Һиндстанда яшәүче Эльвира: «Пуруга кияүгә чыккач, әти минем белән ярты ел аралашмады»
Күпчелек яшьтәшләрем кебек үк, Радж Капур, Митхун Чакроборти катнашкан һинд фильмнарын карап үстем мин. Хәзер Һиндстанда яшәүчеләрнең тормышын Казан кызы Эльвираның блогыннан күзәтеп барам.
Эльвираның кияүгә чыгып, Һиндстанга китүенә унике ел. Әти-әнисенең каршы булуы, чит милләт, чит тел, башка менталитет һәм безгә ят булган тормыш шартлары да куркытмаган аны.
Мин Казан шәһәрендә туып-үстем, әти-әнием Апас районында яши, – ди Эльвира. - Әтием Фәрит татар милләтеннән. Ул бүгенге көндә мөгезле эре терлекләр асрый, үзенең ит сату нокталары бар. Әнием Вера рус милләтеннән, үзенең азык-төлек кибетендә хезмәт куя. Икесе дә бик тырыш, лаеклы ялда булсалар да тик утыра белмиләр. Җәй көне бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, - ди Эльвира.
«Ирем белән аралашу өчен сүзлек тотып йөрдем»
2007 елда булачак тормыш иптәше Пуру белән Казанда таныша ул.
Танышканда без икебез дә студентлар идек. Мин педагогика университетының дүртенче курсында, ә Пуру медицина университетының икенче курсында белем ала иде. Ул вакытта иптәш кызым Бангладештан бер егет белән очрашып йөрде. Минем дә башка милләт кешесе белән аралашасым, чит телләр өйрәнәсем килде. Бу хакта иптәш кызыма әйттем һәм ул минем телефон номеремны Пурушоттамга биргән. Ирем бик оялчан егет булып чыкты, шуңа күрә беренче смс хәбәрне ул түгел, аның исеменнән дусты язды. Нәкъ менә аның ярдәмендә без таныштык, аралашып киттек, - дип искә ала Эльвира.
Яшьләр бер ай дәвамында телефоннан гына аралаша. Соңрак Пуру аны очрашуга чакыра, беренче тапкыр очрашкан көнне Эльвира елмаеп искә ала.
Беренче очрашуга Пуру соңга калып килде. Ул башкалардан аерылып тора иде, шуның белән дә мине үзенә каратты. Бик итагатьле, оялып кына аралаша. Беренче очрашуда нәрсә хакында сөйләшкәнебезне дә хәтерләмим. Бик авырдан гына аралаштык. Ул рус телен бик начар аңлый иде, минем дә инглиз телендә сөйләшүем бик оста килеп чыкмады. Үзем белән сүзлек алып бардым, Пуру белән шулай аңлаштык. Очрашудан кайткач, Пуру мине ошатуын әйтте. Аннан соң очрашып йөри башладык, - ди ул.
«Башка милләт кешесе белән рәхәт тормыш күрмәячәксең, диделәр»
Әти-әнисе Пуруның Казанда табиб һөнәрен үзләштерүен теләгән. Тик 2008 елда уку өчен түләмәгәч, Пуруны университеттан, укулардан азат итәләр.
Пуру әти-әнисе биреп җибәргән акчаны авыр хәлдә калган иптәш егетенә биреп торды. Теге егет акчаны вакытында кире кайтара алмады. Икенче тапкыр Пуру гаиләсеннән акча сорарга оялды. Пуруны контракт нигезендә укырга Тверь медицина университетына күчерделәр. Уку елы башланыр алдыннан сукыр эчәгенә операция ясадылар. Ул университетка килгәч, аны бары тик икенче курска гына алачакларын әйттеләр, ә бу тагын өстәмә акча. Аннан соң Пуруның әтисе аңа кире Һиндстанга кайтырга кушты һәм ул ризалашты, - диде Эльвира.
