Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб Гөлфирә Кәлимуллина: «Диета белән мавыгу кызларның ана булу мөмкинлеген киметә»

Ябыгу теләге хатын-кызлар сәламәтлегенә нинди зыян салырга мөмкин? 40тан соң бала табуның нинди үзенчәлекләре бар? Ханымнарны борчыган күп сораулар турында Казанның 7нче хастаханәсе гинекология бүлеге мөдире Гөлфирә Кәлимуллина белән сөйләштек.

news_top_970_100
Табиб Гөлфирә Кәлимуллина: «Диета белән мавыгу кызларның ана булу мөмкинлеген киметә»
Рамил Гали

Сез 2000 елдан хатын-кызлар табибы булып эшлисез: шактый вакыт үткән, зур тәҗрибә туплагансыз. Шушы дәвердә табиб эше җиңеләйдеме, авырлаштымы? Сез эшләгән өлкәдә нинди үзгәрешләр аеруча игътибарга лаек?

21 ел — шактый озак вакыт. Бер сүз белән генә җиңел яисә авыр дип әйтү дөрес булмас. Җиңел ягы да бар аның: мәсәлән, диагностика, җиһазлар бик камилләште, нинди анализ кирәк — барысын да ясап була башлады. Әмма авыр ягы да бар: хәзер пациентлар «авыррак», халык ешрак һәм көчлерәк авырый.

Мәсәлән?

Хәзер диагноз кую бик катлауланды. Мәсәлән, 10-15 ел элек булган вазгыятьтән мисал китерә алам: әйтик, хатын-кызда аналыктан тыш йөклелек (внематочная беременность) булганын аңа 3-4 сорау биреп кенә дә, өстәмә анализлар ясамыйча ачыклап була иде. 90% пациентларда диагнозны шулай ачыклый идек. Хәзер пациентларның 10 процентына гына сораштыру нәтиҗәсендә диагноз куеп була.

Бу нәрсә белән бәйле икән?

Охшаш авырулар күбәйде. Яшьләрдә менструаль цикл бозылу очраклары күп. Моның сәбәбе — кызларның диеталар тоту белән мавыгуы, инфекцияләрнең күбәюе.

«Пациентларның „Балага уздым!“ — диюләреннән бөтен дөнья үзгәрә»

Һөнәрегезне бик яратасыз дип беләм.

20 елдан артык табиб булып эшләп тә, әйтә алам: әгәр һөнәрне бүген сайласам, бүтәнгә өстенлек бирмәс идем. Бары тик шушы һөнәрне генә сайлар идем. 2018 ел гомерлеккә истә калды. 31 декабрьдән башлап, нинди генә бәйрәм булмасын — балаларның туган көнеме ул, 8 Мартмы, Табиблар көнеме — нәкъ шул бәйрәм көннәрендә миңа берәр пациент шалтыратып, «Мин авырга уздым, тест уңай», — дип әйтте. Бер ел буе шулай булды. Әле хәтерлим: 1 сентябрь бәйрәме җитте, мин инде күнегелгән гадәт буенча көтәм, тик һаман беркем шалтыратмый. Бүген беркем шалтыратмас микән дип көтеп торам. Ниһаять, кич бер пациентым шалтыратты! Аларның: «Балага уздым!» — диюләреннән бөтен дөнья үзгәрә!

Пациентларым балага уза, бала тудыра, аннан соң миңа балаларның фотоларын, мәктәптә ничек укыганнарын, мин тудырган балаларның балаларының фотоларын җибәрәләр. Шундый зур шатлык!

Өлкән яшьтәге апаларга да операцияләр ясыйм. Алар, гадәттә, бик ояла. Ә операциядән соң яныма килеп, елый-елый рәхмәтләр укыйлар. Рус апалары иконалар алып килә, татар әбиләре догалар кыла. Бу иң зур рәхмәт билгесе.

Бер хәл бигрәк тә истә калды. 8 Марттан соң 1-2 көн узгач булган хәл бу. Бер әби, юлымда туктатып, миңа букет бирде. Ул букетта бер чәчәге озын, берсе кыска, берсе сынык иде. Тик ул аны дөньядагы иң матур букет итеп бирде. Мин, ординаторскийга кергәч, чәчәкләрне тигез итеп кистем, суга куйдым. Беләсезме, шул букет бер ай торды! Мин аны иң олы бүләк дип кабул иттем.

