“Хризантема” пирогы
"Хризантема" пирогы рецептын тәкъдим итәм. Эчлеккә ни телисез шуны сала аласыз, бик матур һәм тәмле пирог килеп чыгачак. Әмма эчлекне артык күп салырга кирәкми.
![“Хризантема” пирогы](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/6/25/e1afe9218cc9c6ba4e32fcc126c00d50363018feea9f15132f6a7c8f2bb5.jpg)
Камыр өчен:125 мл сөт, 125 мл кефир,11 грамм коры чүпрә, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 6 аш кашыгы үсемлек мае, 500 грамм чамасы он.
Эчлек өчен: 500 грамм чамасы фарш, 1 суган, 1 тырнак сарымсак, тәменчә, тоз һәм борыч, 100-130 грамм каты сыр.
Пирогны майлау өчен: 1 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы су.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/a9c220f973881074dc8203e3a0638e3d540670308c7ab7791422d4edfa9b.jpg)
Эш тәртибе: камыр кабаргач, стакан белән түгәрәкләр кисәргә, эченә бер аш кашыгы тулар-тулмас фарш салырга, өстенә эре угычтан уылган сыр куярга, һәм камырны уртага бөкләргә, аннары бер кырыеннан төреп барырга. Майланган табага ара калдырып тезәргә. Таба тулгач, өстенә тастымал ябып, 20-30 минут кабарганын көтәргә, аерым төргәкләр кабарып бер-берсенә кушылгач, йомырка сарысы белән майларга һәм мичкә озатырга.
30-40 минуттан “Хризантема” пирогы пешеп тә чыгачак. Тәмле булсын!
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/3faf3e8cf2dc76876abd310a9aa57a41d971905a3d32a21ae337adc5b951.jpg)