Хеопс пирамидасын төзү өчен хәзер күпме акча кирәк булыр иде?
Мисырдагы иң зур пирамиданы 20 ел дәвамында 100 мең кеше катнашында төзегәннәр.
Мисыр пирамидаларының иң зурысы — Хеопс пирамидасы. Мисырда безнең эрага кадәр 450 нче елда булган елъязмачы Геродот белешмәсе буенча, төзелеш 20 ел барган һәм анда 100 мең кеше катнашкан. Алар өч ай саен бер-берсен алмаштырып торып эшләгән. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Геродот елъязмаларында күрсәтелгәнчә, колларны ашату һәм төзелеш эшләре өчен 1600 талант көмеш тотылган. Тикшеренүчеләрнең күбесе бу сан «түшәмнән алынган», яки махсус киметеп күрсәтелгән дип саный. Бу бит бер елга бер тонна көмеш дигән сүз. Әлеге сан дөрескә охшамаган, хәтта 4500 ел эчендә көмеш бәясе шактый үзгәрүен исәпкә алган очракта да, диелә бу хәбәрдә.
Заманча бәяләр буенча, төзелеш материаллары бәясен, эшчеләргә түләүне исәпкә алсак, Хеопс пирамидасын төзү өчен берничә миллиард доллар акча кирәк булыр иде.
Пирамиданың күләме 2,65 млн куб метр дип санала. Хисаплаган вакытта Америкадагы Гувер плотинасы төзелеше белешмәләренә нигезләнгәннәр. Ул күләме буенча Хеопс пирамидасына якын дип санала.
Мондый төзелешкә шактый төгәл бәяне француз архитекторы Жан-Пьер Уден биргән. Аның фикеренчә, заманча технологияләр һәм төзелеш техникасын кулланган очракта, Хеопс пирамидасын 5 ел эчендә төзеп була. Моның өчен 2000 эшче һәм биш миллиард доллар акча кирәк, диелә хәбәрдә.