Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хуҗалары йоклатып үтергән эт терелеп, кабердән кире чыккан

Юлдан сөйрәлеп бара торган ябыгып беткән этне узып баруы машинадагы кыз шәһәргә алып кайткан.

news_top_970_100
Хуҗалары йоклатып үтергән эт терелеп, кабердән кире чыккан
Владимир Васильев

Комида овчарка этен хуҗалары йоклатып үтергән һәм җиргә күмеп куйганнар. Эт исән калган һәм кабереннән чыгып, трассага килгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Юлдан сөйрәлеп бара торган ябыгып беткән этне узып баручы машинадагы кыз күреп ала. Ул башта узып китә, аннары кире килеп этне ашата. Бу вакытта эт юл кырыенда хәлсезләнеп ята торган була.

Кыз этне машинасына утыртып Ухта шәһәренә алып бара. Биредә сукбай этләргә ярдәм итә торган фондка мөрәҗәгать итә. Эткә ярдәм итәләр, ветеринар карый, дәвалау билгели.

Әлеге табылдык турыда социаль челтәрләрдә язалар. Шуннан соң хуҗалар табыла — бу аларның Кирюшасы булып чыга. Алар этнең каты авыруын, шуңа күрә йоклатып үтерүләрен, күмеп куюларын сөйли. Доза аз булу сәбәпле, эт исән калуы ихтимал. Ләкин бераздан хуҗалар сүзләреннән баш тарта һәм социаль челтәрдә аралашкан язуларын да бетереп ташлыйлар.

Хәзер волонтерлар бу эткә яңа хуҗа эзли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100