Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Химия терапиясеннән соң, танылган актрисаның каш-керфекләре коелып төшкән

«След» сериалында җитди полковник ролен башкаручы актриса өчен сценарийны үзгәрткәннәр.

news_top_970_100
Химия терапиясеннән соң, танылган актрисаның каш-керфекләре коелып төшкән

«След» сериалында уйнаучы актриса Ольга Копосова яман шеш белән авырган. Детектив кинода иң катлаулы эшләрне дә ача торган җитди полковник ролен башкаручы актриса тормышта катлаулы чорлар кичергән. Бу турыда «КП» сайты язды.

2008 елда Ольга Копосованың әнисе фаҗигадә һәлак була, аны поезд бәрдереп китә. Бу вакытта Копосова «След» сериалында төшә торган була. «Әни собеска йөри башлады. Аңа тимер юл рельслары аша чыгарга кирәк иде. Мин аңа игътибарлырак булырга әйттем. Берничә көннән миңа собестан шалтыраттылар. Әнинең нигә килмәвен сораштылар. Шуннан соң полициядән дә шалтыраттылар. Бер кешене поезд бәреп киткәнен әйттеләр. Поезд әнине шулкадәр каты итеп бәргән, аның янында сумкасын да тапмаганнар», — дип сөйли актриса «Судьба человека» тапшыруында.

Ул хәзер дә бу хәлне искә алып борчылуын әйтә. «Мин аның мәетен тану өчен бардым. Поезд шулай итеп бәрә дип уйламый идем. Әнинең аяклары авыртты. Мөгаен, ул поездны күрми калгандыр», — ди Ольга.

Шуннан соң дүрт ел узгач, Копосовага яман шеш диагнозы куялар. Табиблар операция ясый, химия терапиясен берничә курс узарга туры килә. «Мин бу шешне үзем эзләп таптым. Бер шарик барлыкка килгән кебек иде. Башта онкология турында уйламадым да. Бер елдан соң аның зурайганын абайлап алдым. Эчтә нидер селкенә, тере әйбер кебек», — ди ул.

Ольга операцияне кичектереп торырга сорый, бу вакытта съемкаларның кызган чагы була. Продюсерлар Ольга өчен махсус сцена уйлап таба: фильмда ул хастаханәгә ятарга тиеш була.

Операциядән соң Копосова дүрт курс химия терапиясе уза. «Съемка мәйданына килгәндә башымда чәчләрем юк иде. Миңа парик ясадылар. Химиядән соң кашларым һәм керфекләрем коелып төште. Миңа ясалма керфек ябыштырдылар, кашлар ясадылар. Сериалның дәвамында мине төшерү өчен барысын да эшләделәр», — ди сөйли Ольга Копосова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100