Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Холодец рецепты

Холодецны икенче төрле койка дип тә атыйлар. Ул буыннары авырткан кешеләр өчен бик файдалы ризык.

news_top_970_100
Холодец рецепты

Бу ризыкны пешерү өчен махсус ит кисәкләре кирәк. Аларны моталышка дип тә атыйлар. Бу иттә куерткыч матдәләр — җелек күп була. Желесыман шул матдә шулпаны куерта, холодецне дерелдек итә. Күпчелек очракта, буыннар тоташкан урындагы сөякле итне алалар. Койрык сөякләрендә дә желе күп була. Ит сатучылар, гадәттә, холодец пешерә торган кисәкләрне — субпродуктны аерып сата. Холодец куерып, дерелдек рәвешенә килсен өчен, иң мөһиме — ит дөрес сайланган булырга тиеш. Мөгезле эре терлек аякларыннан, койрык өлешеннән алынган сөяк кисәкләре холодец өчен бик кулай булыр.

2–3 кило чамасы махсус итне яхшылап югач, салкын чиста су тутырылган кәстрүлгә салыгыз. Бу иткә 4–5 литр чамасы су салырга кирәк. Холодец пешерү өчен зуррак үлчәмдәге кәстрүл алыгыз. Итле кәстрүлне утка куегыз. Кайнап чыккач, утны киметеп, 3–4 сәгать чамасы сүрән утта кайнатыгыз.

Куера башлагач, шулпаны сүндереп торыгыз. Шулпадан итне алыгыз. Шулпаны вак тишекле иләк аша сөзеп, сөяк кисәкләреннән чистартыгыз.

Бераз суына башлаган итне сөякләрдән чистартыгыз. Әгәр җитәрлек дәрәҗәдә пешеп беткән булса, ит сөяктән бик җиңел аерыла, үзе кубып төшә диярлек. Сөяксез итне иттарткыч яки блендер ярдәмендә ваклагыз. Шушы итне кабат шулпага салыгыз. Кәстрүлне кабат утка куегыз, кайнап чыккач, тагын 1 сәгать чамасы сүрән утта тотыгыз. Шушы вакытта махсус сыткычтан сытылган 5–6 тырнак сарымсак салыгыз. Тәменчә тоз, борыч өстәгез. Лавр яфрагы салырга мөмкин.

Ярымәзер булгач, холодецлы кәстрүлне уттан алыгыз. Аерым савытларга салып, суыткычка куегыз. Ризык 4–5 сәгатьтән катылана һәм әзер була. Әзер холодецны 2 көн чамасы суыткычта сакларга мөмкин.

Һәркем үз тәменчә башка төрле тәмләткечләр дә өсти ала. Шулай ук суган, кишер дә салырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100