Хиҗама ясаткан Айсылу Лерон: “Коллегаларым арасында әлеге процедураны ясатмаган кеше калмады”
Популяр алып баручы Айсылу Лерон ире белән хиҗама ясатканы һәм аның нинди авыруларга күрсәтелгәне турында инстаграм битендә язган.
“Бу баночкаларның нәрсәгә кирәк икәнлеген аңлатасы түгелдер инде?
Чыннан да, хиҗама белән дәвалану көннән-көн популярлаша, коллегаларым арасында әлеге процедураны ясатмаган кеше калмады.
Без дә ирем белән хиҗама үзәгенә консультациягә килдек. Бөтен файдасы турында мәгълүмат алганнан соң, ирем шунда ук беренче сеанска кереп китте, ә мин хатын-кызлар көненә язылдым.
Хиҗаманың файдасы турында кыскача әйтсәк, процедура барышында артерия, капиллярлар чистара һәм шул рәвешле кан әйләнеше яхшыра. Бу дәвалау ысулы кайсы очракта кулланыла? Кан басымы авырулары; баш, арка, муен, җилкәләр авыртканда; ашказаны авырулары; диабет; тән тиресе авырулары; артрит; энурез; туберкулёз; геморрой; күз авырулары; гайморит; балага уза алмаганда; сулыш системалары авырулары; тотлыгу -паралич һ.б. бик күп төрле диагнозларда ярдәме тия”, - дип язган Айсылу Лерон.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
Бу баночкаларның нәрсәгә кирәк икәнлеген аңлатасы түгелдер инде чыннан да, хиджама белән дәвалану көннән-көн популярлаша, коллегаларым арасында әлеге процедураны ясатмаган кеше калмады. . Без дә ирем белән @hijamasunna_kazan үзәгенә консультациягә килдек. Бөтен файдасы турында мәгълүмат алганнан соң, ирем шунда ук беренче сеанска кереп китте, ә мин хатын-кызлар көненә язылдым Расписаниене икенче фотода карый аласыз . Хиджаманың файдасы турында кыскача әйтсәк, процедура барышында артерия, капиллярлар чистара һәм шул рәвешле кан әйләнеше яхшыра . ⁉️Бу дәвалау ысулы кайсы очракта, нинди авыруларга күрсәтелгән соң? . -кан басымы авырулары -баш, арка, муен, җилкәләр авыртканда -ашказаны авырулары -диабет -тән тиресе авырулары -артрит -энурез -туберкулёз -геморрой -күз авырулары -гайморит -балага уза алмаганда -сулыш системалары авырулары -тотлыгу -паралич һ.б. бик күп төрле диагнозларда ярдәме тия. . Тулырак мәгълүмат @hijamasunna_kazan @hijamasunna_kazan @hijamasunna_kazan . Кайсыларыгызның хиджамага барганы бар? Процедура барышында һәм дәваланудан соң үзегезне ничек хис иттегез . #хиджамаказань #хиджама #хиджамататарстан
Публикация от АЙСЫЛУ ЛЕРОН(вас уже 37k) (@iceluleron)