Мәзәкләр: 4 август чыгарылышы

Кайберәүләр яшьлек хаталарын матур хатирә итеп искә төшерә. Кемнәргәдер яшьлек хаталары өчен һаман да оят. Ә кайберәүләр яшьлек хаталары белән әле дә бер караватта йоклый.

Поликлиникада вирус бармы-юкмы икәнен ачыклый торган яңа прибор рекламалана. Тикшеренүгә килгән пациент — докторга:

Ә бу прибор вирус барлыгын ничек ачыклый ала соң?

Бик гади генә. Прибор үзе вирусны кертә һәм аның бар икәнен ачыклый да ала.

Бу бит инде дөрес түгел!

Дөрес булмаса соң, аның каравы табышлы.

 

Хатыны газета укып утырган җиреннән — иренә:

Менә монда язганнар — зур табышлы ирләр секс белән дә ешрак шөгыльләнәләр диелгән. Акчаң күбрәк булса, ешрак эләгер иде…

Аның каравы, аз табышлы ирләр секс белән үз хатыннары белән шөгыльләнә дә диелгән анда.

 

Хатыннар әниләре янына китәм дип куркыта. Нигә ирләр әтиләре янына китәм дип куркытмый икән.

 

Саперлар акрын йөрсәләр дә, аларны узып китәргә ярамый.

 

Әти, стакан яртылаш бушмы, яртылаш тулымы?

Әгәр син аннан эчкән булсаң — яртылаш буш, әгәр яртылаш салган гына булсалар — яртылаш тулы.

  

Өйгә талаучылар кереп, Вәлине җәзалыйлар да, ул акчаларны биреп чыгара. Хатыны Вәлине игәүли башлый:

Нигә син шулай тиз бирдең соң акчаларны? Бераз түзәр идең әле.

Үтүкне тыгып корсакка куйганга бераз түзәр идем әле, ут өчен күп суыра дип уйладым.

 

Вәлигә — әнисе:

Сүземне тыңламасаң, мин сине калдырам да, әйбәт малай алып кайтам.

Алып кайта алмыйсың.

Нигә?

Әйбәт малай урынына әшәке малайны алып кала торган дуракны кайдан табасың?

 

Кызык инде бу дөнья. Кыз кеше берничә егет белән йокласа, фахишә дип атыйлар. Ир кеше берничә тапкыр эшкә эчеп килсә, алкоголиклар дип атыйлар. Берничә тапкыр алдаган кешене депутат дип атыйлар.

 

Кызык инде бу кеше дигәнең.

Ашарга булмаса, кеше сыер тота. Ашарга күп булса, эт асрый.

Начар яшәсә, бәрәңге үстерә. Яхшы яшәсә, ресторанда чит илдән кайтарылган сирәк үсемлекләрдән ризыкларга заказ бирә.

Машина алырга акчасы булмаса, велосипед педален әйләндерә. Бөтен нәрсәсе дә булса, велотренажер сатып алып, фатирында шуның педален әйләндерә.

Акчасы булмаганда, туй уздыру өчен акча җыя, гаилә кору турында хыяллана. Акчасы артып китсә, аерылыша, мал бүлә.

Акча булмаганда, хатыны секретарша булып эшкә урнаша. Акчасы күп булса, секретаршасы «хатынга» әйләнә.

Акча юк икән, үзен акчасы бар кебек тота. Акчасы күп икән, акчасы юк кебек саранлана.

 

Әни, Вәли белән куныйм әле?

Ничек инде? Көчләсә?

Көчләми беркем дә беркемне дә!

Каян беләсең?

Көчләсен өчен кемнең дә булса каршы булуы кирәк.

 

50 яшьлек хатын-кыз эш эзли. Беркая да алмыйлар. Бер ай эзли, ике ай… Резюмелар җибәрә — җавап юк. Аптырагач, үзе килә:

Мин күпме җиргә бардым, берсеннән дә җавап бирмиләр. Сер итеп кенә әйтегез әле, нигә мине эшкә алмыйлар икән? Резюмелар начармы?

Ярар, әйтсәм әйтим инде. Резюмелар начар түгел, әмма инде илле яшьлек кешене бушка эшләтеп булмаячагын барысы да бик яхшы белә.

 

Радиода «Сездән сорау — бездән җавап» тапшыруы бара.

Югары Гөмбә авылындагы тыңлаучыбыз шалтыратты. Ул бездән: «Сольфеджио — нәрсә ул?» — дип сорады. Безнең җавап шул — халыкның ашарына да юк, ә сез әллә нәрсәләр сорап ятасыз!

 

Ике бабай капка төбендә утыра. Искиткеч чибәр бер кыз узып бара. Бер бабай:

Их, менә яшь чак булса, ә! Әллә кай җирләрең әллә нишләр иде… Әллә нәрсәләр эшләтәсе килер иде бу кызны, ә? Их!

Әйе шул, әйтмә дә инде, әллә нинди эшкә ашмаган кызлар китте хәзер.

 

Борынгы кабиләләр чорында кешеләр ауга җыела. Мамонтларны күреп алалар да ауламакчы булалар. Әмма куркыта боларны. Берсе алга сикереп чыга да кычкыра:

Нәрсә куркып торасыз, әйдәгез!

Шул рәвешчә, кешеләр арасында начальниклар пәйда була.

Кешеләр мамонтлар артыннан йөгерәләр, ә алар урман эченә кереп кача. Нишләргә дә белмиләр. Берсе әйтә:

Урманны әйләндереп алабыз да, эчкә таба куып, шунда тотып алабыз.

Шул рәвешчә кешеләр арасында участковыйлар пәйда була.

Аннары барысы да мамонтны әйләндереп алалар, беренче булып кадарга куркалар. Берсе сөңгене ала да ата. Шул рәвешчә, кешеләр арасында аучылар пәйда була.

Мамонтны мәгарәгә алып кайталар. Иртән торсалар — мамонт юк.

Шул рәвешчә, прокурорлар пәйда була.

 

Авыл. Ферма. Ферма янында колхоз рәисе белән зоотехник басып тора. Шунда ук арканда нәсел үгезе тора.

Вәли килеп чыга. Рәис белән зоотехник яныннан дәшми генә узып китә дә, үгезгә баш ия:

Исәнмесез!

Тегеләр икесе шакката, моны чакыралар:

Син, малай актыгы, нәрсәгә безнең яннан дәшми генә узып киттең, ә үгез белән исәнләшәсең?

Вәли:

Әнинең сыеры бар. Сыер үгез сорады, әни аны шушы үгез янына алып килде. Үгез сыер каплады, сыер бозаулады, әни бозауны сатты да миңа менә өстемдәге футболканы сатып алып бирде.

Ә сез икәүләшеп минем әни янына йокларга килеп йөрисез, башка кияргә кепка да алып биргәнегез юк!