Һөнәри белеме булган татар җырчылары өчен «Идел» фестиваленә гаризалар кабул ителә
20 һәм 21 ноябрьдә Уфада ел саен үткәрелә торган «Идел» Халыкара фестиваль-конкурсы узачак, анда бөтен Россиядән, чит илләрдән татар һәм башкорт җырларын башкаручылар җыела. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Бәйгедә һөнәри белеме булган һәм 30 яшькә кадәрге башкаручылар катнаша. Балалар номинациясе өчен генә музыкаль белем таләп ителми.
Номинацияләрнең жанр төрлелегенә халык, эстрада, академик һәм автор җырлары керә. Катнашу бушлай, чит шәһәр кешеләренә торак бирелә, диелә хәбәрдә.