Хуҗаның эте бер айлык баласын талап үтергән
Өйдә немец овчаркасы һәм ротвейлер була.
Томск шәһәрендәге бер йортта хуҗаларның үз эте һөҗүм итеп, сабый бала һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының Томск өлкәсе буенча тикшерү органнары җинаять эше ачкан. Бу турыда Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фаҗига 13 февральдә көндез була. Томск шәһәренең шәхси секторындагы бер йортта яшәүче хатын ишегалдына чыгып китә. Ул бер айлык кызын өйдә балалар кроватендә калдыра. Бу вакытта өйдә ике эт — немец овчаркасы һәм ротвейлер була. Өйгә кире әйләнеп кергән хатын коточкыч фаҗига күреп ала. Бер айлык сабый диванда ята. Аның гәүдәсендә һәм башында бик күп яралар була. Бу яралар эт теше эзенә охшаган. Сабыйны хастаханәгә илтәләр. Ул икенче көнне җан бирә, диелгән әлеге хәбәрдә.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр бу вакыйганы өйрәнә. Судмедэкспертиза билгеләнгән. Баланың анасыннан сорау алганнар. "Саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.