Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 3 июль чыгарылышы

Күршеләрнең перфоратор белән эшләвенә үч итеп, фортепиано сатып алдым. Ремонт ул кайчан да булса бетәчәк, ә музыка — мәңгелек!

news_top_970_100
Мәзәкләр: 3 июль чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Күп катлы фатир. Аста яшәүче күрше өстә яшәүченең ишеген шакый.

Минем баламның ат яратасы килә.

Нинди ат?

Ник, сезнең фатирда көн буе бер почмактан икенче почмакка уйнаклап сикереп йөргән җигүле атны инде.

 

Галия, синең Вәли нигә шулай акыра ул?

Теше чыга аның.

Нинди теше? Шул яшьтәме?

Протезын ялгыш йоткан иде, шул чыга.

 

Ир «Ничек өйдә хуҗа булырга?» дигән китап укый һәм хатынына ачулы тавыш белән сөйли башлый:

Бүгеннән башлап, башкача булачак. Бу өйдә мин хуҗа, соңгы сүзне мин әйтәм. Бүген кич син тәмле итеп ашарга пешерәсең, аннары ванна әзерлисең. Яхшылап массаж ясыйсың, аннары без мәхәббәт белән шөгыльләнәбез. Аннары мине кем киендерә, анысын инде аңлагансыңдыр?

Аңладым.

Кем инде?

Мәетне кем юа, шул киендерә инде.

 

Минем хатын пешергән ризык авызда эреп тора.

Шулай тәмлемени?

Юк, суыткычта катырылган кәтлитләрне дә җылытып бетерми, авызда эриләр.

 

Ир хатынына:

Син мине ник яратасың?

Чөнки син мине көлдерә беләсең.

Ә мин сиңа ошарлык итеп мәхәббәт белән шөгыльләнгән өчен дип уйлаган идем.

Менә күрәсеңме, минем инде көләсе килә.

 

Транспортта. Бер ир алдында басып торган икенче иргә:

Сез киләсе тукталышта чыгасызмы?

Әйе.

Сезнең алдагы кеше чыгамы?

Әйе.

Син аннан сорадыгызмы?

Әйе.

Ул сиңа нәрсә диде?

 

Германиядән сыра фестивалендә булып кайткан турист мактана:

Германиядә бер немец елына 200 литр сыра эчә икән!

Вәли:

Безнең мәктәптә андый малайлар 7Б классында укый.

 

Ике хатын сөйләшә:

Кеше күзен дә алмыйча өч әйбергә гел карап тора ала дип дөрес әйтәләр икән.

Учак, су… акча бугай өченчесе?

Юк инде. Өстәл, шкаф та карават. Башка әйбер алырга акча юк — көн саен шуларга гына карап торасы.

 

Вәлине авылда Терминатор дип йөртәләр иде. Чөнки ул инде берничә тапкыр авыл урамында шыр ялангач килеш уянды.

 

Быелгы җәй. Туйдан соң улы әтисеннән сорый.

Әти, малайлар әниләре кебек кызны сайлыйлар дип әйтәләр бит, әйеме?

Әйе, улым.

Әти, алайса нигә минем әнинең фигурасы да матур, бите дә матур. Ә минем хатынның фигурасы ничава, ә йөзе куркып качарлык?

Без өйләнгәндә, улым, кешеләр маска киеп йөрми иде.

 

Иң кыен эш мәктәп ашханәсе мөдиренеке. Балалар авызыннан өзеп алып урлау, беләсезме, ничек кыен?

 

Вәлинең акчасы юк иде, шуңа күрә стриптизер кызның трусигы эченә ул «рәхмәт» дип кычкыру белән генә чикләнде.

 

Ике кортка сөйләшә:

Безнең рәхәт балачагыбыз өчен Дәүләт Думасына рәхмәт инде!

 Кит инде, ул чагында Дәүләт Думасы юк иде бит!

Менә шуңа күрә рәхмәт тә инде!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100