Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авырып карамыйча, никадәр куркыныч икәнен аңлап булмый»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казан хастаханәләренең «кызыл зоналары»ннан репортажларны күп тапкыр язды, бу юлы без районга барып, андагы хәлләрне белешергә булдык — бүлекләр тулы, кислород көн саен тонналап китә. Эвелина Киселева Буа үзәк район хастаханәсенең Covid-госпитале пациентлары белән сөйләште.

news_top_970_100
«Авырып карамыйча, никадәр куркыныч икәнен аңлап булмый»
Владимир Васильев

Әле күптән түгел генә, 2018 елда, Буа район хастаханәсендә аерым инфекция корпусына капиталь ремонт ясаган булганнар. Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рөстәм Самерханов «алдан сизенгәнбез бугай», ди. Хәзер ике катлы бинада Covid-19 авыруларын дәвалыйлар. Ләкин бу гына да җитми, йогышлы койкаларны күрше корпуста да урнаштырганнар.

«Кызыл зона» буенча экскурсияне «Татар-информ» хәбәрчесенә баш табиб шәхсән үзе үткәрде. Хәзер корпуста пациентлар һәм табиблар өчен аерым ишекләр бар, хастаханә персоналы элеккеге палата аша керә. Инфекция корпусы, барлык стандартлар буенча төзелгән, һәр йогышлы палатадан урамга чыгу юлы бар — Казандагы Республика йогышлы хастаханәсенең яңа корпусына бик охшаган.

Койкалар кислород нокталары белән җиһазланмаган булган.

Рөстәм Самерханов белдергәнчә, «матурлык турында» уйларга вакыт булмаган, госпитальнең әзерлеге тизләтелгән режимда эшләнгән. Кислородны ике көн эчендә керткәннәр.

Үзәк район хастаханәсенә сыек кислород китерәләр. Covid-госпиталь көненә аны тоннадан артык — 1300 килограмм тота, ә баллонның максималь күләме 1650 килограмм. Ягъни һәр көнне мондый кирәкле газның яңа баллонын Казаннан алып кайтырга кирәк.

Чыннан да, госпитальнең барлык пациентлары да диярлек кислород битлекләре ярдәмендә сулый.

«Без юлда бер-бер хәл булмасын дип куркабыз: көчле җил, буран, юл-транспорт һәлакәте. Кислород белән өзеклекләр килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә безнең монда ике баллон (йогышлы авырулар өчен корпуста) тора, тагын 20се башка корпуста саклана», — ди баш табиб.

Әлегә бер тапкыр да кислород белән тоткарлыклар булмады.

Covid-госпиталь палаталарыннан хастаханәнең коридорына зур тәрәзәләр карап тора.

«Пациентларны контрольдә тоту бик уңайлы, шәхси контактсыз», — дип билгеләде баш табиб.

Беренче катта хәлләре авыр булган пациентлар ята, әмма хастаханәдә палаталарның теләсә кайсында интенсив терапия үткәрергә мөмкинлек бар.

«Covid-19 шикәр диабетын катлауландырды»

 Иң соңгы палатада беренче катта 67 яшьлек ир-ат ята. Камил Халитов хатыны белән санаторийга барган, анда көн саен температураларын үлчәгәннәр, ир белән хатынның барысы да яхшы була, әмма кайту белән үзләрен начар хис итә башлаганнар, температура 38,3 кә күтәрелгән.

«Беркем дә моңардан котыла алмый. Йоктырасың да авырыйсың», — ди пациент.

Алар Үзәк район хастаханәсенә килгән, мазок тапшырганнар, ул уңай нәтиҗә күрсәткән. Дәваланырга өйләренә кайтып киткәннәр. Хатыны өйдә, аның үпкә ялкынсынуы булмаган, ә менә Камилнең хәле яхшырмый.

Башта үпкә ялкынсынуы нибары 2,3% була, ләкин өйдә үткәрелгән биш көннән соң ул 25% ка кадәр арта. Сатура нибары 81 була. Ир-атны Covid-госпитальгә салалар.

Камил әфәнденең шикәр чире бар, шуңа күрә авыру шактый катлаулы бара.

Ләкин табиблар ярдәмендә хәзер ир-ат үзен күпкә яхшырак хис итә, без килгәндә ир-атка утырырга һәм ятактан торырга рөхсәт иттеләр, моңа кадәр ул ятып кына торган. Әлегә Камил әфәнде кислород битлеге ярдәмендә сулый.

