Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Huawei компаниясе: «10 елдан соң һәркемнең телефоннар урынына үзенең тавыш ярдәмчесе булачак»

Huawei компаниясе вәкилләре Казанда яңа технология алымнарын тәкъдим итте, Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек турында сөйләде һәм яңа технологияләрне гамәлгә кертүгә бәйле планнары белән уртаклашты.

news_top_970_100
Huawei компаниясе: «10 елдан соң һәркемнең телефоннар урынына үзенең тавыш ярдәмчесе булачак»

Интеллектуаль технологияләр — яңа сәнәгый революциянең нигезе

Huawei — халыкара дәрәҗәдәге зур җитештерүче һәм ИКТ-җиһазлар белән тәэмин итүче. Компания телекоммуникация челтәрләре, ИТ, интеллектуаль җайланмалар һәм «болыт» сервислары өчен комплекслы алымнар әзерли. Узган елда аның сатудан кергән табышы 100 миллиард сумнан артып киткән. Дөньядагы иң зур компанияләрнең бары тик 5 проценты гына әлеге чикне узган, дип сөйләде Россиядәге Huawei Enterprise компаниясе генераль директоры урынбасары Александр Столяров.

Аның сүзләренчә, компаниянең төп өстенлеге шунда ки, ул кемнеңдер тәҗрибәсен күчереп алмый, ә тикшерү эшләре үткәрү һәм үз продуктларын җитештерүгә сизелерлек күләмдә инвестицияләр кертә. Мисал өчен, 2008-2018 елларда әлеге максатларга 75 миллиард доллар юнәлдерелгән. Өстәвенә, Huawei компаниясендә интеллектуаль технологияләрне куллану – яңа сәнәгый революциянең нигезе булуына ышаналар.

Россия – Huawei компаниясе Кытайдан моннан 20 ел элек кергән беренче халыкара базар. Татарстан Республикасы исә, үз чиратында, төбәк үсеше буенча эчке рейтингта алыштыргысыз лидер санала һәм Россиядә компаниянең сату күләмнәре буенча беренче урынны били. Әйтик, 2017 елда алар 257 процентка, узган елда тагын 65 процентка арткан, дип хәбәр итте Александр Столяров.

Татарстан: Wi-Fi паркларда, министрлыклар 5G тестына карата кызыксыну белдерә һәм уртак фәнни үзәк

Узган елның башында Татарстан белән Huawei компаниясе арасында үзара аңлашу турындагы меморандум имзаланды. Яклар цифрлы икътисад, мәгариф, фән, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү турында килеште. Казан федераль университеты базасында Huawei компаниясенең компетенцияләр үзәге пәйда булды, ноябрь аенда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Кытай компаниясе республикада Huawei фәнни-тикшеренү үзәге ачу турында килеште.

«Цифрлаштыру — төбәк үсешендәге өстенлекле юнәлеш. Татарстанда дәүләт секторы куллана торган ИТ-технологияләрнең алдынгы булуы һәм Мәскәү белән ярыша алуы берәүгә дә сер түгел», - дип искәртте Александр Столяров.

Huawei технологияләрен Татарстан башкаласында һәр адымда диярлек очратырга мөмкин. Wi-Fi нокталары Казансу елгасы буенда, шәһәр парклары һәм скверларында урнашкан. Huawei компаниясе Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары, IT-парк һәм ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге белән уңышлы эшли. Моннан тыш, Huawei продукциясе белән башка дәүләт органнары да кызыксына, дип искәртте Россиядәге Huawei Enterprise компаниясенең Идел буе федераль округындагы клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Константин Савченко.

Кытай компаниясе шулай ук Иннополиста 5G технологиясенең яңа буын челтәре тәҗрибә зонасын эшләтеп җибәрүдә технологик партнер сыйфатында чыгыш ясады. Хәзерге вакытта сынаулар төгәлләнгән һәм уңышлы дип табылган, диде Россиядәге Huawei Enterprise компаниясе генераль директоры урынбасары.

Әмма 5G технологиясен бөтен җиргә таратуда әлегә проблемалар да бар, чөнки дәүләт Россия Федерациясендә кулланыла торган ешлыкларны әле килештермәде. Өстәвенә, бүген базарда 5G технологиясе белән эшли ала торган җайланмалар юк диярлек. Көндәлек аралашу һәм сыйфатлы сигналны кабул итү өчен 4G стандарты челтәрләре дә җитә, дип сөйләде Россиядәге Huawei Enterprise компаниясе генераль директоры урынбасары Александр Столяров.

ТТС: Huawei компаниясенең инновацион алымнары җитештерүчәнлекне арттырырга һәм эшне тизләтергә ярдәм итте

«ТрансТехСервис» (ТТС) компанияләр төркеменең ИТ буенча директоры Максим Кривошей компаниянең инновацион алымнарын гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Компания 1992 елда Чаллыда ачылган. Бүгенге көндә ТТС Идел буе федераль округындагы иң зур автодилерларның берсе санала һәм Россиянең 10 каласында, шул исәптән Казан, Уфа, Чабаксар, Йошкар-Ола, Ижевск, Түбән Кама, Әлмәт, Стәрлетамак һәм Оренбург шәһәрләрендә эшли. Аның структурасына яңа һәм кулланышта булган автомобильләр сату белән шөгыльләнә торган 100дән артык дилер үзәге керә.

