Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хоккей караганда бер ир-ат танышын кыйнап үтергән

Хоккей караганда бер ир-ат танышын кыйнап үтергән

news_top_970_100
Хоккей караганда бер ир-ат танышын кыйнап үтергән

13 мартта Магнитогорск-Ира юлы кырыенда бер ир-ат мәете табыла. Ул Башкортстанның Ейәнсура районында яшәгән кеше булып чыга. Судмедэкспертиза нәтиҗәләре аның гәүдәсендәге имгәнүләр машина таптаудан булмаганын күрсәтә. Мәрхүмне кыйнап үтергәннәр һәм юл кырыена чыгарып ташлаганнар. Тикшерүчеләр «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ача. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте. 

Мәете юл читендә табылган кешенең туганнарын һәм танышларын сораштыралар. Шуннан соң аның бер авылдашыннан шикләнә башлыйлар. Мәрхүмне соңгы тапкыр шушы кеше белән күргәннәр.

Төбәк буенча Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, 1 мартта 46 яшьлек ир-ат үзенең 56 яшьлек танышында кунакта була. Алар бергәләп хоккей матчы карыйлар, спиртлы эчемлекләр эчеп утыралар. Кунак урындыкны пычрата. Шуннан соң йорт хуҗасының ачуы чыга. Ул кунагын кыйный башлый. Биредә тагын бер кунак ир-ат була. Сугыш чыккач, ул тиз генә чыгып кача. 

Хуҗа ир-ат исә 46 яшьлек кунагын кыйнап үтерә. Үзеннән шикләнмәсеннәр өчен, йорт хуҗасы мәетне машинасына чыгарып сала һәм юл кырыена илтеп ташлый. Танышын үтергәннән соң, 56 яшьлек ир-ат вахта белән төньякка эшкә китеп бара.

Башкортстан буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре үтерүдә шикләнелүче ир-атны Күгәрчен районында тоткарлый. Ул вахтадан вакытыннан алданрак кайтып, шушы районда качып яткан.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат белән тикшерү эшләре бара. Аны сак астына алу турында сорау хәл ителә, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100