Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хоккейчы Родион Әмировның баш миендә яман шеш табылган

«Салават Юлаев» команадасы һөҗүмчесе

news_top_970_100
Хоккейчы Родион Әмировның баш миендә яман шеш табылган
https://pixabay.com/

«Салават Юлаев» командасы һөҗүмчесе 20 яшьлек Родион Әмировта баш мие яман шеше булуы ачыкланган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Спорт-Экспресс» хәбәр иткәнчә, егет позитив кәеф саклап калырга тырыша. Ул әйләнә-тирәдәгеләргә дә шуны ук тели. «Дөньяда моның белән очрашкан кешеләр күп. Мин һәрвакыт өмет бар икәнен күрсәтә торган үрнәк булырга телим», — дигән ул.

Хәзер Родион Германиядә дәвалана. Ул тренировкаларын дәвам итә, залга йөри, ләкин барысын да шәхси план буенча башкара.

Моңа кадәр Әмиров травма алган, аннары тикшерү узганда яман шеш табылган, диелә хәбәрдә.

«Салават Юлаев» хоккей клубының рәсми сайтында «Родион, без синең белән» дигән язма чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100