«Бик авыр чир, әмма без аны җиңәчәкбез», — дип ышаныч белдерә госпиталь пациенты.

Камил әфәнде безнең аша барлык табибларга зур рәхмәт белдерде, аларның хезмәтен югары дип бәяләде. Аның сүзләренчә, табиблар пациентларны төнлә дә игътибарсыз калдырмый икән.

Хәзер Камил әфәнде, шикәр диабеты була торып, коронавируска каршы вакцинация ясатмавына бик үкенә. Вакцина турында начар дип сөйләүчеләрнең хак булмавын аңладым, ә менә авыру — чын һәм бик куркыныч, ди.

«Үзе авырып карамыйча, беркем дә ышанмый. Мин хәзер бөтен кешегә дә прививка ясатырга кирәк дим, улыма да бу турыда әйттем. Прививка булмаса, чирләү бик авыр. Прививка ясатучылар авыруны җиңел формада кичерәләр — температура да юк, тискәре нәтиҗәләре дә. 7-8 көн яталар да өйгә кайтып китәләр. Прививканы һичшиксез ясатырга кирәк», — ди ир-ат.

Ул Covid-19 һәм аның йогынтысыннан үлгән танышларының исемнәрен санап чыкты, алар барысы да, аның сүзләренчә, прививка ясатмаган булган.

«Алла бирсә, моннан чыгармын да ярты елдан соң прививка ясатачакмын», — дип өстәде Камил әфәнде.

Ул госпитальдән чыгарга һәм үзенең оныкларын күрергә хыяллана — алар турында сөйли. Алар турында сорагач, хәтта кислород битлеге астыннан киң елмаюы күренде.

Яңа дулкын фаҗигасе

«Яңа дулкынны без тойдык. Ләкин соңгы атнада авыручылар саны азрак кими башлады, моңа кадәр бездә 78 урында яталар иде, бөтен бүлек тулы булды. Бүгенге көндә 63 авыру бар. Кичә 12 кеше салдык, 15 не чыгардык, шундый әйләнеш бара», — дип сөйләде хастаханәнең баш табибы.

Планлаштырылган өч пациент урынына хәзер палатага дүртне салалар.

Палаталарны пациентлар керү вакыты буенча тутыралар, ягъни пациентлар барысы бергә керә һәм бергә чыгалар, сәламәтләнеп өлгермәгәннәр башка палатада дәваланып кала.

Рөстәм Әбрәрович Covid-19 чиренең артуы гына куркытмый, ә авыруның катлаулана баруы да борчый, ди.

Буаның Covid-госпитале пациентларының күпчелеге — өлкәннәр, ләкин кичә 1976 елгы ир-ат та килгән.

«Сулыш ала алмый азаплану — үлемгә тиң»

Гөлнарага 45 яшь, ул хастаханәдә 12 нче октябрьдән бирле ята. Аның палатасы икенче катта — монда үзләрен яхшырак хис итүче пациентлар бар. Бүлек табиблары да шунда.

Вирусны каян эләктергәнен Гөлнара төгәл белми, авырый башлаганчы Казанга больницага барган. Һәр ярты ел саен аңа плазмаферез узарга кирәк. Ханым организм көчсезләнгән һәм шуңа инфекция иярткән дип саный.

Хастаханәгә кергәндә шок хәлендә булган — бик авырлык белән сулаган. Барысы да югары температура һәм борын тыгылудан башланган.

Эчке тоемлавы белән ПЦР тапшырырга булган. Беренчесе тискәре булган, шуңа күрә ханым эшкә барган, ләкин өч көннән соң хәле яхшырмаган, температурасы төшмәгән. Тагын бер тапкыр мазок тапшырган, нәтиҗәсе уңай булып чыккан. Аны шунда ук хастаханәгә озатканнар. Әгәр ул хастаханәгә ятмаган булса, мөгаен, инде исән булмас идем, ди Гөлнара.

Гөлнара сүзләренә караганда, Covid-19 булуын белгәч, ул югалып калган, башында «Ни булыр икән?» дигән сорау гына булган.

«Кислород җитмәү хисе үтерә. Сулыйсы килә, ә һава сулап булмый», — дип уртаклашты Covid-госпиталь пациенты.

