Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хоккейда яңа сезон: хәзер уеннарга ничек йөрергә?

«TANECO» Чемпионнар кубогыннан кала, «Татнефть Арена»да соңгы уен 4 мартта булды. Нәкъ ярты ел үткәч, барслар, ниһаять, 2020/2021 сезонның беренче өй уенын уйнадылар. Хәзер хоккейга ничек йөреп була, уен, клуб яңалыклары турында «Татар-Информ» корреспонденты репортажында.

news_top_970_100
Хоккейда яңа сезон: хәзер уеннарга ничек йөрергә?
ХК "Ак Барс"

2020/2021 сезоны 2 сентябрь көнне Мәскәүдә «Ак Барс» — «ЦСКА» уены белән ачылып китте. Үткән сезон уйналып бетмәү һәм чемпион билгеләнмәү сәбәпле, Ачылыш кубогы үз конференцияләрендә җиңгән командалар арасында уйнатылды. Шулай итеп, Дмитрий Квартальнов командасы соңгы тапкыр бары тик 2018 елда Гагарин кубогының финалында гына җиңә алган Мәскәү клубын 2:3 исәбе белән овертаймда узды.

Барсларның беренче өй уены 4 сентябрьдә Подольск командасы «Витязь»га каршы үтте. «Витязь»ны КХЛның ТОП клубларының берсе дип әйтеп булмый. Команда лиганың башка командаларыннан алай ук беркайчан да аерылмады. Әмма Мәскәү мэры кубогы турнирында «Динамо», «ЦСКА» һәм «Спартак» клубларын җиңеп чыгып, тарихта беренче тапкыр чемпион булды.

Казанлылар исә өй матчында «ЦСКА» белән уеннан соң көч туплап өлгерә алмыйча, «Витязь»га 0:4 җиңелделәр. Әлбәттә, җанатарларга мондый нәтиҗә бик үк ошап бетмәде. Шулай итеп өй уеннарын башларга ярамый бит инде. Мәсәлән, дүрт алканың берсе — Яруллинның тимераягына бәрелеп, икесе — буш капкага кереп киттеләр.

Уен бик үк барып чыкмаса да, «Ак Барс TVны» хәзер «Ак Барс ШОУ»га үзгәрткән клубның эфиры кызыграк килеп чыкты. Кунаклар булып Казан мэры Илсур Метшин һәм рэпер Альберт Нурминский килделәр.

Аренаны 25 %ка гына тутырырга ярый иде. Мондый чикләү, әлбәттә, беренче чиратта стадиондагы атмосферага йогынты ясады.

Күптәннән Казан клубы өчен җан атып, һәрбер уенга йөргән тамашачылар: «Буш трибуналар белән хоккей карауга без күнекмәгән. Гел ачык тренировка, яисә уен алдыннан раскатка караган шикелле тоела. Менә әз генә вакыт үтәр дә, арена тулып җитәр сыман, ә ул тулмый… Без хоккейга эмоцияләр, атмосфера артыннан киләбез, ә бу очракларда гел нәрсәдер җитеп бетми сыман», — дип әйтәләр.

Җанатарлар стадионга керер алдыннан тикшеренүләр үткәндә, температураларын үлчәтергә мәҗбүр. Стадионга битлексез кертмиләр, арена каршында булган турникетлардан ук кисәтү ясый башлыйлар.

Бер генә әйбер үзгәрми кебек — «Татнефть Арена» каршындагы тамашачыларны кызыксындыручы маскотлар. 

Стадион эчендә дә маскасыз йөрү тыела. Уенны караганда битлекне салган тамашачылар янына тиз генә сакчы килеп, аларга шәхси саклану чараларын кияргә куша.

Раскатка алдыннан хәзер пыяла янына хоккейчыларга уңышка «бишне» бирер өчен килергә ярамый. Боз тирәсе уратып алыган. Лента янында барысын да күзәтеп, стюардлар торалар.

Җанатарлар арасында — дистанция. Утырырга ярамаган җиргә ак кәгазьләр беркетелгән.

Иң кызганычы — хәзер аренада җанатарларга рәхәтләнеп ашап булмый. Монда күбесе ашап, хоккей карап, ял итәр өчен килә, ә хәзер… Регламент буенча биредә ачык рәвештә ашамлыклар сатарга ярамый, тик клубта моннан чыгу юлын тапканнар. Камыр ризыкларын төрелгән пакетта өләшәләр. Сыраны да бокалларга салып утырмыйлар, ә банкасы белән генә сатып җибәрәләр.

Татарстан бу көннәрдә спорт чараларында трибуналарның 50 %ын тутырырга рөхсәт итте. Әмма «Витязь» белән уенга Казан клубы билетларны ясатырга өлгермәгән, шуңа күрә бу юлы спорт сараенда җанатарларның дүрттән бер өлеше генә булды. Киләсе якшәмбе СКА — «Ак Барс» уенында яртылаш тулган арена көтелә.

Булай булгач, хоккей карап була. Элеккечә тәнәфесләрдә уйнатыла торган чаралар да калган. Әйе, хоккейга гына хас аерым бер атмосфера юк. Ләкин буш трибуналы хоккейны телевизордан күзәткәнче, болай карау күпкә яхшырак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100