«Хуҗа кушкач, нишлисең»: Раил Садриев Буа театры артистларын чишендергән?
Бу көннәрдә Буа театры Казахстан якларында гастрольләрдә йөри.
Буа театры җитәкчесе Раил Садриев диңгез буенда төшкән фотоны инстаграмга куйган. Казахстан дип, сурәтне ясаган урын да күрсәтелгән. Театр артистлары - ир-атлар да, хатын-кызлар да коену киеме генә киеп, диңгез буенда басып торалар.
- 24 сентябрьдә Оренбургта Буа театрының гастрольләре башланды. “Безнең Оренбург гастрольләре Россиянең зур гастрольләр программасы ярдәмендә оештырылган. Анда өч спектакль күрсәтәбез дә, Казахстанга китәчәкбез. Гастрольләр барлыгы 37 көн дәвам итәчәк”, - дигән театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Коену киемендә генә диңгез ярында торган артистлар турында инстачылар шаярта. "Хуҗа кушкач, нишлисең", "Борыннарыгыз кызарган, суык бугай", "Болай ук кирәкмәс иде", диләр.
- Интернеттагы метеорология мәгълүматлары буенча, 24 сентябрьдән соң Казахстан башкаласында һава температурасы 13-23 градус тирәсе җылы торган.