Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хиҗаблы балерина: Австралиядәге татар кызының яраткан профессиясенә озын-озак юлы

Стефани Курлоу — балет өлкәсенә яңалык алып килгән татар кызы. 2010 елда яулык ябып йөри башлагач, аны балет мәктәбенә алудан баш тарталар. Әмма әнисе Алсу ханым кызы өчен үзе шартлар тудыра — балет мәктәбе ачып җибәрә. Бүгенге көндә Стефанины инде бар дөнья халкы белә. Стефани һәм аның әнисе Алсу белән сөйләштек.

news_top_970_100
Хиҗаблы балерина: Австралиядәге татар кызының яраткан профессиясенә озын-озак юлы
Стефани Курлоуның шәхси архивыннан

Стафани белән танышканчы, аның әнисе — Алсу ханым белән интернетта дуслашып киттек. Социаль челтәрдә Алсу ханымның фотоларын карый торгач, аның уңган-булган кызы Стефани турында да белеп алдым. Стефанига 21 яшь. Хәзерге вакытта Стефани Австралиянең Сидней шәһәрендә профессиональ балет мәктәбендә белем ала, гастрольләр белән чыгыш ясап йөри.

Стефани хиҗаб киеп биеп йөргәч, аны Индонезиягә хатын-кызларның хокукын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү буенча Resonation конференциясенә чакыралар. Шулай ук «Diffferent is Better» һәм «Converse» компаниясендә тәкъдим итәләр, 2016 елда спорт бренды Бьон Боргның «Game Changer Scholarship» стипендиясенә лаек була һәм Дания корольлегенең җәйге балет мәктәбендә укырга чакыру ала, биш атна дәвамында Европа буйлап гастрольдә була. Күптән түгел исә ул Wiggles дөньякүләм танылган төркеме белән Австралия буенча тур белән чыгыш ясый.

Стефани — үзебезнең татар кызы. Авырлы булганда Алсу ханымга төш керә. «Стефани, Стефани»… Кызчыкның әнисе моңа игътибар бирми. Әмма исем сайлаганда кемдер шушы исемне телгә ала һәм шул мизгелдә төш искә төшә! Алсу ханым ике дә уйлап тормый, кызына Стефани дип исем куша.

«Яулык кигәнем өчен балет мәктәпләре кабул итмәде»

— Стефани, ни өчен балет юлын сайладың?

— Мин ике яшемнән бирле биим. Шул яшьтә үк киләчәктә биюче булырга хыялландым, бию минем яшәешем иде. 2010 елга кадәр Австралиянең Риверсайд театрында биедем. 2010 елда әнием ислам кабул итте, аның артыннан мин дә исламга килдем. Гаиләдә без бишәү: миннән кала әти-әнием һәм ике энем бар. Соңрак алар да ислам диненә килде, әлхәмдүлилләһ.

Ислам динендә минем өчен бар нәрсә дә мәгънәгә ия. Миңа тыйнак булу, үз дәрәҗәмне саклау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм зарарлы әйберләрдән баш тарту ошый. Шулай итеп, 10 яшь тулгач, ислам дине кушканча — яулык ябып, тиешле кием киеп йөри башладым. Бу вакытта гаиләм миңа терәк-таяныч булды.

Балет мәктәбендә укуымны дәвам итәр өчен хәнәфи буенча ислам кануннарын да үтәргә кирәк булды. Ислам белән мәдәниятне бергә кабул итәргә тырыштым. Кайбер мөселман кешеләре биюне исламда тыелган гамәл дигәч, үземне уңайсыз хис иттем. Чыгыш ясауларым да тукталды. Башыма яулык япканым өчен балет мәктәпләре кабул итмәде. Хиҗаб киеп балетта биеп йөреп булмас дигән эчпошыргыч уйлар күп булды.

