Һиндстан хакимияте куркыныч Нипах вирусы таралуны туктатырга тырыша. РИА Новости The Independent басмасына нигезләнеп язганча, Һиндстан хакимияте илнең көнчыгышындагы Көнбатыш Бенгалия штатында Нипах вирусы таралуны туктату буенча ашыгыч чаралар күрә. Биредә инфекция йоктыруның 5 очрагы расланган, авыручылар арасында табиблар һәм шәфкать туташлары да бар.
Басма мәгълүматларына караганда, йөзгә якын кеше өйдәге карантинга алынган. Авыручылар штат башкаласы Калькутта хастаханәләрендә дәвалана. Бер пациентның хәле бик авыр дип бәяләнә.
Нипах вирусы үлемгә китерә торган куркыныч чир булып санала, бүгенге көндә аңа каршы дару юк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны югары куркыныч дәрәҗәсендәге патогеннар исемлегенә керткән. Бу вирусны зарарланган җимешләр аша яки ярканатлардан йоктырырга мөмкин.