Минем ике балам бар һәм үземне начар әни дип уйлыйм (көлә — ред.). Чөнки авырулар, хирургия турында уйлый башласам, башка кеше турында бөтенләй исемә төшермим.

Хәтта шундый очрак булды. Операция вакытында кызым шалтырата. Анестезиологлар трубканы алды да, минем колакка телефонны куйдылар. «Нәрсә булды, кызым?» — дигәч, кызым миннән сорый: «Без бүген мәктәпкә барабызмы соң?» — ди. Онытканмын баланы мәктәпкә илтеп кайтырга!

Табиб юлыннан китүемә бер минутка да үкенмәдем.

Һөнәрне сайлаган мизгелләрне искә төшерик әле…

Безнең күршедә Раиса Александровна исемле гинеколог яши иде, ул вафат булганда мин әле мәктәптә дә укымый идем. Ләкин ул эталон иде. 5-6 яшьлек вакытта аңа кызыгып, «мин үскәч гинеколог булам», дия идем.

Башка һөнәр турында уй беркайчан да булмады.

Мин көн дә иртән торып, бик теләп һәм рәхәтләнеп эшкә барам. Бер вакытта да, бер тапкыр да үземне мәҗбүриләргә туры килмәде.

Балага уза алмаган хатын-кызларның күңеле төшкәндә, өмете өзелгәндә, инде булмас кебек дип тоелганда аларга нәрсә дип әйтәсез?

40 яшькә кадәрге хатын-кызларга әйтә торган сүзем: «Сезнең иң яхшы юлдашыгыз — яшегез». Яшьләрнең шанслары һәрвакыт күбрәк. 45 яшьтән соң килгән хатын-кызларга, әгәр балалы булсалар, сорау бирәм: «Тагын бала табу сезнең өчен никадәр мөһим?» Аннары инде дәвалау өчен нинди алым кулланырга кирәген ачыклыйбыз.

Балага уза алмаган хатын-кызлар берникадәр вакыттан минем дусларга әйләнәләр. Аларны психологик яктан әзерләүгә зур игътибар бирәм. Йөклелек бит ул шундый әйбер: зарыгып көткәндә барып чыкмый. Балага узу өчен йөклелеккә әзерләнергә һәм өзгәләнеп көтүдән туктарга кирәк дип саныйм. Ә көткәннәр ничек көтмәсен инде? Шуңа да миңа еш кына хәйләләргә туры килә. Тикшерү вакытында күрәм: бу айда ханым балага узарга мөмкин, бөтен параметрлар туры килеп тора. Тик мин моны аңа әйтмим. Анализларыңны карадым, бу айда булмый әле, ял итәбез, диям. Моны ишеткәч, хатын-кыз киеренке халәтеннән котыла. Һәм бу алымны кулланганда 80 процент пациентым балага уза. Күремнәре тоткарлангач, миңа шалтыраталар. «Әйдә, тест ясыйк, ХГЧ анализы тапшырыйк», — дип тәкъдим итәм. Сез бит бу айда булмый дидегез, дип аптырыйлар. Соң, мин бит аны сез киеренкелектә яшәмәсен өчен әйттем, диям (көлә — ред.) Шатлыклары эчләренә сыймый, бу айда шундый тынычландым, көтмәгән идем, дияләр.

Чыннан да шундый бәйләнеш бар, әйеме?

Бик нык бәйләнеш!

Бу бәйләнешне ничек аңлатыр идегез?

Стресс, киеренкелек процесска нык комачаулый. Иң беренче чиратта, менструаль цикл бозыла, күремнәр югалырга мөмкин. Күремнәр югалгач, күкәйлекләрдә кисталар барлыкка килергә мөмкин. Менструаль цикл бозылу, күкәйлекләрнең дөрес эшләмәве балага уза алмау китереп чыгара.

Безнең бик күп хатын-кызлар көндез дә, төнлә дә эшлиләр. Төнге йокы бозылу күкәйлекләр эшчәнлеге өчен бик зур проблема. Әгәр миңа балага уза алмаган, төнлә эшләгән пациентка килә икән, мин аңа көндезге эшкә күчегез дип кенә әйтәм. Проблемаларны хәл итү өчен кайвакыт шул да җитә.

Әмма монда стрессны стресстан аерырга кирәк. Стрессыз беркем дә яшәми. Стресска чыдам хатын-кызлар бар һәм стрессны кичерә алмаган хатын-кызлар бар. Хатын-кызларда көндәлек стресс була, ул аңа ияләшә, аннан тайпылыш булмый. Кинәт килеп чыккан стресс та була, ул шундук бөтен системага тайпылыш бирә. Хроник стресс әкренләп резервларны киметә.