Балетта биюемне дәвам итәр өчен афроамерика балериналары — Микаэла Депринс һәм Мисти Коупленд, Гарәп Әмирлекләреннән беренче яулык кигән фигуралы шуу остасы Захра Лари, Америка телевидениесендә беренче яулык кигән хатын-кыз Нур Тагуриның язмышлары рухландырды. Бу ханымнар барысы да нинди генә киртә булуга карамастан, диннәренә тугры калып, яулыкларын салмыйча үз теләгенә ирешкән.

Ике ел дәвамында мине бер балет мәктәбе дә кабул итәргә теләмәде, ярдәм кулын әнием сузды — ул минем кебекләр өчен үзенең балет студиясен ачты. Шулай итеп, 2012 елдан әниемнең сәнгать академиясендә балет биюен үзләштерүемне дәвам иттем. Монда минем кебекләр дә бар иде: киемең, тән төсең бөтенләй мөһим түгел, тырышлыгың һәм түземле булуың беренче планда торды.

Шул ук елны мин мөселман кешеләре арасында уздырылган бәйгедә Сиднейда иң илһамландыручы яшь йолдыз номинациясендә беренче урын алдым. 2016 елда профессиональ балет мәктәбендә укыр өчен краундфандинг ачып җибәрдем, кешеләр булдыра алганда ярдәм итте.

2016 елда Бьон Боргның «Game Changer Scholarship» стипендиясенә лаек булдым һәм Дания корольлегенең җәйге балет мәктәбендә укырга чакыру алдым, биш атна дәвамында Европа буйлап гастрольдә булдым.

«Хиҗаб бары тәнемне генә каплый»

— Стефани, хиҗабны мода артыннан куып кына да киеп йөрүчеләр бар. Синең өчен хиҗаб — нәрсә ул?

— Хиҗаб — исламның аерылгысыз өлеше, ә динемне мин бик яратам. Исламда хиҗаб хатын-кызның тыйнаклыгын чагылдыра, аның матурлыгын яшерә. Ислам дөньясында ябык кием белән киенеп йөри алалар икән, мин дә үземчә матур киенергә хокукым барлыгын аңладым.

Башта хиҗаб киеп биюемнең ни өчен кешеләрдә тискәре реакция тудырганын аңламый идем, чөнки элек балет сәнгатендә ябык костюмнар белән биегәннәр. Традиция буенча, XVII–XVIII гасырларда балериналар сәхнәдә озын итәк һәм күлмәкләр киеп чыккан. Ул заманда балет шундый тыйнак булган.

Талант һәм бию осталыгы итәк озынлыгы яки хиҗаб белән үлчәнми. Яулык ябып йөрүем — Аллаһка булган мәхәббәт билгесе. Хиҗаб акылымны, йөрәгемне яки талантымны яшерә алмый, ул бары тәнемне генә каплый. Сәнгать белән шөгыльләнер өчен кыска кием кию мәҗбүри түгел.

Хиҗаб биюгә, тамашачыларга сокланып карарга бер дә комачау итми, киресенчә, залда яулыктан утыручыларны күреп алам икән, күңелем күтәрелеп китә. Нинди генә халәттә, ситуациядә булсаң да, үзең булып калудан курыкмаска кирәк. Башкалар проблема күргәндә мин проблеманың чишелешен табам.

«Гомерем буе авырлыкларга һәм тәнкыйтькә юлыктым»

— Бик күп авырлыклар аша узуың турында әйттең. Балет сәнгатенә гашыйк булган 12 яшьлек кызга нәрсә генә ишетергә туры килмәгәндер…

— Кайбер кешеләр миңа, хиҗаб кию сәбәпле, балет дөньясында биеп йөри алмавым, ябык кием белән балет сәнгатен чагылдырып булмавын дәлилләргә тырышты. Икенчеләре исә, биюченең тышкы кыяфәтенә түгел, ә бию сәләтенә игътибар итүләре турында әйтте.

