Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Холкым нәкъ үгезнеке» - Үгез елында туган танылган шәхесләрне барлыйбыз

Җиһан яңа 2021 ел — ак, металл Үгез елын каршы алырга әзерләнә. «Интертат» Үгез елында туган танылган шәхесләрне барлады. Чынлыкта, Үгез елында туучылар нииди алар? Яңа елны алар ничек бәйрәм итә? Киләсе елга нинди өметләр баглый?

news_top_970_100
«Холкым нәкъ үгезнеке» - Үгез елында туган танылган шәхесләрне барлыйбыз
https://pixabay.com/ru

«Үгез елында туган начар кешене очратканым юк»

Җырчы Илдар Әхмәтов (туган көне — 8.12.1985): «Үгез елы — минем өчен гадәти ел. Ырым-шырымнарга ышана торган гадәтем юк. Үгез — үҗәт хайван. Бер сөзә башласа, җиренә җиткереп сөзә. Мин дә берәр эшкә алынсам, ныклап тотынам. Балачактан зур сәхнәгә менеп җырлау, танылган кеше булу хыялы бар иде. Максатыма ирештем. Хәзер шул амплуаны тотарга кирәк.

Яңа ел табыныбызда ел саен була торган, гадәти ризыклар булачак. Студент елларыннан ук 31 декабрь һәм 1 гыйнвар көннәрендә санта клаусның баш киемен киеп, утларын кушып, урамда йөрергә яратам. Матур традициягә әйләнде инде ул. 

Пандемияләр бетсен, сау-сәламәт булырга язсын. Шушы яшемә җитеп, Үгез елында туган бер начар кешене ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Хатыным да Үгез елында туган, безнең быел юбилейлар елы булды. Иҗат өлкәсендә бераз тукталып тордык әле.

Еллар имин булсын, матур Үгез еллары килсен! Чирләр китеп, әйбәтләп эшли башларга насыйп итсен!»

«Холкым нәкъ үгезнеке»

Эшмәкәр, язучы Равилә Шәйдуллина — Морат (туган көне — 25.02.1949): «Яңа еллар җитә! Адәм баласы алда барысы да яхшы булыр, кәбисә елы китергән бу чирләр, кайгы -хәсрәтләр, югалтулар узып баручы елда калыр дип өметләнә. Шулай була курсен. Амин! Үзем дә быел бик күп якын дусларымны, туганнарымны югалттым. Урыннары җәннәттә булсын. Безгә киткәннәр өчен догада торырга гына кала.

Үгез елы килә! Ирем белән минем ел! Хәере белән килсен!   Мин йолдызнамәләргә ышанмыйм. Яшьтән шулай тәрбияләнгәнмен. Ләкин кайда да булса йолдызнамә турында сөйләсәләр, балыклар тормышы ниндирәк була икән дип күз төшә. Гаҗәбенә ни диярсең, кайчагында туры килеп тә куя бит. Аннан соң, балык йолдызлыгында туганнар турында укыйм да аптырап китәм, нәкь минем турында язганнар диярсең. Су, елгалар, диңгезләр яратам!                                     

Холкым нәкъ үгезнеке. Әгәр нинди дә булса җиңеп чыга алмаслык авырлык килсә, качмыйм, үгез кебек мөгезләремне терәп каршы чыгам. Үҗәт кеше мин! Үземнең алдыма куйган максатыма таба барлык киртәләрне ватып, җимереп бара торган кеше! Җебегәннәрне, кешедән кара көнләшү белән көнләшеп яшәүчеләрне яратмыйм. Үземнән яхшырак, юмартрак, уңганрак кешеләрдән үлеп көнләшәм, алар кебек буласым килә. Аларга охшыйсым килә. Үз авылында мәчет салдырган Миләүшә  Галимовна исемле дустым бар. Аның шикелле буласым килә. Ә аның минем кебек буласы килә икән. Менә шулай бер-беребездән ак көнләшү белән көнләшеп яшәп яткан көнебез.                                

Үгез елын каршыларга махсус киемнәр кияргә җыенмыйм. Коронавирус белән авырсам да, кая да булса барырга җыенмыйм. Балаларым, оныкларым көндез үк килеп котлап китәләр. Алар үзләре бер табын — унөчәү булабыз. Иң зур бәхетем! 

Яңа ел табынына сыер итеннән ризыклар куймаячакмын. Традицияләр буенча кыздырылган каз, тутырылган тавык, салатлар, башка төрле тәм-том инде.

