Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һиндстанда Марий Эл театрында уйнаган актер егет һәм аның дус кызының мәетләре табылган

news_top_970_100
Һиндстанда Марий Эл театрында уйнаган актер егет һәм аның дус кызының мәетләре табылган

Һиндстанда актер, Мари Иленең дәүләт курчак театры артисты Максим Белецкий һәм аның 21 яшьлек йөргән кызы Анна Ранцеваның мәетләре табылган.

Максим Белецкийның баш сөяге җәрәхәтләнгән булган, ә артист үзе, үләренә бераз вакыт кала, тиздән Россиягә кайтырга җыенуын әйткән була. Бу хакта артистның дусты Александр сөйләгән, ул Һиндстан хокук сакчыларының «Максим һәм аның дус кызы Анна Ранцева наркотикларны артык күп куллану аркасында үлгән» диюенә ышанмый, дип яза LIFE сайты.

«Максимны яхшы беләм, без бергә театрда уйнадык, шулай ук үзебезнең төркемне оештырдык. Соңыннан без аның белән Кырымга киттек, шунда юллар аерылды. Мин үз шәһәремә кайтып киттем, ә ул шунда калды, тик соңыннан Аня белән бергә Һиндстанга китте, дип аңлыйм. Әлбәттә, бу яңалык минем өчен дә шок булды», – дип сөйләгән Александр «Газета.ru» басмасына.

Александр сөйләгәнчә, Максимның якыннары аны Россиягә кайтыр дип өметләнгән, өстәвенә, ул үзе дә озакламый кайтырга җыенуын әйткән була. Александр һәлак булган Максим марихуана тарту белән мавыгуын, тик моның ничек итеп аның үлеменә сәбәп булганын аңламавын сөйләгән. Максимның баш сөяге җәрәхәтләнгән булуын ул аның әнисеннән белгән.

Полиция 37 яшьлек Максимның һәм аның 21 яшьлек дус кызы Аннаның ялангач гәүдәләрен Тенгери торак пунктындагы кайнар чыганаклы бассейнда таба. Якында гына аларның киемнәре, телефоннары һәм паспортлары табыла, шулай ук 2 записка да була. Анда мәрхүм туристларның әйберләрен илчелек аркылы Россиягә туганнарына җибәрү үтенече язылган була.

Һиндстан полициясе «2 кешене үтерү» версиясен дә кире какмый. Шул ук вакытта, үләр алдыннан язылган записка булгач, бу – суицид та булырга мөмкин, шулай ук наркотиклар передозировкасы аркасында да килеп чыккан булуы ихтимал, дип саный хокук сакчылары. Россия илчелегенә әлеге фаҗига турында хәбәр ителгән.

Искәртеп үтик, кичә, 23 ноябрьдә, Россия актеры Максим Белецкийның Һиндстанда серле шартларда һәлак булуы билгеле булган иде. Актерның мәетен Россиягә алып кайтмыйлар. Туганнары сүзләренчә, Максимның мәетен кремацияләп, Һиндстанда җирләячәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100