Миңа калса, кешеләрнең сәхнәдә хиҗаб киеп биегән балеринаны күргәннәре булмагандыр, чөнки тамашачылар шок хәлендә кала иде. Әйе, мин башкалар кебек үк түгелмен, кешеләр ачык киемнәр кия икән, мин ябык киенәм. Балет өлкәсенә шундый яңалык алып килүем белән үземне ирекле тотарга өйрәндем. Миңа әле озын-озак юл узарга туры килер дип уйлыйм.

Гомерем буе авырлыкларга һәм тәнкыйтькә юлыктым. Хыялымны тормышка ашырасым килә икән, шул хыялыма таба һәр көн алга атлыйм.

Кешенең хиҗаб киеп йөрүен матбугатның беренче битләрендә сенсация буларак чыгармасыннар иде, түземсезлек белән шушы мизгелнең җиткәнен көтәм. Бу очракта ябык кием кигән өчен тәнкыйть фикерен ишетү тормышыгызның астын өскә китермәсен иде.

— Синең тарихтан рухланган кешеләр белән танышкан булдымы?

— Әйе. Мәсәлән, Австралия дизайнеры Тарезе Клименс. Ул минем тарихым белән илһамланып, минем өчен сәхнә киемнәре текте. Кызлардан күп рәсемнәр алам, алар минем биегәнне сурәтли. Минем костюмнарны кечкенә итеп тектереп, шуны курчакларга кигезеп, фотога төшереп җибәрәләр.

Кайбер кызлар хәзер үзләрен ышанычлырак хис итә. Минем тарихымны белгәнгә күрә дә көндәлек тормышта, сәхнәдә хиҗаб киеп йөрергә курыкмыйлар. Әмма нинди генә тәнкыйть сүзләрен яудырсалар да, горурлык хисен тыеп булмый.

«Татар кызы булуым белән горурланам»

— Читтә яшәсәң дә, татар мәдәнияте белән танышмы син?

— Әлбәттә. Сиднейда татар диаспорасы бар, әнием - аны оештырып җибәрүчеләрнең берсе. 2019 елда бездә Сабантуй уздырдылар. Рус, украин, үзбәк, таҗик, уйгыр, Австралия кешеләрен чакырдык. Әниемнең туган ягында да булдым. Татар авылының мохите ошады миңа. Шунда беренче тапкыр чын карны күрдем!

Бәйрәмнәрдә әнием минем яраткан татар халык ашларын әзерли: өчпочмак, мантый, бәлеш, токмачлы аш пешерә. Татар биюләре, татар милли киемнәрен видеоязмалардан бик яратып карыйм. Әниемнең татар халкы турында сөйләвен исем китеп тыңлыйм. Кайбер татар сүзләрен дә беләм: исәнмесез, рәхмәт, Аллага шөкер, сау булыгыз һ.б. Австралиядә татарлар турында беләләр. Миндә татар каны ага, шуңа күрә татар кызы булуым белән горурланам.

— Стефани, сине киләчәктә театрның прима-балеринасы итеп күрәсе килә.

— Алга таба да тырышып эшләячәкмен, шәхси яктан, һөнәри яктан үсәсем килә. Хиҗабка булган стереотипларны җимерәсем килә. Вакытымның күп өлешен берничә ел дәвамында профессиональ балерина булуга багышларга уйлыйм. Шул ук вакытта киләчәгемне балеттан тыш өлкәләрдә дә күрәм. Мәсәлән, ике ел балет белән шөгыльләнмәгәндә сынлы сәнгать, язучылык белән кызыксындым. 11 яшемдә халыкара бәйгедә язучылар арасында беренче премияне алдым, мин иҗат иткән повесть китап булып та басылып чыкты.

Иң зур хыялларымның берсе — үз балет студиямне ачып җибәрү. Ул төрле дин, милләт вәкилләре кешеләренә хезмәт күрсәтер иде.

Бию — минем өчен очыш кебек. Балетта үземне ирекле хис итәм. Көн саен репетицияләргә бишәр-алтышар сәгать китсә дә, миңа балетның катлаулы сәнгать булуы ошый, чөнки балетта син һәрчак камиллеккә омтыласың.

