Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Омикрон» Россиядә бар, тик без аны әлегә тапмадык»: яңа штамм турында ниләр билгеле?

Яңа коронавирус инфекциясенең «омикрон» дигән грек хәрефе белән тамгаланган яңа штаммы турындагы хәбәрләр дөньяны дер селкетә. Вирус турында бүгенге көнгә билгеле булган фактлар белән «Татар-информ» хәбәрчесен Казан федераль университетының микробиология кафедрасы доценты Павел Зеленихин таныштырды.

news_top_970_100
«Омикрон» Россиядә бар, тик без аны әлегә тапмадык»: яңа штамм турында ниләр билгеле?
pexels.com

«Омикрон» һөҗүм итә

Яңа штамм турында беренче мәгълүмат ноябрьнең 20ләреннән соң тарала башлады. Ул Ботсванада һәм Көньяк Африка Республикасында табылды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы үзенең чираттан тыш утырышында аны «омикрон» дип исемләде, ягъни грек алфавитының тагын бер хәрефе белән тамгалады.

Белгечләр фикеренчә, яңа штаммны моңарчы коронавирус белән авырган кешеләр дә, Covid-19га каршы вакцина ясатучылар да йоктыра ала. «Омикрон» таралуны булдырмый калу өчен Европа Берлеге һәм күп кенә илләр, шул исәптән Россия дә, Африка илләре белән авиаэлемтәне туктатты.

Әлегәчә коронавирусның яңа штаммын йоктыручыларның күпчелеге Португалия белән Нидерландта теркәлгән — 13әр кеше. Шулай ук, авыру очраклары Бөекбритания, Италия, Австралия, Шотландия, Бельгия, Чехия, Израиль, Гонконг һәм Германиядә булуы билгеле. Барысы да — читтән кергән очраклар.

Кайбер илләрдә кырыс карантин чаралары кертелде, мисал өчен, Израиль чит ил вәкилләре өчен чикләрен тулысынча япты, чит илләрдән кайткан израильлеләргә 14 көн карантинда утыру мәҗбүри. Үз чиратында Германия Көньяк Африка Республикасыннан кайтучыларны ике атналык карантинга утырта. Нидерландта хәлләр шулай ук катлаулы, чөнки шушы көннәрдә Африкадан иллеләп кеше очып килгән. Федераль мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, 61 кешедә коронавирус ачыкланган. Бу кешеләргә аэропорттан чыгуны тыйганнар.

Моннан тыш, федераль матбугат хәбәр иткәнчә, яңа штаммны йоктыручылар АвстрияШвейцария һәм Франциядә дә бар.   

«Ил территориясендә сигез яңа очрак теркәлде. Авыру йоктыруы ихтимал булганнар һәм алар белән контактта торган кешеләрне ачыклау һәм изоляцияләү өчен җитди чаралар күрелде», — диелә Франциянең Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

АКШта, җирле медиклар әйтүенчә, яңа штамм йоктыру очраклары әлегә ачыкланмаган. Көньяк Африка Республикасы илләрендә авыручыларның саны әлегә йөздән кимрәк.

Африка эпидемиологы Сәлим Абдул Кәрим кешелек пандемиянең дүртенче дулкыны алдында тора, дип белдерде.

«Дөньядагы глобаль вәзгыятьтән күренгәнчә, дөнья беренче, икенче һәм өченче дулкыннар аша үтте. Кайбер континентларда авыручылар саны арта бара, глобаль итеп әйткәндә, безнең дүртенче дулкын алдында торуыбыз бик мөмкин», — дип җиткерә аның фикерен федераль басмалар.

Галим әйтүенчә, «омикрон» тизрәк таралу үзлегенә ия булуы белән башка штаммнардан аерылып торырга мөмкин. Кабул ителгән дәвалау ысуллары, шул исәптән вакцина яңа штаммга карата нәтиҗәле булырга тиеш. Коронавирусның яңа штаммы барлыкка килү бөтен дөньяда паника тудырырга тиеш түгел, дип белдерә ул.

Бөекбританиядәге икенче бер галим — Оксфорд университеты профессоры Эндрю Поллард, киресенчә, «омикрон» пандемиянең яңа дулкынын булдырмас дип саный. Коронавируска каршы торырлык вакциналар булуы дүртенче дулкынга юл куймас, дип ышана галим.