Янәдән кавышу, гаилә кору аларга җиңел генә бирелми. Шактый сынаулар аша узарга туры килә. Яшьләрнең бер-берсенә карата хисләре хакында әти-әниләре дә белеп ала һәм каршы төшәләр. «Башка милләт кешесе белән рәхәт тормыш күрмәячәксең», - дигән сүзләрне күп ишетергә туры килә Эльвирага.
«Пуруга кияүгә чыккач, әти минем белән ярты ел аралашмады»
Пуруга өч айга виза эшләттек, ул Казанга кайтты. 2009 елда аның белән язылыштык. Ике як әти-әни дә каршы булдылар, шуңа күрә безнең купшы, затлы туй мәҗлесе дә булмады. Ак туй күлмәге дә кимәдем. Катгый рәвештә әни генә каршы булмады. Шулай да, ул да мине кире уйларга үгетләп карады. Ул башка милләт кешесе белән гаилә коруның нәрсә икәнлеген үз мисалында белә. Пуруга кияүгә чыккач, әти минем белән ярты ел аралашмады, шуңа күрә туган нигеземә дә кайта алмый яшәдем. Пуруның да әти-әнисе мине кабул итәргә теләмәде. Үз милләтенә хас булган традицион никахтан баш тартканы өчен аңа үпкәләделәр. Һиндстанда элек-электән кияү, кәләшне балалары өчен әти-әниләр сайлый, - ди Эльвира.
Хәзерге көндә гаиләләр арасында мөнәсәбәтләр җайланган. Алай гына да түгел, бүгенге көндә Эльвира Һиндстанда Пуруның әтисе Трамбак һәм әнисе Нанда белән бер йортта тора. Амрит исемле улларын үстерә алар.
Әти-әниләргә үпкәбез юк, аларның безнең киләчәк тормышыбыз өчен борчылуларын яхшы аңлыйбыз. Амрит улыбыз Казанда туды, аңа өч яшь тулгач, Һиндстанга күченергә карар кылдык. Пуруның үз планнары бар иде, туган ягында акча эшләү өчен мөмкинлекләр дә күбрәк булуын әйтте. Минем башта чит җиргә күченәсем килмәде. Бөтенләй башка мохит, башка кешеләр бит. Яшәү шартлары да башка төрле. Әти белән әнинең дә җибәрәсе килмәде. Әти елап озатып калды. 2019 елның 21 августында Һиндстанга күчендек, - ди Эльвира.
«Һиндстанда барлык эшләр дә кул белән башкарыла, бездәге кебек техника юк»
Заманча шартларда яшәгән Эльвирага башта Һиндстанда җайлашу бик авыр була, чөнки алар торган шәһәрчектә электр, газ, су кебек уңайлыклар бар җирдә дә булмый. Телне аңламау да кыенлыклар тудыра.
Дүрт ай ияләнә алмадым. Пуруның гаиләсе мине бик җылы каршы алды. Беренче көнне мине карарга туганнар, дуслар, күрше-күлән җыелды. Бөтен кешенең күзе миндә. Соңрак мин социаль челтәрдә Һиндстандагы тормышым хакында блог алып бара башладым. Монда яшәгән халыкның тормыш-көнкүреше белән кызыксынып киттем, - ди ул.
Пуруның әнисе Нанда - хуҗабикә. Әтисе Трамбак лаеклы ялга чыкканчы укытучы булып эшләгән. Хәзер аларның гаиләсе фермерлык эше белән шөгыльләнә, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе үстереп саталар. Зур мәйданнарда басу җирләре бар.
Гадәти тормыш белән яшибез, һинд киноларындагы кебек биеп-җырлап кенә тормыйбыз. Мондагы халык хезмәт сөючән һәм шат күңелле. Безнең җирлектә яшәүчеләрнең эшсез торганын күргәнем юк. Үз вакытларының күп өлешен басуда үткәрәләр: ашламалар, су сибәләр, уңыш җыялар... Барлык эшләр дә кул белән башкарыла, бездәге кебек техника юк. Шуңа да карамастан, алар бәхетле! Үзләренчә бәхетле, - ди ул.
