Хуҗабикәләргә кыяр, помидор тозлау серләре
Татар ашлары халыкара федерациясе рәисе, милли кухня эксперты, ресторатор Резеда Хөсәенова тәмле итеп кыяр, помидор тозлау өчен үз киңәшләрен бирә.
- Резеда ханым, кышка кайнатмалар әзерләү, яшелчәләрне тозлау дәвам итә. Хуҗабикәләр нинди киңәшләрне истә тотарга тиеш?
- Хәзер тозлау һәм кайнату рецептлары бик күп. Газета-журналлар, социаль челтәрләр әллә никадәр ысуллар белән тулган. Барлык хуҗабикәләр дә кыяр һәм помидор тозлый белә, шуңа күрә мин гомум кагыйдәләрне генә әйтеп китәргә телим. Кайберәүләр кыярларны юа да, шунда ук тозлый да башлый. Минем киңәшем шул: кыярларны юып, башларын кисеп алырга һәм салкын суда тотарга кирәк. Кыяр тозлаганда аның янәшәсенә 1-2 помидор салсагыз, бары тик файдага гына булыр. Чөнки помидорлар рассолның төсен үзгәртми, кыярларга да агарырга ирек бирми. Банкаларны “су мунчасы”на (водяная баня) куеп стерильләштерергә кирәкми, аның өчен банкаларны 180 градуска ачылган духовкада тоту да җитә.