Планнарым зурдан. Әйткәнемчә, бик куп еллар язам, ләкин әсәрләремне яңарак кына, пенсиягә чыккач кына нәшер итә башладым. Архивта күпме материал әрәм булып ята. Аларны рәткә китереп, нәшер итәргә минем генә гомер җитмәячәк. Нигә алданрак тотынмадым икән, китапларымны алданрак бастыра башласам, миннән татар халкына күбрәк файда тияр иде, дип уйлыйм. Әсәрләрем ни дәрәҗәдә шедеврдыр, белмим, ләкин телефоннан «Казан утлары» журналын сорап интектереп бетерделәр. «Ялантауга ай кунган» китабын яңадан бастырып чыгарачакмын. Халык сорый. Себердән, башка төбәкләрдән хатлар килә. Балалар өчен «Елан кызы Акбану» дип аталган әкият китабым әзер. Аның рәссамы «Адымнар» мәктәбендә укучы кыз Карина Асадуллина булачак. Аллаһ саулыгымны бирсә, Үгез елында детектив роман чыгарга тора.

Яңа елда  Татарстан, гомумән, бөтен дөнья халкына бәхет телим! Бу сүзгә барысы да керә. Саулыгы да, тынычлыгы да. Сугышлар булмасын. Үгез елы! Җир шарына килгән бу афәтне мөгезләреңне терәп каршы ал әле! Мин сиңа ышанам, бергәләшеп тотынсакмы… Аллаһка тапшырдык!»

«Мин бик үзсүзле, шуңа ялгышларым да булгалый»

Җырчы Алинә Сафиуллина (туган көне — 21.04.1985): «Үгез елында гына түгел, үгезбозау йолдызлыгында туучы да әле мин. Үзсүзле! Берәр нәрсә башыма китереп сукса, уйлап тормыйча барам да барам. Шуңа ялгышлар да булгалый.

Күсе елы бөтен кеше өчен дә авыр булды. Кыйммәтләрне яңадан бәяләү елы булгандыр. Авырулар бетсен иде. Бик күп кешене югалттык бит, коточкыч. Киләсе елда барысы да җайлансын, дип телим.

Күп итеп пилмән ясаган идек, тик бәйрәм табынына үгез ите куярга ярамый, дип ишеттем. Баш каткан әле. Яңа ел бәйрәмен тыныч кына гаилә белән уздырасы килә. Бу шаукымлы заманда күңел тынычлык тели».

«Үгезнекедәй холкым армиядә дә ярдәм итә»

«Татар радиосы» алып баручысы Байбулат (туган көне — 16.12.1997): «Үгез елында тугангадырмы, үгез кебек үземнекендә торырга яратам. Тиз кызам, тиз суынам, үз-үземне үпкәләтергә ирек бирмим. Шулай ук әле күптән түгел генә ачылган сыйфатым — кешенекен алмаска, үземнекен бирмәскә.

Киләсе елны зарыгып, дөресрәге, бик зарыгып көтәм, чөнки ноябрьдә, Аллаһ боерса, армия сафларыннан әйләнеп кайтачакмын. Быел Яңа ел бәйрәмен армия сафларында, танк гаскәрләрендә каршылыйм. Үгез сыйфатлары биредә бик ярдәм итә».

«Киләсе елда шәхси тормышымда үзгәрешләр көтелә»

Җырчы Эльвира Хамматова (туган көне — 02.04.1985): «Үгез елын бик көтәм! 2020 ел күпләр өчен бик авыр, әмма нәтиҗәле булды. Моңа кадәр эшләнеп бетмәгән, куркып йөргән эшләргә нокта куелды, үсеп китәр өчен яңа этәргеч булырдай адымнар ясалды. 

2021 елдан бары тик саулык көтәм. Якыннарым, кадерле кешеләрем шулай ук янәшәмдә булсын иде. Вируслар артта калсын, халыкның үзаңы артсын! Бер-беребезгә карата игътибарлырак булсак иде.

Улым Солтан быел укырга керде. 2021 елда ул тагын да тырышыбрак укыр, мәктәпкә барасы килеп торыр дигән теләктә калам. 1 сыйныф укучыларына авыррак.

Киләсе елга зур өметләр баглыйм. Шәхси тормышымда үзгәрешләр көтелә, аларны әлегә ачып бетермим, күпмедер өлеше сер булып калсын. Яңа статуска керергә насыйп булсын!

Мин Кучкар йолдызлыгында туганмын. Үгез белән Кучкар кушылса, таптап, сөзеп, ничек тә булса үзенекенә ирешә торган сыйфатлар өсти торгандыр. Йолдызнамәләрнең яхшыларына гына ышанам, начарларына колак салмыйм.