Хәзер Гульнара кислород битлегендә, үпкәләре 36-38% ка зарарланган.

11 яшьлек кызының да авыруы өстәмә сынау булган, баланың үпкәләре ялкынсынган, аны Республика балалар клиник хастаханәсенә дәваларга алып киткәннәр. Шушы көннәрдә кызны чыгарганнар.

«Кешеләр беркайчан да авырмаячакбыз дип ышанып йөри, әмма бу алай түгел. Мин дә, мәсәлән, мондый хәл булыр дип уйламаган идем. Авырырмын дип башыма да китермәдем», — диде ул.

Гөлнара больница койкасында йөзе белән аска карап ята, шулай тын алуы җиңелрәк икән. Табибларны һәм шәфкать туташларын бал кортлары белән чагыштыра.

«Монда бөтен персонал, хәтта сүзләр белән дә аңлатып булмый, шундый ярдәм итәләр, нык булышалар. Алар, бер карасаң, аз кебек, ләкин алар күп. Хәл авыр булганда, барысы да яныңда тора һәм сиңа ярдәм итә. Хәтта эш белән генә түгел, сүзләр белән дә дәвалыйлар», — дип сөйләде Гөлнара.

Аның сүзләренә караганда, авыру тормышка карашны үзгәртә.

Covid-19 күп нәрсәне аңларга ярдәм итте, хәзер дөньяга караш та башка. Тормыш тәмен, шатлыкны беләсең инде. Барысы да артта калгач, кыйммәтләр һәм фикерләр 180 градуска үзгәрде», — дип йомгаклады сүзен Гөлнара.

«Ирем прививка ясатырга теләгән иде...»

Монда, Covid-госпитальдә, бер гаилә дә бар — бүлектә бер фамилияле дүрт кеше ята. 73 яшьлек Нина Николаевна, ире, аларның һәм туганнарының уллары. Өлкән яшьтәге ханым вирусны өйгә кунаклар алып килгәндер, дип сөйләде.

Авыру гаиләнең барлык әгъзаларында да югары температурадан башлана.

«Әнә ирем анда ята. Ул инсульттан соң, шикәр чире дә бар. Һәм гомумән авыр аңа», — дип күрсәтә Нина Николаевна күрше койкага.

Гаилә башлыгы белән Нина Николаевна атна буена ни булганын аңлый алмаган, температура төшмәгән, авыр сулаганнар. Җиде көннән ашыгыч ярдәм чакырталар, ир белән хатынны шунда ук КТ га җибәрәләр. Нина Николаевнаның үпкә ялкынсынуы 5% булган, ә аның тормыш иптәшендә — 30%.

Ханым беренче көнне үк хастаханәдә температураны төшерүләрен һәм җиңелрәк булуын искә төшерә.

Пациент ихлас күңеленнән табибларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул персоналның тәүлек буе үз пациентлары артыннан карап, аларны дәвалавын сөйләде.

«Ходай аларга сәламәтлек һәм бәхет бирсен. Мин табиблар өчен дога кылам», — ди пациент.

Нина Николаевна табибларның ир белән хатын яныннан тәүлек буе китмәсен күз яшьләре аша искә төшерә.

«Мин бөтен кешегә дә прививка ясатыгыз дип әйтергә телим. Без ясатмаган идек. Ирем көздән бирле: „Әйдә, прививка ясатыйк“, — дип йөрде. Мин нигәдер курыктым. Хәзер бик үкенәм», — диде калтыранган тавыш белән олы яшьтәге ханым.

Хәзер ир-ат бик каты ютәлли, кислород битлеген салмый да, күрәсең, аның хәле бөтенләй юк — ул койкада хәрәкәтсез диярлек ята.

Аларның улына 48 яшь, ул Covid-19 ны өлкән яшьтәге ата-аналарына караганда җиңелрәк кичерә, сатурациясе аның 97, үзе сулый — кислородсыз, дип белдерде хастаханәнең баш табибы. Бу сүзләр ханымны бик шатландырды.

Үзенең һәм аның яраткан ир-егетләренең «кызыл зонадан» сәламәт чыгачагына ышана.

«Кызыл зонада» эшләү авыр

«Болай эшләве авыр, әлбәттә. Хәлиткеч карарлар кабул итәргә кирәк. Авырулар көннән-көн авырая бара», — дип сөйләде йогышлы авырулар бүлеге мөдире, инфекционист Гүзәл Хәбибуллина.