Барлык теләгем шул — балет сәнгатенең гаҗәеп дөньясы белән уртаклашасым һәм үзләрендә көч тапмаган, мөмкинлекләре булмаганнарның, киемнәренә яки тоткан диннәренә бәйле әйтелгән кимсенүләрне тыңлап, югалып калучыларның хыялларын тормышка ашырырга этәргеч ясыйсым килә. Алар минем кебек үк бернинди кимсенүләрсез балеттан ләззәт алып биеп йөрсен иде.

«Барысы да романтик кинодагы кебек булды»

Безнең әңгәмәгә Стефаниның әнисе — Алсу Курлоу да кушылды.

Алсу ханым тумышы белән Татарстаннан. Бүгенге көндә ул концертлар һәм чаралар оештыручы булып эшли, балет студиясе белән җитәкчелек итә һәм татар иҗтимагый оешмасында бухгалтер вазифасында. Алсу ханым безгә Австралиягә килеп эләгүе һәм ислам динен кабул итүе турында тулырак сөйләде.

— Алсу ханым, Россиядән күптән киттегезме?

— Булачак ирем Стивен белән 1990нчы еллар ахырында Чехиядә таныштык, — дип башлады ул сүзен. — Аралаштык, мәхәббәт очкыны кабынып китте. Бер айдан ул мине Парижга сәфәргә чакырды (сәфәрдә 2000 елда булдык). Барысы да романтик кинодагы кебек иде.

Аннан соң ул әнисен минем гаилә белән таныштыру өчен Россиягә алып кайтты. Бераздан соң өйләнешергә тәкъдим ясады һәм озакламый мин аның янына Австралиягә күчендем.

Ул вакытта Россиядә вазгыять тотрыклы түгел иде. Күпләр чит илгә китәргә хыялланды. Университетта маркетолог белгечлеген алып чыктым, эшкә урнашу да авыр булды. Мин һәрвакыт үз дигәнемне эшләдем, шуңа күрә Россиядән китүемә берсе дә каршы килмәде. Сине сирәк күрермен инде дип, әни борчылган иде. Әмма без еш кайтып йөрдек. Әни, энеләрем дә безнең янга кунакка килә иде. Тормышымнан канәгать калды, ләкин оныкларын бик сагынды.

Ирем Австралия кешесе, тамырларында белорус каны бар. Аның әбисе Бөтендөнья сугышы вакытында Австралиягә күченгән булган. Туганнарыбыз белән күрешергә тырышабыз, пандемиягә кадәр еш кайтып йөри идек.

«Ирем ислам динен кабул итәргә карар кылуын әйткәч, шатлыктан елап җибәрдем»

— Матбугатта гаиләгез ислам динен кабул итүе турында күп яздылар. Ничек булды бу хәл?

— Мәктәптә укыганда татар теле укытучым Фаина апаны искә аласым килә (урыны җәннәттә булсын). Мин аның кызы Әлфия белән дус булдым. 9 яшендә ул яман шештән вафат булды. Фаина Абзаловнаның башка баласы булмады. Еллар үтсә дә, мин аның белән һәрвакыт элемтәдә тордым, хатлар языштык. 2009 елда Россиягә кайткач, аның янында кунакта булдым. Ул вакытта Фаина апа ислам турында китаплар яза иде.

Намаз уку турында кызыксынып киттем. Фаина ападан өйрәтүен сорадым. Хиҗаб кияргә, ураза тотарга, гыйбадәт кылырга уемда да юк иде. «Мине ирем өйдән куып чыгарыр», — дидем мин аңа, шаяртып. Фаина апа көлде дә: «Бик рәхәтләнеп өйрәтәм! Син соңыннан, намаз укый башлаганнан соң хиҗаб киюеңне, ураза тотуыңны белми дә калырсың, үзеннән-үзе килә ул», — диде.

