Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хирург хатасы аркасында, студент егет тулай торакта үлгән

Авариядән соң имгәнгән егетнең травмалары вакытында ачыкланмаган.

news_top_970_100
Хирург хатасы аркасында, студент егет тулай торакта үлгән
https://pixabay.com

Владивостокта медицина университетында укучы студент егет вафат булган. Аны караган табибны хөкем иткәннәр. Суд карары буенча табиб ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Шәһәрнең Совет районы суды белешмәсе буенча, хирург табиб кулланучыларның тормышы һәм иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәткән. Шуннан соң саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән. Бу кешене ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр, ике ел сынау вакыты билгеләгәннәр.

Моннан тыш, суд хөкем ителүчене ел ярым дәвамында табиблык белән шөгыльләнүдән тыйган. Тикшерү ачыклаганча, Владивостокның 2 нче клиник хастаханәсе хирургы Тын океан дәүләт медицина университеты студентын хастаханәгә салмаган. Студент авариядән соң травма алган. Ул ярдәм сорап хастаханәгә килә, эче бик авыртуын әйтә. 

Дежур хирург кирәкле медицина аппаратурасы, белгечләр һәм дарулар җитәрлек булуга карамастан, студентны тышкы яктан гына карый, УЗИ ясый һәм яшәү урыны буенча амбулаториягә дәваланырга җибәрә. 

Табибның гамәлләре аркасында, имгәнгән егетнең травмалары вакытында ачыкланмый. Ике көн узгач, медицина ярдәме тиешенчә күрсәтелмәү сәбәпле, студент тулай торакта вафат була. 

Табиб судта гаебен танымаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100