Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һиндстан халык саны буенча Кытайны узып китте

news_top_970_100
Һиндстан халык саны буенча Кытайны узып китте
freepik.com

Һиндстан халык саны буенча Кытай Халык Республикасын узып китте. Ике ил арасында аерма – 29 миллион кеше. Бу хакта Берләшкән Милләтләр Оешмасының халык саны буенча Фондына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Һиндстанда халык саны – 1,4286 миллиард кеше, Кытайда – 1,4257 миллиард.

Һиндстанда 0-14 яшьлек кешеләр халыкның 25 процентын, ә Кытайда 17 процентын тәшкил итә.

- 10-19 яшьлекләр Һиндстанда – 18%, Кытайда –12%;

- 10-24 яшьлекләр Һиндстанда – 16%, Кытайда – 18%;

- 16-64 яшьлекләр Һиндстанда – 68%, Кытайда – 69%;

- 65 яшьтән өлкәнрәкләр Һиндстанда – 7%, Кытайда – 14%.

Гомер озынлыгы буенча Кытай Һиндстаннан өстенрәк, диелә хәбәрдә. Кытайда хатын-кызларның гомер озынлыгы 82 яшь, ә ир-атларныкы 76 яшь, ә Һиндстанда хатын-кызларныкы 74 һәм ир-атларныкы 71 яшь.

Һиндстанның демографик төрлелеге илнең штатлары арасында файда алу өчен уникаль мөмкинлекләр бирә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100