Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һөҗүмнәр ешайды»: Белогород өлкәсеннән балаларны чыгара башлыйлар

news_top_970_100
«Һөҗүмнәр ешайды»: Белогород өлкәсеннән балаларны чыгара башлыйлар
Настоящий Гладков Телеграм-каналы

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр иткәнчә, Украина ягыннан һөҗүмнәр ешаю сәбәпле, 31 майдан башлап, чик буе территорияләреннән балаларны чыгара башлаячаклар. Бу хакта Интерфакс яза.

«Бүген беренче 300 бала Воронежга җибәреләчәк», – дип язган төбәк башлыгы үзенең «Телеграм» каналында.

Баштарак ул Шебекино шәһәренә төнлә массакүләм һөҗүм булуын язган иде. 4 кеше зыян күргән, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

«1 ир-атның муены һәм аркасы яраланган, хәле авыр, 1 хатын-кызның кулы һәм беләкләре яраланган. Тагын 2 хатын-кыз хастаханәгә барудан баш тарткан, аларга урында ярдәм күрсәтелгән», – дип аңлатты губернатор.

Губернатор мәгълүматларына караганда, «Града» снарядлары торак йортлардагы, мәктәптәге һәм административ бинадагы тәрәзәләрен ваткан, фасадларга һәм түбәгә зыян килгән, кибет тулысынча янып беткән.

Шулай ук 12 автомобильгә төрле зыян килгән. Хәзер администрация хезмәткәрләре ишегалларын карап чыгачак. Кире торгызу эшләре бүгеннән башлана. Эш күп булса да, барысын да тиз арада эшләргә вәгъдә иткән губернатор.

«Бүгеннән башлап Шебекино һәм Грайворонский округыннан балаларны чыгара башлаячакбыз. Бүген беренче 300 бала Воронежга җибәреләчәк. Аларны озатырга барырга тырышам», – дип язган губернатор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100