Әбиемнең намаз укыганын күргәнем булды, ләкин берничек тә аның урынында үземне күз алдына китерә алмадым. Фаина апа миңа гарәпчә сүзләр әйтә башлады, гарәпчә бернәрсә дә истә калдыра алмам кебек иде. Бер үк сүзләрне әйтә торгач, мин дә кабатлый алдым. Әйтерсең, кайчандыр аң төпкелемә сеңгән булган… Бик нык гаҗәпкә калдым.

Син Аллаһы Тәгаләгә бер адым ясаганда, Аллаһы Тәгалә синең каршыңа йөгереп килә, диләр. Кечкенә адымнар белән динне өйрәнә башладым. Австралиягә кайткач, икенче көнне ураза башланды. Уразаны тотарга ният иттем һәм Рамазан ае тәмамланганчы тоттым, әлхәмдүлилләһ. Бу хакта беркемгә дә әйтмәдем, белгертмәдем. Мәчеткә йөрдем, ислам турында күп китаплар укыдым.

Бу вакытта Стефанига 8 яшь тулды. Мин намаз укыган арада, әтиебез күрмәсен дип, ишек төбендә мине сагалап торды ул. Кызым — кечкенә ярдәмчем иде, ислам дине белән бик кызыксынды, күп сораулар бирде.

Һәр нәрсәнең ахыры була, болай озак качып йөреп намаз укып булмады. Әтиебезгә сөйләргә туры килде. Җиңел булмады безгә. Башта ирем, аның туганнары ягыннан гаепләү сүзләрен ишетергә туры килде. Социаль челтәрләрдә, матбугатта мөселманнарга карата тискәре караш туган иде. Стивен бу карардан куркып, бөтенләй аптырашта калды.

Стивен бик акыллы кеше, инженер өлкәсендә эшли. Мин аңа телевидение һәм башка кешеләрдән пропаганда сүзләрен тыңламаска киңәш иттем. Акрынлап аны үзем белән ислам дине лекцияләренә йөртә башладым, ислам динен тотучы кешеләр белән таныштырдым.

Шунда Стивен белән кызыбыз Стефаниның чыгышын карарга бардык. Концертта Стефани меңләгән тамашачы алдында хиҗаб кие,п Төньяк Африкадан танылган төркем белән «Минем әнием искиткеч» дигән җыр башкарды. Стивен ул чагында Стефаниның хиҗаб киеп йөргәнен белми иде. Бу аңа сюрприз булды. Ул гаҗәпкә калды.

Шулчак Стивенга нидер булды: ул кинәт кенә ислам дине ягына борылды. Аңа күпмедер вакыт кирәк булды. Көннәрдән бер көнне ирем миңа ислам кабул итәргә карар кылуын әйтте. Мин шатлыктан елап җибәрдем. Күрәсең, аңа минем аркада ислам динен кабул итәргә язган булгандыр. Дүрт ел элек аерылыштык, әмма ул һаман да ислам динен тота. Чын үрнәк мөселман кешесе ул.

«Сынаулар безне чыныктыра»

— Ислам - сезнең өчен нәрсә ул?

— Ислам дине шулкадәр күпкырлы. Хиҗаб — исламның кечкенә генә бер өлеше. Ничек киенүебез, кыяфәтебез мөһим түгел, ә ниятебез, гамәлләребез һәм Аллаһы Тәгаләгә рухи якынлыгыбыз мөһимрәк. Аллаһы Тәгаләгә табынганда без хиҗаб киябез, хиҗаб киюнең мәгънәсен һәм максатын аңларга кирәк.

Тормышта нәрсәне дә булса сайлау сиңа авыр бирелсә, беренче урында Аллаһка ышанычың булырга тиеш. Беркайчан да гаепләүче кешеләрне тыңларга ярамый, чөнки Аллаһы Тәгалә генә кешеләрнең йөрәгендә нәрсә барлыгын төгәл белә, дип әйтеп киләм Стефанига.

— Барысы да сез уйлаганча барып чыктымы?

