өчәү, дүртәү –

Төзи яздык бит коммунизм да!

Авыр булды...

Таркалды Ыс, Ыс, Ыс, Ыр, калдык без кысыр,

Вак халыклар Ры-СыФы-Сырында.

Таландык кабаттан буржуйдан, карактан,

Олигархлы дәүләт статусында.

Бик, бик авыр, әлбәттә!.. «Ур-ра» курсында –

Җиңәрбез коронавирусын да,

Посып утырсак өйдә, «Чаян»ны укып,

Һәрберебез үз квартирасында!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100