«Әхмәт Сәхаповка әле яшисе дә, яшисе иде»
КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов «Мирас» журналында 1991-2010 елларда баш мөхәррир булып эшләгән Әхмәт Сәхаповның вафаты уңаеннан, аның турында истәлекләрен тәкъдим итә.
Әхмәткә әле яшисе дә, яшисе иде. Әмма мин аның белән дистә елдан артык аралашмадым. Әхмәт Сәхапов 1970 еллар ахырында университетка укырга килде. Бик хәрәктчән, актив булып истә калган. Мәкаләләр, рецензияләр яза иде. Әйбәт укыды, җаваплы булды. Студент вакытында ук «Татарстан яшьләре» газетасына даими язды. Университетны тәмамлаганнан соң, комсомол райкомында, нәшриятта — төрле урыннарда эшләде.
1990 елларда Әхмәт аеруча ачылып китте. Моның сәбәбен мин бездә булган иҗтимаый-милли-сәяси үзгәрешләр белән бәйләп аңлатам. Үзгәртеп кору еллары, азатлык хәрәкәте, милләтебез башка халыклар арасында үзенең урыны белән ныграк кызыксына башлады. Шул вакытта ихтыяҗ туды. «Тарихыбыз, мирасыбыз нинди?», «без кем?» — дигән сораулар барлыкка килде. Объектив эшне тоеп, Әхмәт моның үзәгендә кайный башлады.
Әхмәтнең кандидатлык диссертациясе язганын һәм аны әйбәт кенә яклап чыкканын билгеләп үтәсем килә. Озак та үтми 1990 елларда «Мирас» журналын да оештырып җибәрде. Аның башлангычында Әхмәт белән берлектә Флүн Мусин да катнашты. Журнал чыга башлаганнан соң, Әхмәт Сәхапов дистә алдан артык җитәкчелек итте. Мин әлеге журналның редколлегиясендә дә бик күп материаллар бастырдым.
Таҗетдин Ялчыгол, Сәйф Сараи әсәрләрен һәм мөһаҗирләрнең Хәсән Хәмидулла, Хөсәен Габдүш һәм башкалар хакында язып бардым. Болар хакында фәнни материаллар һәм текстлар журналда яктыртылды. Әхмәт мине генә түгел, башкаларны да җәлеп итте. Күпме онытылган мирасыбыз аның хуплавы, каләме аша узды, аның тырышлыгы белән тиешенчә игътибар бирелмәгән хәзинәләребез кире кайтты. Болар арасында мин Гаяз Исхакый мирасын аерып әйтер идем. Мирасыбыз ядкярләрен туплап, журналда басытырып чыгару — үзе дә зур батырлык һәм фидакярлек. Әхмәт Сәхапов милләтебезне татар итеп танытуга зур өлеш кертте.
Моннан тыш, ул әле галим кеше дә. Ул Гаяз Исхакыйны масштаблы рәвештә өйрәнә башлады. Дөнья контекстына карап, бихисап хезмәтләр язды. Монографияләре татар, рус, төрек һ.б. телләрдә басылып чыкты. Аның журналлары бер яктан, Гаяз Исхакыйның кемлеген ачыклар өчен булышса, икенче яктан, әдәбиятыбызны башка халыкларга таныту өчен искиткеч хезмәт булды.
Аның бу хезмәтләре 2003-2004 елларда «Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе”нә ия булды. Әхмәт безгә тәнкыйтьче буларак та таныш. Аның күпкырлы эшчәнлеге рәсми рәвештә бәяләнде. Шулай ук аңа «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» исеме дә бирелде.
Кешенең холкы төрлечә булырга мөмкин, холкы ягыннан Әхмәт Сәхапов үзенчәлекле шәхес иде ул. Аның шәхси мөнәсәбәте, фикерләре бар иде. Ул ялгышып та китәргән мөмкин иде, ләкин Әхмәтнең эш-гамәлләренең зур эше халкыбызга һәм фәнебезгә хезмәт итте. Шуңа күрә дә мин аның вафатын зур югалту итеп кабул иттем. Аның эшләгән эшен без күрә белергә, онытмаска тиеш. Үткәннәрне мыскыл рәвештә юкка чыгарырга ярамый.
Әхмәт Сәхапов — ике гасыр аралыгында мәдәни һәм рухи тормышыбызда, фәнебездә шактый зур роль уйнаган мөхтәбәр затларның берсе. Урыны оҗмахта булсын. Без аның игелекләрен яхшы яктан гына искә алсак иде. Тәнкыйтьләү һәрберебездә дә бар, ләкин алары уңай гамәлләре белән чагыштырганда бик аз өлешен алып тора. Киелешеп йөргән чаклар да, ачуланышып йөргән чаклар да булды., әмма аңа шәхес һәм галим буларак хөрмәтем зур. Үлгән кеше турында син я сөйләмә, сөйли калсаң, уңай ягын искә ал.
Әхмәт Сәхапов 2020 елның 8 октябрендә вафат булганы ачыкланды. Бу хакта киң җәмәгатьчелеккә ул вафат булганнан соң бер атнадан соң гына билгеле булды.