— Ислам динен кабул итүче кешегә яки исламга кире кайткан кешегә мөселманнар күп булмаган илдә яшәве җиңел түгел. Безне һәрвакыт гаеплиләр. Кешеләр безне җитәрлек дәрәҗәдә яхшы түгелбез дип саный, безнең җитешсезлекләрне шәрехли.

Исламны кабул иткәннән соң дусларын, эшен югалтучылар бар. Безне исламофоблар эзәрлекли, яный. Безне туганнарыбыз кире кага ала, мөселман җәмәгатьчелеге кабул итми. Әмма сынаулар чыныктыра гына, дингә һәм Аллаһы Тәгаләгә ышанычыбызны тагын да ныгыта.

Әлбәттә, күтәрелешләр дә, егылулар да була. Ислам кабул иткәч, үземне шулкадәр бәхетле хис иттем! Аллаһы Тәгалә хакына ифрат зур эшләр башкардык, яшәү рәвешен тулысынча үзгәрттек, хәтта йортыбызны да саттык, мөселман җәмәгатьчелеге һәм ислам мәктәбенә якынрак күчендек. Мин ислам көллиятенә укырга кердем, анда өч ел ислам кануннарын һәм динен өйрәндем.

Бераз вакыт узганнан соң син бу халәтеңә күнегәсең, Австралия кешеләре һәм мөселманнар әйткән тискәре фикерләрне ишетеп гарык буласың. Тора-бара курыкмый башлыйсың. Иман көче тагын да арта, игелекле эшләр, рух яңадан өскә калкып чыга. Ислам динен тота башлаганда беренче елларда безгә яхшы чыныгу булды, без дин ягыннан ныклы нигез белем алдык.

Мин, барлык кешеләр кебек үк, идеаль түгелмен. Ышану һәм гамәлләремдә җитешсезлекләрем бардыр, әмма мин һәрвакыт балаларымны дөрес гамәл кылырга өйрәтәм. Аллаһы Тәгалә күңелләребезне ныгытсын, рухи казанышларыбызда көч бирсен, безне якынайтсын һәм безгә игелек юлларын җиңеләйтсен иде, амин.

«Стефани балетны сагына башлагач, йөрәгем әрнеде»

— Ислам кабул иткәннән соң, Стефаниның тормышы ничек үзгәрде?

— Без аны балет мәктәбенә йөртүдән туктадык. Ислам мәктәбендә шәригать белән ныклап шөгыльләндек. Беркадәр вакыттан соң мин Стефаниның моңсуланганын күреп алдым. «Исламда барысы да ошый, ләкин балетны бик сагынам. Төшемдә балетта биегәнемне күрәм», — диде үксеп елый иде.

Йөрәгем әрнеп алды. «Сине хиҗаб кигән килеш беркая да алмагач, әйдә, үзебезнең балет мәктәбен ачабыз. Хиҗабтан баш тартырга кирәкми, һәрчак чыгу юлын табып була», — дип тәкъдим иттем мин. Әйттең дә эшләдең түгел шул — балет мәктәбен ачар өчен вакыт кирәк булды. Чыгымнары булды. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән бар да килеп чыкты. Бик күп студент җыелды, яхшы укытучылар таптык.

Стефани бу вакыйгага шатланып туя алмады. Балет мәктәбенең аермасы шунда — бездә бары тик кызлар гына бии һәм без аларга хатын-кызлар аудиториясе өчен генә чыгыш ясарга мөмкинлек бирәбез. Хиҗаб кигән кызлар йөри безгә. Ул вакытта инструменталь музыканы да тыңламадык. Чыгыш вакытында музыка уен кораллары булмаган әсәрләр яңгырады. Мин ачып җибәргән мәктәп күпләргә кирәк булып чыкты, Аллага шөкер.

Берничә елдан Стефани гади балет мәктәбенә барырга теләвен әйтте. Укырга керергә тырышып караса да, аны алудан баш тарттылар. Шунда мин аңа: «Әгәр сиңа ишекләр ачылмый икән, ул ишекләрне үзең төзеп кара», — дидем.

