15 июньдә кояш баегач Мөхәррәм ае керде, бу айдан Һиҗри календарь буенча яңа 1448 ел башланды.
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Һиҗрәт буенча яңа 1448 ел якынлашып килү уңаеннан мөрәҗәгать итте.
«Мөселманнар Һиҗрәт календаренең чишмә башы булган олы вакыйгаларны, аларның ислам тарихында, Рәсүлебезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм тормышында һәм бөтен кешелек дөньясы өчен булган бөек әһәмиятен истә тота.
Ислам календаре буенча 1448 ел элек (милади буенча 622 елда) мөселман өммәте Мөхәммәд Пәйгамбәр галәйһи вә сәлләм белән бергә Мәдинәгә күчеп килә. Һиҗрәтне Рәсүлебез галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре исламны ирекле рәвештә тоту өчен һәм Аллаһының ризалыгы хакына кыла. Һиҗрәт кылганнан соң, мөселманнарның куәтсез чоры тәмамлана һәм өммәт чәчәк атып югары үсә башлый», дип аңлата мөфти.
«Шуны да онытмаска кирәк: Мөхәррәм аеның 10нчы көнендә Гашүрә көне була. Быел ул 25 июньгә туры килә. Гашүрәдә һәм аңа кадәрге яки аннан соңгы бер көндә ураза тоту мәслихәттер. Хәдисләрдә Гашүрәдә ураза тоткан өчен үткән елгы гөнаһлар гафу ителә, дип хәбәр ителә.
Аллаһ Раббыбыз Һиҗрәт буенча яңа 1448 елда хак юлдан язмыйча һәм Аның васыятьләрен йөрәктә саклап үтәргә насыйп итсен», диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыккан мөрәҗәгатендә.