Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хуҗаларын янгыннан коткарган эт үзе тереләй янып үлгән

Хуҗаларын янгыннан коткарган эт үзе тереләй янып үлгән

news_top_970_100
Хуҗаларын янгыннан коткарган эт үзе тереләй янып үлгән
Американың Флорида штатындагы Сент-Луси округында янгын вакытында бер эт хуҗаларын коткарган һәм үзе тереләй янып үлгән. Бу турыда TCPalm басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте. 

Фаҗига 28 августта була. 68 яшьлек Фред исемле ир-ат төн уртасында эт өргәнен ишетеп ала. Аның Деннис кушаматлы эте шулай итеп бөтен гаиләне аякка бастыра. Хуҗалар уяна һәм аш бүлмәсендә янгын булуын күреп ала. Ир-ат хатынын, баласын алып, өйдән чыгып китә, коткаручылар чакыра.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр бер сәгатьтән утны сүндерә. Алар өйдәге Донхия кушаматлы кроликны да коткара, ләкин этне генә таба алмыйлар.

"Бу - зур кайгы. Деннис бик ягымлы эт иде. Әгәр ул булмаса, без янгын турында белми дә калыр идек. Эт безне үлемнән саклап калды, үзе һәлак булды", - дип сөйләгән йорт хуҗасы.

Хуҗаның улын хастаханәгә илткәннәр, гаиләдәге башка кешеләр имгәнмәгән. Хәзер бу гаилә туганнарында яши. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Моңа кадәр Нью-Олбани шәһәрендә дә бер эт хуҗаларын янгыннан коткарган булган. Бу этнең колагы, күзләре пешкән, ул ис тиеп агуланган. Хәзер ул ветеринария хастаханәсендә дәвалана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100