Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хорафатлар кешене мескен итә»

Кәбисә елында, нәкъ 29 февральдә тусаң, нишләргә? Хорафатларга ышаныргамы? Кәбисә елы - куркыныч елмы? Язучы-сатирик Камил Кәримов Ходайның һәр бирмеш көнен яратып яшәргә өнди.

news_top_970_100
«Хорафатлар кешене мескен итә»
Солтан Исхаков

Кәбисә елында тууның бер гаебе дә юк дип саныйм. Иң мөһиме — ул көнне туган кешенең туу турында таныклыгына 29 февраль дип кенә язмасыннар, туган көнне әзрәк күчерсеннәр. Бала дүрт елга бер генә туган көн бәйрәм итмәсен.

Язылган икән инде, күчерсеннәр! Бер нәрсәсе юк аның, бер көн монда, бер көн тегендә, хөкүмәткә бер зыян юк аннан. Алгарак язса, пенсияне соңрак түли, арткарак язса, күбрәк түли.

Бары тик календарьдәге бер сан дип кенә кабул итәргә кирәк моны. Без аңа буйсынабызмыни? Туган көн эш көненә туры килсә, без аны болай да ул көнне бәйрәм итә алмыйбыз бит. Барыбер күчерәбез…

Саран нәсел генә баласын 29ы туды дип яздыра инде, туган көнгә чыгым әзрәк китәр дип. Ел саен туган көн уздыру чыгымлы бит. Менә минем абый 29 февральдә туган, шулай дип язылган. Тик ул дүрт елга бер шундый зурдан кубып, калган өч елы туктап торырлык итеп бәйрәм итә.

Хорафатларга, кемдер әйткән йолага ышанырга ярамый. Ул хорафатлык мескен итә кешене. Бөтен кеше хорафат белән җиңмәкче була бу дөньяны. Аларга ышансаң, өйдән чыкмаска кирәк хәзер. Тәрәзне корып утырырга кирәк, кемнеңдер күзе төшә тәрәзәдән, күз тияр дип. Пүчтәк әйберләр барысы да. Тукай да: «Җен-пәриләр — юк әйбер, ышанмагыз», — дигән.

Шуңа күрә, бер дә куркасы юк кәбисәдән. Бик әйбәт әле кәбисә, әнә, ел башыннан ук яз килде. Рәхәтләнеп, бер кайгы-хәсрәтсез яшибез. Оптимист булырга кирәк, табиблар да шулай ди. Оптимист булсагыз, авыруларның 70 проценты сезгә килмәс, ди. Кеше үз-үзенә генә ышанырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100