Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хет үзең утырып чыгар» — Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка тәвә йомыркасы бүләк иткән

«Ә Фирдүскә кайчан күкәй бүләк итәсең?» — дип тә язганнар, Элвин белән Фирдүс Тямаев арасында чыккан конфликтны искә төшереп.

news_top_970_100
«Хет үзең утырып чыгар» — Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка тәвә йомыркасы бүләк иткән
https://www.instagram.com/elvin_grey_music/

Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка Африка тәвәләре алып килергә вәгъдә биргән булган. Җырчы сүзендә торган. 5 тәвә баласы белән бергә тәвә йомыркасы да алып килгән.

«Мондый күкәй күргәнем юк иде әле. Ничек кенә әрәм итмәскә инде моны. Хет үзең утырып чыгар», — дип соклана Салават Фәтхетдинов, йомырканы куенына кысып.

«Салават абыйның хәзер өченче күкәе бар инде», — дип шаярта Элвин.

«Ир кешегә дүртәү дә комачау итми», — дип көлә Салават. Йомырканы берәр белгеч белән сөйләшеп чыгартачагы турында сөйли.

Салават Фәтхетдиновның зур фермасына тагын 5 тәвә баласы да өстәлә. «Әлегә кечкенә булып күренсәләр дә, тагын бер елдан 3 метр зурлыкта булачаклар», — ди Элвин.

Җырчылар бу тәвә кошларына исем эзләп интекмичә, инстачыларга мөрәҗәгать иткәннәр.

«Грей, Ябай, Ами, Кусим, Изи»;

«Уфтанма, Тундырма, Алма, Басма, Тартма»

«Марат, Тимур, Ренат, Фәрит, Радик»;

«Миңа ошады юмор. Үзең юньләп татарча белмәсәң дә, тәвәләрнең исемнәре татарча булыр инде. Музыка, Талант, Мелизм, Гәрәй, Салават», — дип тәкъдим итә үз вариантларын Элвинның инстадуслары.

«Булдырасың, уртак тел тапкансыз», — дип мактаучы да булган. «Ә Фирдүскә кайчан күкәй бүләк итәсең?» — дип тә язганнар, җырчы белән Фирдүс Тямаев арасында чыккан конфликтны искә төшереп.

Бер төркем инстачылар җырчыларның артсыз тапочкины носки белән киюен ошатмаган. «Башкорт белән татар гына шулай кияр инде», «Носки белән тапочки кигән башкортларны аэропортта да танып була», — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100