«Вакцина ясаткан халык арасында пандемиянең былтыргы кебек яңадан көчәю ихтималы бик түбән. Хәзер ясый торган вакцина җитди авыруның яңа вариантына каршы тора алыр дип ышанабыз. Моның чынлап та шулай икәнлегенә инаныр өчен безгә берничә атна көтәргә туры киләчәк», — дип җиткерә профессорның сүзләрен федераль мәгълүмат чаралары. 

Яңа штамм безнең өчен әлегә табышмак

«Әлегә җитди мәгълүматлар юк. Җитди хезмәтләр ике-өч атнадан да иртәрәк әзер булмас әле, шул вакытта ни дә булса әйтеп булыр», — дип ассызыклады микробиолог Павел Зеленихин.

Галим сүзләренчә, әлегә тема буенча экспертлар фикере һәм төрле борчылулар гына тарала.

«Дөрестән дә, геномдагы нуклеотидларның тәртибен анализлаганнан соң, яңа штаммның без күргән алдагы версияләрдән нык аерылып торуын күрәбез. Бәлки, ким дигәндә, ул тизрәк йогадыр, моны тикшерергә кирәк. Әмма моның чынлап та шулай булуына ышанырга җирлек бар», — дип аңлатты галим. 

Биология кафедрасы доценты әйтүенчә, Африка илләрендә яңа штаммның тиз арада элеккеләрен кысрыклап чыгаруы билгеле булган. Павел Зеленихин билгеләгәнчә, шул ук Көньяк Африка Республикасында авыруларның күпчелеге шул «омикрон» белән чирли икән.

«Бу вирусның язмышы кызыклы дияр идем. Әлеге варианты, бәлки, башкалары кебек килеп чыкмагандыр, әлегә моны төгәл әйтү авыр. Бәлки, ул иммунодефицитлы бер кешедән килеп чыккан штаммдыр, шулай булуы бик мөмкин. Тагын башка версияләр дә бар», — дип нәтиҗә ясады микробиолог.

Новосибирскида Роспотребнадзорның «Вектор» үзәгендә SARS-CoV-2ның яңа вирусы турында шөбһәләрен белдерәләр, дип җиткерә ТАСС.

«Омикрон» варианты <…> S-аксым генында күпсанлы мутацияләргә ия. <…> Яңа геновариантка хас булган мутацияләрнең кайберләренә иммун җавабыннан читләшү хас», — дип билгеләгән белгечләр.

Шулай итеп, тикшеренүчеләр фикеренчә, «яңа вариант чынлап та җитди шөбһәләр тудыра, аны кичекмәстән төрле яклап өйрәнү зарур». 

Коронавирус ничек тарала?

Татарстанга «дельта» штаммы кергәч, табиблар яңа мутациянең «ухань» төренә караганда көчлерәк авыру китереп чыгаруын күрде.

«Омикрон» штаммы «дельта»дан куркынычрак булырмы — әлегә билгесез.

 «Эш шунда ки, вирус яңа хуҗа организмына үтеп кергәч, гадәттә, вакыт узу белән йогышлылык үзлеге арта, ә үлемгә китерү ихтималы кими. Әмма бу ике процесс бертигез бармый, чир йогу үзлеге арту тизрәк һәм көчлерәк бара. Шуңа да тизйогышлы вариантлар тизрәк барлыкка килә», — дип аңлатты галим.

Үлемгә китерү ихтималы исә тора-бара кими, чөнки вируска үзен йөртүче организмны тиз арада үтерү отышлы түгел, киресенчә, үзен йөртүче организм аны мөмкин кадәр күбрәк таратуы кирәк. 

«Омикрон» штаммы Россиядә инде булырга мөмкин

«Башка штаммнар кебек үк, монысы да Россиядә инде булырга мөмкин, әмма без аны әлегә тапмадык. Чөнки дельта турында сөйли башлагач та, ул штамм бездә күренә башлаган иде», — дип саный КФУ микробиологы.

Элегрәк шул ук фикерне сенатор Владимир Круглый да җиткергән иде.

«Омикрон» штаммы Россиядә инде бардыр. Аны Мисырга барган ватандашларыбыз таратырга мөмкин», — диде РФнең атказанган табибы.

Федерация Советы әгъзасы коронавирусның «омикрон» вариантын өйрәнгәнче Мисыр белән авиаэлемтәне туктатып торырга өндәде.