«Монда яшәүчеләр ит, тавык йомыркасы ашамый»
Эльвира әйтүенчә, Һиндстанда яшәүчеләр ризыкларны сайлап кына ашый. Аларга тозлы, телне яндырып торган, әчкелтем ризыклар ошый. Һәр ризыкка тәмләткечләр салалар, чили борычын бик яратып ашыйлар. Үзе дә җирле халыкны борщ, рассольник ашлары, төрле камыр ризыклары, винегрет салаты, тозлы кыяр белән сыйлаган.
Монда яшәүчеләр ит ашамый, борчак, дөге, яшел карабодай бик популяр. Итне суыткычта саклыйм, ләкин аны урамда пешереп ашарга гына ярый. Ни өчен ит ашамыйлар? Кеше чиста акыллы, сәламәт тәнле булсын өчен хайваннарга тияргә ярамый, дип саныйлар. Хайван ите ашаган кеше аның энергиясен ала, дип тә әйтә алар. Аның начар, агрессив энергиясе кешегә күчәргә мөмкин. Гомумән, хайваннар алар өчен изге җан ияләре. Сыерларны рәнҗетергә ярамый, аларны монда һәр адым саен очратырга була. Аларга зыян салсаң, штраф һәм гомерлеккә ирегеңнән мәхрүм итү каралган.
Өйдә сыер үлүе – бик начар вакыйга, һиндлар моны аллалар каргышы дип уйлыйлар. Алар картая башлаган сыерны иреккә чыгарып җибәрәләр. Бу җирлектә яшәүчеләр сөт эчә, ләкин тавык йомыркасын ашамыйлар. Йомырканы мин өйдә кеше булмаган вакытта гына пешерәм. Баштарак белмичә йомырка пешереп ашадым, Пуруның әтисе ул табаны чыгарып ташларга һәм башка кулланмаска кушты.
Табынга беренче ир-атлар утырып ашый, соңыннан ир-атлардан калганны хатын-кызлар ашарга тиеш. Һиндстанда ир-атларга табыну, аларны хөрмәтләү бик көчле, күпчелек авыр эшне хатын-кызлар башкара.
Газ мичләре бөтен кешедә дә юк. Җирле халык, нигездә, ризыкны ачык утта әзерли. Ризыклары бик тәмле килеп чыга. Көн саен хатын-кызлар утын, ботаклар ташыйлар, - ди Эльвира.
«Һиндстанда чисталык ягы бераз артта кала»
Эльвира Һиндстанда әлегә кадәр чүп калдыклары белән идарә итү системасы җайга салынмаган дип әйтте.
Мине әлегә кадәр чүпне аяк астына ташлаган халык шаккатыра. Шәхсән мин үземнән соң чүп-чарны җыям һәм үзем белән алып кайтам. Ә инде өйдә яндырам. Тик һинд халкы өчен чүпләр аунап яту алай ук зур проблема түгел. Кайда уңайлы, шунда ташлап калдыралар. Чисталык ягы бераз артта кала.
«Казанга кайт, нәрсәгә хәерчелектә яшисең?» - дип яза кайберәүләр. Туган ягымны сагынам, ләкин Һиндстанда да миңа начар түгел. Мин бик бәхетле. Мондагы халык гади әйберләргә дә сөенеп яши белә, - ди ул.
Эльвира әлеге җирлеккә хас булган йолалар хакында да сөйләде. Гаиләдә кайбер ир балаларның чәчләрен үстерәләр. Индуслар малайларның чәчендә сихри бер көч бар, дип саныйлар икән. Чәчләрне кискән очракта балага озын гомер, сәламәтлек теләп зур мәҗлес оештыралар. Шуннан соң балаларның чәчен гыйбадәтханәгә тапшыралар, алар шунда саклана.
Эльвира Һиндстанда яшәсә дә, туган ягы турында онытмый. Елга ике тапкыр якыннары янына кайтырга тырыша. «Мәхәббәткә милләт комачауламый», - ди ул.