Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хичин (рецепт)

Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан хичин рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Хичин (рецепт)
Камыр өчен: 1 стакан сөт, 1 стакан сыек май (атланмай кулланырга да була), чамасы белән тоз, шикәр комы.

Барысын бергә әйбәтләп болгатырга, иләгән он өстәп, яхшы итеп камыр басарга. Камырны 10-20 минут "ял иттерергә".

Эчлек өчен: бәрәңге боламыгы, сыр, укроп.

Камырны кечкенә кисәкләргә бүләргә, җәяргә, эчлек салырга һәм түгәрәк шарчык ясарга, янә шуны җәяргә. Майсыз табада пешерергә. Атланмай белән майлап берсе өстенә берсен өеп барырга.

 "Хичиннар бик тәмле була", - ди хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100