Әмма якшәмбе көнне Роспотребнадзор илебездә әлеге штаммның әйләнеше турындагы мәгълүматны кире какты, Роспотребнадзор Эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының кеше авыруларын диагностикалауның яңа методларын эшләүнең фәнни төркеме җитәкчесе Камил Хафизов яңа «омикрон» штаммы йоктыру очраклары Россиядә әле ачыкланмавын әйтте, дип җиткерә РИА Новости.

«Якшәмбегә кадәр „омикрон“ штаммы Россиядә табылмады», — дип ассызыклады санитар оешма вәкиле.

Шул ук вакытта белгеч коронавирус геномнарын тикшерү буенча актив эш баруын, шул исәптән соңгы арада чит илләрдә булып кайткан пациентларның тикшерелүен әйткән иде. 

Вакцинация һәм яңа чикләүләр

«Омикрон» штаммына каршы яңа көрәш чаралары уйлап табарга кирәкми, дип саный микробиолог.

«Социаль дистанция, маскалар, QR-кодлар — әлеге чаралар нәтиҗәле эшли. Чагыштыру өчен: хәзеге вакытта кулланылган чаралар швейцар сыры сыманрак — аерым алганда һәр кисәк тишекле, әмма бөтен кисәкләрне бергә җыйсак, сыр аркылы берни дә үтә алмый. Вируслар белән дә нәкъ шундый хәл», — дип фикерен белдерде галим.

Берничә чара берьюлы бергә яхшы эшли, Covid-19га каршы калкан хасил итә.

Павел Зеленихин белдерүенчә, коронавирусның яңа вариантыннан вакцинация начаррак саклар дигән шөбһә дә бар.

«Әмма вакцинация бөтенләй дә сакламаячак дип уйлау — ялгыш фикер. Чөнки антитәнчекләрнең төрләре бик күп, „иске“ вакциналар ярдәмендә барлыкка килгән антитәнчекләр барыбер саклаячак, бары тик вирусның яңа штаммына каршы бераз көчсезрәк булырга мөмкин. Вакцинопрофилактика — көрәшнең мөмкин булган бердәнбер чарасы», — дип ышана Зеленихин.

Коллектив иммунитет барлыкка килү — хәзерге вакытта төп бурыч. Моның өчен тагын да күбрәк халыкны вакцинацияләргә, вакыты җитү белән кабат вакцинация ясатырга килергә кирәк. 

ТАСС язганча, инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб коронавирусның яңа штаммы аркасында Россия 28 ноябрьдән Гонконгта һәм Африканың көньягындагы 9 илдә яшәүчеләргә безнең илгә керүне чикләве турында хәбәр иткән.

2021 елның 28 ноябреннән Көньяк Африка Республикасы, Ботсвана Республикасы, Лесото Корольлеге, Намибия Республикасы, Зимбабве Республикасы, Мозамбик Республикасы, Мадагаскар Республикасы, Эсватини Корольлеге һәм Берләшкән Танзания Республикасы, шулай ук Кытайның Гонконг махсус административ районында яшәүче чит ил вәкилләренә Россия территориясенә керү тыела.

Шулай ук тыюлар соңгы ун көндә күрсәтелгән территорияләрдә булган чит ил гражданнарына да кагыла. Ростуризм әлеге карар турында туроператорларга да хәбәр итәргә тиеш.

Үз чиратында Африканың көньягы, Кытай, Израиль һәм Бөекбританиядән кайтучы Россия гражданнары коронавируска экспресс-тест узачаклар.

Моннан тыш, 2021 елның 15 апреленнән Танзания белән авиаэлемтә туктатылган иде, әлеге чикләү 2022 елның 1 февраленә кадәр озайтылды.

Хәзерге вакытта Россиядә Covid-19 вирусының яңа «омикрон» штаммы барлыкка килү белән бәйле яңа чикләүләр кертелү ихтималы өйрәнелә. Бу хакта Россия тышкы эшләр министры урынбасары Евгений Ивановка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Аңлавымча, Татьяна Алексеевна Голикова җитәкчелегендә оператив штабның утырышы соңгысы булды, җомга көнне анда ниндидер карарлар кабул ителде. Оперштаб алар турында хәбәр итәр», — дип белдерде Россия тышкы эшләр министры урынбасары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100