Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Хеннеси”, лосьон, аракы бер мичкәдән - ялган аракы җитештерүчеләргә хөкем чыгарылды

Казанда “Татспиртпром” һәм дөньяда танылган брендлар исеме астында ялган аракы җитештерү һәм сату белән шөгыльләнгән бер төркем “эшмәкәр” хөкем ителде. Җинаятьчел төркемдә 43 һәм 44 яшьлек ике хатын-кыз да бар.

news_top_970_100
“Хеннеси”, лосьон, аракы бер мичкәдән - ялган аракы җитештерүчеләргә хөкем чыгарылды

2013 елда ук башланган бу эшчәнлеккә шәһәрнең берничә оешкан җинаятьчел төркеме катнашканлыгы билгеле булды. Ялган аракы һәм башка алкоголь продукциясен алар Татарстанда сатканнар.

“2012 нче елның августында Станислав Федоров ялган аракы җитештерү "бизнесын" оештыру максаты белән танышларын туплый. Оешмага 12 кеше керә, аларның барысына карата да җинаять эше ачылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Тикшерү оешмада торучыларның исемнәрен ачыклаган. Алар - Виталий Гончаров, Рөстәм Ибәтуллин, Илдар Вахитов, Евгений Полевов, Виталий Солягин, Равил Гатауллин, Сергей Синягин, Оганес Мкртчян, Илфар Каюмов, Станислав Клочков. Шулай ук ике хатын-кыз да бар - Гөлсинә Бәхтиярова һәм Гөлнара Кузьмина.

Федоров уйлап тапкан схема буенча 12 кеше өч төркемгә бүленгән. Төркем башлыклары - Гончаров, Каюмов һәм Мкртчян. Оешмада һәркемнең үз вазыйфасы - кемдер җитештерү белән шөгыльләнгән, кемдер саклау, ә кемдер сатуны оештырган.

Җитештерү цехларының берсе Казандагы Константиновка бистәсендә гаражда урнашкан була.

Федоров спиртлы сыекчаны Татарстаннан читтән кайтартып, Казанда һәм Яшел Үзәндә базаларда яки үзе контрольдә тоткан башка җирләрдә саклый. Аннары сыекча төркем башлыкларына тапшырыла.

“Продукциянең бер өлеше танылган сәүдә маркалары исеме астында Казан кибетләрендә сатылган. Моннан тыш, спиртны 5 литрлы баллоннарга тутырып, “Татспиртпром” сәүдә маркалары исеме белән ялган аракы ясауга озатканнар”, - дип сөйләде Россия тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең ТР дагы җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Бутлегерлар бөтен алкоголь базарын колачларга тырыша – алар хәтта халыкта “фанфурики” дип йөртелгән 100 граммлы шешәләргә салып сатыла торган “Лосьон косметический” сыекчасын да җитештерә. Алар товарларын базарда иң очсыз бәягә җибәрә. Эчәргә яратучыларга алар төрле кызыктыргыч “тәмнәр” тәкъдим итә: “Арыш Люкс”, “Бал Люкс”, “Каен бөреләре”, “Икмәк Люкс” һәм башкалар.

“Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең ТР бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оператив-эзләү чаралары вакытында бу эш фигурантларыннан да, сату урыннарында да алар эшләп чыгара торган ялган аракы сатып алынды. Контрафакт продукцияне җитештерү һәм саклау урыннарында опертивниклар Россия һәм чит ил маркалары сугылган ялган алкоголь продукциясе таптылар . Моннан тыш, бу урыннарда спирт һәм спирт катнашкан продукция, күпсанлы шешә бөкеләре, ярлык ябыштырылган пыяла шешәләр, алкоголь продукциясе эшләп чыгару һәм шешә бөкеләү өчен җайланмалар, 1 миллион сумнан артык акча һәм фальсификатны сату күләме теркәп барылган язмалар табылды”, - дип хәбәр итте ведомствоның матбугат сәркатибе Наталья Сагитова.

«Татспиртпром» уздырган тикшеренүләр табылган спиртлы сыекчаның сәламәтлек өчен куркыныч икәнен күрсәткән. Җинаятьчеләр “затлы” “Хеннеси” коньягын да, очсыз лосьоннарын да шушы бер үк сыекчадан эшли торган булган.

Шешәләрне алар үзләре чыгарып тормый, ә шешә җыя торган урыннарда һәм рюмочныйларда сатып ала. Шулай итеп, акча түкми генә оригинал ярлыклы шешәләр кулланырга мөмкинлек табалар.

«Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте үз тауар билгесен канунсыз файдаланудан компаниягә китерелгән икътисадый зарарны 6 миллион сумга бәяләгән. Башка фирмалар да судка шундый ук дәгъвалар биргән. Җинаятьчеләр алкоголь чыгаручы компанияләргә китергән зарарның гомуми күләме 11 миллион сумнан артып китә.

“Идән асты” цехларында тентүләр вакытында хокук саклау органнары хезмәткәрләре спирт катнаш сыекча тутырылган 240 мең пыяла шешә, 68 мең литрдан артык спирт, 13 мең шешәдән артык суррогат алкоголь продукциясе тапты.

Суд дәүләт гаепләүчесе белән килеште, һәм 29 яшьлек Виталий Гончаровны 8 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итәргә карар бирде. Моннан тыш, Гончаров 500 мең сум штраф түләячәк, һәм 1 ел дәвамында аның иреге чикләнгән булачак. 37 яшьлек Рөстәм Ибәтуллин 6 елга төрмәгә озатыла, тагын 6 ай аның иреге чикләнгән булачак. 41 яшьлек Илдар Вахитов 7 елга ирегеннән мәхрүм ителә, 6 айга иреге чикләнә. 49 яшьлек Евгений Полевов 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә, 300 мең штраф түләячәк, 1 елга иреге чикләнә. 27 яшьлек Виталий Солягин 5 ел 6 айга төрмәгә китә, 6 айга иреге чикләнә. 46 яшьлек Оганес Мкрчян 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә, 300 мең штраф, 1 елга иреге чикләнә. 31 яшьлек Илфар Кәримов 7 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә, 300 мең штраф түләячәк, тагын 1 ел иреге чикләнгән булачак. 22 яшьлек Станислав Клочков 5 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә.

Алар барысы да гомуми режимдагы төзәтү колониясендә җәза алачаклар.

44 яшьлек Гөлсинә Бәхтиярова шартлы рәвештә хөкем ителде - 5 ел 6 ай төрмә, 6 ай дәвамында иреге чикләнү, сынау вакыты - 4 ел.

43 яшьлек Гөлнара Кузьмина шулай ук шартлы рәвештә хөкем ителде, аның җәзасы – 2 ел 6 айга ирегенән мәхрүм итү, сынау вакыты – 2 ел 6 ай.

Җинаятьчел берләшмәне оештырган кеше – Станислав Федоров хәзерге вакытта халыкара эзләүгә бирелгән. Кайбер мәгълуматлар буенча ул Израильдә качып ята.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100