Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыровның 10 миллион долларлык атын урлаганнар

news_top_970_100
Рамзан Кадыровның 10 миллион долларлык атын урлаганнар

Чехиядәге Крабчице авылындагы ат абзарыннан Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның Зазу кушаматлы атын урлаганнар.

2014 елда Рамзан Кадыровка карата Европа Берлеге санкцияләр керткәч, ат, Чечня Башлыгы милке буларак, санкцияләргә эләгә. Кадыров 2017 елда атны санкцияләрдән чыгармакчы булып карый, әмма барып чыкмый. 

Зазу инглиз токымлы ат булган, аны 4 мартка каршы төндә урлаганнар, әмма бу хакта бүген генә билгеле булган. 

Рамзан Кадыров «атны ничек урлый алганнар, каравыл кая караган» дип яза. «Безнең республикада машинаны төнгә ачык калдырып була, ә монда сак астындагы атны урлыйлар, һәм полиция бу хакта берничә көннән соң гына белә», –дип яза Кадыров һәм моның очраклы хәл булуына ышанмавын әйтә.

Полиция атның урланганын таныган, билгеләрен хәбәр иткән. Ничек урлануы хакында хәбәр итүләре кызыклы – «ишекне ачып алып чыгып киткәннәр» дип яза полиция.

Атны полиция «19 мең долларлык» дип бәяләгән, әмма Кадыров үзе атны «10 миллион долларлык» дип белдерә. Кадыров фикеренчә, аның бәясен махсус рәвештә төшергәннәр. «Чабышкының чын бәясен белгән кемдер «кулын җылытачак», – дип язган Кадыров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100