Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хоккейчы Альберт Яруллин өйләнгән

«Аллаһ Тәгалә аның гаиләсен ныгытсын», — дип язалар инстачылар.

news_top_970_100
Хоккейчы Альберт Яруллин өйләнгән
ХК "АК Барс", Илнар Төхбәтов

Узган елның сентябрь аенда Яруллин «Татар-Информ»га биргән интервьюсында үзенең шәхси тормышы турында артык күп сөйләмәде. «Кайчан өйләнәсең?» - дигән сорауга ул кыска гына: «Бу шәхси әйбер. Бәлки, мин инде өйләнгәнмендер? Беркем дә белми бит. Ә бәлки, өйләнмәгәнмендер. Анысын да беркем белми. Кешеләргә шәхси тормыш кызык инде ул, ләкин ул башкалардан яшерен булган өчен дә кызык», — дип җавап кайтарды. 

Чыннан да, хоккейчының өйләнгәме, юкмы икәнен белү бик авыр иде.

«Ак Барс» клубының элеккеге капкачысы һәм Яруллинның якын дусты Эмиль Гарипов та үткән елны өйләнгәч, бар игътибар «Татарстанның иң күркәм кияүләре» рәтенә кергән Альбертка юнәлгән иде.

Шушы көннәрдә Яруллинның да сәгате сукты. Казан клубы уенчысы һәм аның якыннары, әлбәттә, туй турында бернәрсә дә язмадылар.

Альбертның якын дусларының берсе — спортчы Ринат Фәхретдинов үзенең инстаграм битенә бер кызыклы пост урнаштырды. Яруллин белән бергә төшкән фото астында яшь парларга укый торган дога һәм «Иң мөһиме — хәзер инде югалма», — дип язган иде ул.

Инстачылар шунда ук: «Менә сиңа мә! Альбертны котлыйбыз!», «Аллаһ Тәгалә аның гаиләсен ныгытсын!» — дигән комментарийлар калдыла башладылар.

«Татар-Информ» мәгълүматы буенча, Яруллинның хәләл җефете — Уфа кызы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100