Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һиндстан дигән ил бетәргә мөмкин

news_top_970_100
Һиндстан дигән ил бетәргә мөмкин
Рамил Гали фотосы

Һиндстан тарихи Бхарат исемен кире кайтарырга мөмкин, дип хәбәр итә The Economic Times газетасы.

Ил хөкүмәте 18-22 сентябрьдә Һиндстан парламентының махсус сессиясе вакытында тиешле резолюция кертергә планлаштыра.

Моннан тыш, X дигән социаль челтәрдә (элекке Twitter) Һинд милли конгрессы җитәкчесе Джайрам Рамеш хәбәр иткәнчә, «Егермелек төркеме» (G20) илләре вәкилләренең кичке ашына рәсми чакырулар «Һиндстан президенты» исеменнән түгел, ә «Бхарат президенты» исеменнән җибәрелгән.

«Хәзер Конституциянең 1НЧЕ маддәсе: «Һиндстан булган Бхарат Штатлар союзы булырга тиеш», – дигән Рамеш.

Бхарат – Һиндстанның һинд телендәге тарихи исеме. Һиндстан дигән исемне илгә төньяк-көнбатыштагы европалылар илнең төньягында ага торган Инд елгасы булганга биргән. Ә һиндстанлылар үзләре аны Синдху дип атый.

9-10 сентябрьдә Нью-Делида Һиндстан рәислегендә «Егермелек төркеме» (G20) илләре лидерлары саммиты узачак. «Ведомости» сайты хәбәр итүенчә, быел катнашучы илләр беренче тапкыр уртак документны килештерә алмаска мөмкин, чөнки алар арасында, аерым алганда, дөнья сәясәте мәсьәләләренә бәйле каршылыклар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100