Аның шушы теләге турында The New York Times, The Independent, USA Today, the Huffington Post һәм башка бөтендөнья басмалары язып чыккач, Стефани Bjorn Borg брендыннан стипендия ала алды. Шул стипендия белән ул атнасына 25 сәгать профессиональ балет мәктәбендә шөгыльләнә башлады.

Бөтен дөньяга танылганнан соң, Стефанины күп җирләргә чакырдылар, хатлар яздылар, шул ук вакытта тәнкыйть сүзләре, янаулар явып торды. «Сәнгатьтә яулыкка урын юк», «Син хиҗабны пропагандалыйсың, ә ул хатын-кызларны җәберләү дигәнне аңлата», «Хиҗабны элекке чорда гына кигәннәр…» һ.б.

Стефаниның казанышлары биюләр белән генә чикләнми. Җәмгыятьтә аңлашылмаучанлык һәм хәтта дискриминация белән очрашкан кешеләргә ярдәмнең никадәр мөһим булуын аңлап, «Дебатларда нәфрәткә чик куегыз» кампаниясенең илчесе булып билгеләнде.

Шулай ук аны Индонезиягә хатын-кызларның хокукын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү буенча Resonation конференциясенә чакырдылар, «Diffferent is Better» һәм «Converse» глобаль кампаниясендә тәкъдим иттеләр, күптән түгел Wiggles дөньякүләм танылган төркеме белән Австралия буенча тур белән чыгыш ясады.

Мин үзебезне йөз процент дөрес мөселманнар дип әйтә алмыйм. Стефанига: «Ни генә эшләсәң дә, иң мөһиме — намазыңны калдырмаска, якын-тирәдәге кешеләргә ярдәм итәргә тырыш, бу сине теләсә нинди кыенлыклардан алып чыгар», — дип гел кабатлап торам.

Тормышта вакыйгаларга, әйләнә-тирәдәгеләргә яраклашмыйча үз дигәнеңне эшләргә, үз теләгәнеңне чынга ашырырга кирәк. Бер мәктәпкә алмасалар, өченчесенә, дүртенчесенә алырлар. Әгәр омтылыш ясамасак, берни дә барып чыкмас иде.

«Кызымның хезмәт сөючәнлегенә һәм тырышлыгына сокланам»

— Дәресләр бик күп хезмәт таләп итә. Һәр бала да мондый йөкләнешкә түзә алмый…

— Кайвакыт дәресләрдән соң Стефаниның пуантылары (балет өчен махсус аяк киеме) канга баткан була иде. Стефани үзе өчен борчылганга караганда, мин аның өчен күбрәк борчылдым. Аны нәрсәгәдер мәҗбүр итәргә, тынычландырырга туры килмәде — ул һәрвакыт үз дигәненә ирешә торган кеше.

Стефани — көчле шәхес. Аның сәләтләре бик күп, ул хатын-кызларның хокукларын яклап конференцияләрдә чыгыш ясый, китаплар яза һәм рәсем ясый. Хәзерге вакытта ул укый, конкурсларга ныклап әзерләнә һәм бүләкләр ала.

Мин аның белән бик горурланам, аның хезмәт сөючәнлегенә һәм тырышлыгына сокланам. Ул бик күп хатын-кызларны хиҗаб киеп йөрергә, дискриминациядән курыкмаска һәм үз хыялына ирешергә илһамландырды.

Минемчә, Стефани үзенең үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге, энтузиазмы белән тормышта һәрчак уңышка ирешер. Яшьтә, киемдә, тән төсендә бернинди киртә дә юк, иң мөһиме — билгеле бер максат куярга һәм шуннан чигенмәскә кирәк. Куелган максатыңа кечкенә генә адым булса да ясарга кирәк. Киләчәктә балет карьерасы белән шөгыльләнүдән баш тартса, башка өлкәләрдә югалып калмас, ИншәАллаһ, — дип тәмамлады сүзен Алсу ханым.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 март 2022
    Исемсез
    Афәрин! Бик күркәм
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100