«Без актив үсеш кичерәбез. Шул ук вакытта, безнең серверларда саклана торган мәгълүматның күләме дә арта. Моннан ике ел элек без компаниянең цифрлы трансформациясе турында карар кабул иттек һәм клиентлар белән эшләүдә яңа технологияләр һәм алымнарны гамәлгә кертеп, ИТ юнәлешне актив рәвештә үстерергә керештек. Биредә безгә Huawei компаниясендәге коллегаларыбыз ярдәм кулы суза», - диде Максим Кривошей.

ТТС төрле компанияләрнең җиһазларын сынап караган, әмма нәтиҗәдә Huawei технологияләрендә тукталган һәм мәгълүматлар саклау системасы, коммутаторлар сатып алган. Максим Кривошей сүзләренчә, Huawei технологияләре ярдәмендә ТТСның җитештерүчәнлеге һәм эш тизлеге арткан, каты дискларның күләме сизелерлек кимегән.

«Без шәһәрләр эчендәге мәгълүмати базаларны берләштерүгә ирештек. Әгәр элегрәк Казанда аларның саны бишәү булса, хәзер бергә генә калды. Анда 1,5 мең кулланучы эшли. Боларның барысы да безнең партнерның җиһазында «яши». Без моның белән генә тукталып калмаска һәм алга таба да үсәргә ниятлибез. Бу мәсьәләдә Huawei безгә ярдәм итәр дип өметләнәбез», - диде ТТС вәкиле.

«ТрансТехСервис»тыш, Huawei Татарстанда «Татнефть», «ТАИФ» һәм башка зур предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә.

Фантастика түгел, ә якындагы киләчәк: телефон виртуаль ассистентка әвереләчәк

Мәгълүмати технологияләр зур сәнәгать компанияләренең эшенә генә түгел, гадәти кешеләрнең тормышына да уңай йогынты ясарга мөмкин. Компаниядә ышануларынча, якын арада ул мәгълүматны тиз арада кабул итәргә һәм эшкәртергә сәләтле ясалма интеллект ярдәмендә сыйфат ягыннан үзгәреш кичерәчәк.

«Якындагы 10 елда без кеше тормышының зур үзгәреш кичерүен үз күзләребез белән күрәчәкбез. Телефон цифрлы ярдәмчегә әвереләчәк, ул сезнең шәхси виртуаль ассистентыгыз булачак», — дип искәртте Александр Столяров.

«Marvel галактикасындагы Тимер кешене искә төшерегез әле. Аның Джарвис исемле тавыш ярдәмчесе бар. Монда да шулай булачак: сез сорыйсыз, сезгә җавап бирәләр. Мисал өчен: «Моторны кабыз, җылыткычны эшләтеп җибәр. Мин 20 минуттан чыгам, машинаны подъезд янына китер», - дип әйтәсез. Ун елдан соң без моны үз күзләребез белән күрәчәкбез. Хәзер без күзәтә торган трендлар инде фантастика түгел, ә якындагы киләчәк. Ел ахырына кадәр без үзебезнең әлеге өлкәдәге кайбер казанышларны игълан итәрбез дип уйлыйм», - диде Россиядәге Huawei Enterprise компаниясе генераль директоры урынбасары.

https://st.kp.yandex.net/im/kadr/7/3/1/kinopoisk.ru-Iron-Man-731658.jpg

Фото: «Кинопоиск»

Бүгенге көндә безнең телефонда нәрсә сатып алуыбыз, нәрсә ашавыбыз, кайда баруыбыз, кемнәр белән аралашуыбыз һәм ниләр белән кызыксынуыбыз турында гаять зур күләмдә мәгълүмат тупланган. Әлеге мәгълүматны анализлаганда, конкрет бер кешегә кирәкле хезмәтләр комплексы тәкъдим итәргә мөмкин.

Walmart компаниясенең (Америка) тәҗрибәсе зур күләмдәге мәгълүматларны эшкәртүдә ачык мисал булып тора. Узган гасырның 90нчы еллар башында ул билгеле бер технология ярдәмендә кызыклы закончалыкны ачыклый – эш атнасы ахырында сыра һәм памперслар сатып алу күләме арта. Еш кына яшь әтиләр, хатыннары кушуы буенча кибеткә памперслар сатып алырга барганда, берничә банка сыра да эләктерә. Алынган мәгълүматларны чагыштырып карагач, кибет җитәкчелеге әлеге товарларны янәшә урнаштырган, нәтиҗәдә сыра һәм памперслар сату күләме сизелерлек арткан.

Әмма ясалма интеллект зур күләмдәге мәгълүматны эшкәртү, трендларны ачыклау һәм ничек тиз арада акча эшләү алымнарын эзләү өчен генә түгел, ә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен дә кирәк. Биредә «акыллы видеокамералар» хакында сүз бара.

Huawei камералары сурәткә анализ ясый торган ясалма интеллектлы чипсетлар белән җиһазландырылган. Алар йөзләрне тану белән генә чикләнми. Камера кешене йөреше, кулларының торышы, җилкәләренең киңлеге һәм башка билгеләре буенча да белә ала, дип сөйләде Россиядәге Huawei Enterprise компаниясенең үсеш буенча директоры Денис Сереченко. Өстәвенә, «акыллы камера» кешенең кулында коралга охшаган әйбер булуын ачыкларга һәм куркынычсызлык хезмәтенә шул хакта хәбәр җиткерергә дә сәләтле.

«Татарстан — электрон дәүләт хезмәтләре актив кулланыла торган Россиянең беренче төбәге. Законнар технологик мөмкинлекләр дәрәҗәсенә күтәрелгәч, сез әлеге яңалыкларны гамәлгә кертүче тәүге төбәк булырсыз дип уйлыйм», - диде Россиядәге Huawei Enterprise компаниясе генераль директоры урынбасары Александр Столяров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100