Covid-госпитальдә тәүлеккә дүрт смена алмашына, табиблар һәм шәфкать туташлары дүрт-алты сәгать эшли һәм «кызыл зонага» 16 сәгатьтән соң кайта. Әлбәттә, бәйрәм һәм ял көннәре турында табиблар күптән онытканнар.

Шәфкать туташлары хәлләре авыр булган пациентларга ризык кабул итәргә ярдәм итә, аларны карыйлар.

«Алар инде, дөресен әйткәндә, арыдылар. Акча да кирәк түгел, тыныч эшләргә телибез, диләр», — дип билгеләде Рөстәм Абрарович.

Үзәк район хастаханәсе инфекционисты вакцинация республиканың медицина персоналына йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк, дип ышана.

«Бары тик массакүләм вакцинация генә, монда башка чара юк. Барлык саклык чараларын үтәү. Кунакларга йөриләр, битлекләр кимиләр. Кеше монда килеп эләккәнче, үз күзләре белән барысын да күргәнче — бу хәлгә ышанмаячак. Алар хастаханә койкасына эләккәч, ни өчен вакцинация үтмәдегез дип сорыйсың. „Вакыт булмады, тегесе-бусы“ дип җавап бирәләр. Әмма авырганнан соң бөтен кеше дә кайчан вакцинацияләнергә мөмкин булуын сорый», — дип билгеләде табиб.

Госпитальдә аларга прививканы ярты елдан ясарга мөмкин, дип җавап бирәләр.

«Һаваның ничек мөһим булуы турында уйлап та карамыйсың…»

Флюра Сиразова Covid-19 чирен Казаннан алып кайттым, ди. Анда аңа эндопротезлау ясаганнар, операциядән соң ПЦР уздырганнар һәм коронавирус куйганнар.

«Миңа сайларга куштылар: монда „кызыл зонага“ яки үзебезгә кайтырга. Мин үзебезгә качтым», — дип елмаеп искә төшерә хатын.

Ул Буа үзәк хастаханәсенә авыр хәлдә килә, һәм аның хәле һаман начарлана бара. Күптән түгел үткәрелгән операция организмны көчсезләндергән, гәүдәсендәге артык авырлык та үзен сиздергән. Пациент үзен дәвалаган табибларга һәм шәфкать туташларына бик зур рәхмәт белдерә. Флюра ханым үзен нәкъ менә алар коткарды дип ышана.

Хәзер Флюра ханым үзен күпкә яхшырак хис итә, кислород битлегеннән ял итеп тәнәфесләр ясый, үзе сулый башлаган.

«Шундый стресс кичердем. Мин бит наркоздан соң…» — дип искә ала авыр көннәрен пациент.

Ханым табибларга рәхмәт әйтеп туймый — ул  кеше гомерен бары тик ярату һәм түземлек белән генә саклап калып була һәм монда эшне тиешенчә башкаралар дип ышандыра.

«Гомереңнең бик тиз бетә алуын һәм аның кыйммәтен бары тик авыргач кына аңлыйсың. Үзең сулыш ала алмау бик авыр икән. Дөньяда төрле авырулар бар, ләкин һава җитмәү — нык авыр. Яшисең, яшисең, ә һаваның ничек мөһим булганлыгы турында уйлап та карамыйсың. Ә чынлыкта шулай икән бит…» — ди хатын.

Флюра ханымның кызы һәм 13 яшьлек оныгы да вирус йоктырган. Күптән түгел кызын инфекция госпиталеннән чыгарганнар, Флюра моңа бик шат.

«Барысы да яхшы булачак, мин моңа нык ышанам. Ходай бар, ул мине коткарды. Һәм әлбәттә табиблар да тырышты инде», — дип йомгаклады сүзен Флюра ханым.

Үзәк район хастаханәсенең баш табибы безнең игътибарны Нина Николаевна белән ире һәм Флюра ханым яткан беренче каттагы палатада коридорның теге ягында урнашкан полиэтиленга төрелгән телевизорларга юнәлтте. Капиталь ремонт ясаган вакытта, йогышлы авырулар бүлегенең кечкенә пациентлары мультиклар караячак, дип планлаштырган булганнар.

«Кызганычка каршы, хәзер пациентларда телевизор кайгысы түгел…» — дип йомгаклады баш табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100