Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һиндстанда 150 ел элек төзелгән күпер ишелгәч, 141 кеше үлгән

news_top_970_100
Һиндстанда 150 ел элек төзелгән күпер ишелгәч, 141 кеше үлгән
видеодан скриншот

Һиндстанның Гуджарат штатында винтсыман күпер ишелгәч, үлүчеләр саны 141гә җитте. 177 кешене коткарганнар. Югалган кешеләрне эзләү дәвам итә. Соңгы белешмә буенча, 20 кешене хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Мачху елгасы өстендә асылмалы күпер якшәмбе көнне кич белән ишелеп төшә. Бу вакытта күпер өстендә 500ләп кеше була. Алар арасында хатын-кызлар, балалар бар. 

Гуджаратның эчке эшләр министры Харә Сангави сүзләренчә, җинаять эше ачылган.

Әлеге күпер 150 ел чамасы элек төзелгән. Соңгы җиде айда аны төзекләндерү өчен ябып торганнар һәм быел 26 октябрьдә ачканнар. 

Соңрак ачыкланганча, әлеге конструкцияне иминлек сертификаты алмаган килеш куллануга тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Күпер ишелгән мизгел видеога эләккән. Фаҗига булырга берничә секунд алданрак кешеләр күперне селкетергә маташкан, дип яза РЕН ТВ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100