Яңа ел бәйрәмендә махсус йолаларга игътибар итмим. Бары тик якыннарыбыз янәшәсендә каршы алырга телим. Табынны да стандарт рәвештә әзерлим. Иң мөһиме — Күсе елы барлык күңелсезлекләре белән үтеп китсен иде».

«Бәйрәм кичендә шәһәрнең бөтен чыршыларын карап чыгабыз»

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов (туган көне — 01.12.1973): «Яңа елга өмет белән керәбез. Үгез елы күңелле яңалыкларга бай булсын иде! Бензин бәясе арттымы, башка нәрсәгә дә бәяләр артыр инде. Андый яңалык булмый калмас.

Беренче чиратта, башкаларга сәламәтлек телим, чирләр бетсен иде. Башка төрле афәтләр килмәсен, сугышлар булмасын. Үгез елында гына түгел, башка елларда да тырышып эшләсәң, акчасын бирәләр. Эшләргә генә кирәк.

Үгез — ул үҗәт, башлаган эшен азагына кадәр җиткерә торган хайван. Күндәм дә ул, үзенә тимәсәң, сөзми. 2021 ел да күндәм, рәхәт, җайлы булсын иде. Күсе кимерүче булгач, дөрестән дә хәйран кимерде.

Яңа елны өйдә каршы алырга яратам. Гаиләбездә электән үк сакланып килгән бер традиция бар. Бәйрәм кичендә сәгать төнге 12гә кадәр шәһәребезнең бөтен чыршыларын карап чыгабыз».

«Үгез елы миңа үз кешемне бүләк итәр дип көтәм»

Җырчы Сөмбел Билалова (туган көне — 13.07.1985): «Киләсе елны бик көтәм! Йолдызнамәләргә тулысынча ышанам, дип әйтә алмыйм, ләкин күп нәрсәләр туры килә. Яхшысына гына ышанам. Үгезнең сыйфатларына килгәндә, кирелек, үзсүзлелек бар миндә. Үгез елында туганнарны бик тунакчыл, гаилә җанлы, дип язалар. Анысы белән дә килешәм.

Яңа елга өметләрем зурдан! Шәхси тормышым яхшы якка үзгәрер, Үгез елы миңа үз кешемне бүләк итәр, дип көтәм. Тырышканнарның нәтиҗәсе әйбәт булырга тиеш дигән, шуңа күрә тырышып, күп эшләргә ниятлим, Аллаһ бирса. 

Бәйрәм өстәле һәм кием турында уйламадым әле. Ачыграк төсле кием киеп каршы алырга кирәк. Мин тәмле ашарга яратам. Мондый көннәрдә бераз тыелып йөрсәм, бәйрәмдә бәйрәмчә булыр инде».

«Үгез елына гына ышанып яшисе түгел»

Алып баручы Айрат Ильясов (туган көне — 24.07.1985): «Дөресен генә әйткәндә, Үгез елы минем ел булса да, башка еллардан әллә ни аерылмый. Минемчә, бу күбрәк кеше үзенә уйлап чыгарган ырым-шырымдыр.

Әни балачакта: «Үгез кебек алга барасың», — дип әйтә иде. Чыннан да, үзсүзлелек, кирелек бар миндә.

Һәр елны да көтеп алабыз, чөнки ул кечкенә чактан калган ниндидер бер могҗиза. Яңа ел бәйрәме — ул гаилә белән бергә булу, урманнарга чыгу, авылга кайту, шәһәребезнең гүзәллекләрен күзәтеп йөрү. Яңа ел белән бәйле күңелле хатирәләр истә калган. Шуңа күрә күбрәк еллар көтәргә язсын!

Өметләр гел изгедән. Үземнең елда берәр нинди грандиоз әйбер килеп чыгар әле дип фантазияләп йөрим. Минем ел булгач, берәр нәрсәне тагын да яхшырак якка үзгәртеп карармын дигән нияттә яшим. Тик Үгез елына гына ышанып яшәргә түгел, кеше үзе тырышлык күрсәтмәсә, бернәрсә дә килеп чыкмый.

Үгез елы яисә башка еллар тематикасына туры китереп, Яңа ел бәйрәмнәре үткәргәнем юк. Тик алып баручы буларак, күп кенә оешмаларда шундый тематик бәйрәмнәр үткәргән бар, үзенә күрә кызыклы, үзенчәлекле килеп чыга. Шулай тематик рәвештә үткәргән гаилә дусларыбыз да бар. Бәйрәмне мондый форматта үткәрү күбесенчә балаларга һәм хатын-кызларга кызыклы. Ирләр андый нәрсәләрне яратып бетерми».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100