Гөлфирә Нурсәидовна, интернетта хатын-кызлар форумнарында сезнең турында җылы кайтавазлар күп. Үзегез аларны күзәтеп барасызмы?

Укыганым юк дисәм, дөрес булмас. Балаларым күзәтеп бара, миңа җиткерәләр. Кайтавазлар интернет-приемныйга, клиника җитәкчелегенә дә килә. Шул кайтавазларны укып, Костромадан бер пациент килгән. Мең чакрым юл үтеп! Ә нигә минем янга килдегез, якынрак юк идеме, дип сорадым. Ә мин интернеттан укып килдем, ди.

Мәскәү, Краснодар, Волгоград… Россия буенча төрле-төрле шәһәрләрдән килүче ханымнар бик күп. Барысы да диярлек интернет-кайтавазлар буенча килә.

Сезгә приемга ничек эләгеп була дигән сорау бирсәм, бу дөрес булыр микән? Теләсә кайсы көнне килеп кереп булмый бит…

Кабул итү сәгатьләрем — дүшәмбе, сишәмбе икедән өчкә кадәр.

«Диеталар белән мавыгу кызларның сәламәтлегенә зур зыян сала»

Хәзер күп кызлар диеталар белән мавыга. Дөрес, диеталарның да төрлесе бар — аксымлы һәм аксымсыз, углеводлы һәм углеводсыз һ.б. Хатын-кыз сәламәтлегенә тәэсир итәрдәйләре ниндиләр?

Башта гомумән ризык турында бер-ике сүз әйтәсе килә. Безнең төбәктә үсә торган бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, сарымсак, алмада бөтен витаминнар бар. Чит илләрдә үсә торган яшелчәләрдә дә витаминнар күптер, тик аларны безнең организм озак үзләштерә. Безнең ферментлар буыннан-буынга күчеп барган, күнегелгән ризык үзләштерүгә яраклашкан.

Әгәр хәзер без иртән фейхоа, ананас ише, үзебездә үсми торган ризыклар ашый башласак, аларның файдасы кимрәк булачак.

Ризык турында сөйләгәндә, фастфуд турында да әйтми калдыра алмыйм. Бөтен яшьләр «Макдоналдс», «КFС»да туклана, кока-кола һәм ярымфабрикат ашый. Яшьләр генә түгел, олырак кешеләр дә өйдә ризык әзерләми, ярымфабрикат сатып ала. Аларда нәрсә барын беркем беркайчан дөресен белмәячәк. Ризык бозылмасын, тәмле булсын, кешенең тагын аны ашарга теләге булсын өчен аларга өстәмә нәрсәдер салалар, шуңа кешенең аны кабат-кабат ашыйсы килә. Фастфуд матдәләр алмашына нык йогынты ясый, гормоннарга тәэсир итә.

Яшьләр аш ашамый хәзер, өйдә пешерелгән икенче ризыкны да бик әз ашыйлар.

Яшь кызлар холестеринның мәгънәсен аңламыйча, гипохолестеринлы диеталар белән мавыга. Ә күкәйлекләр нормаль эшләсен өчен холестерин кирәк, стероид гормоннарның башлангычы — холестерин. Хайван майларыннан баш тартып, үсемлек майларына гына күчкән яшьләрдә холестерин җитеп бетми, чөнки ул хайван майларында гына була.

Тагын бер зыян — аксымлы дип аталган диеталардан. Кибеттә сатылган тавыкта гормоннар һәм антибиотиклар күп. Әйе, тавык ите аксымлы, ләкин аның файдасына караганда зыяны күбрәк. Аксымлы диетада кибеттән тавык ите, тавык йомыркасы ашаган кызлар зур зыян күрә.

Шул ук сүзне креветкалар турында әйтер идем. Әгәр креветкалар диңгездән тотылган булса, әлбәттә, ул файдалы. Әгәр дә инде алар ясалма рәвештә үстерелгән икән, составында гормоннар һәм антибиотиклар күп.

Аннары, аксымлы диеталар белән мавыгу бавырга, бөергә йөкләнеш бирә.

Кеше гади ризык ашарга тиеш. Шул вакытта ул беркайчан да симез дә булмаячак, бөтен җире дә дөрес эшләячәк.

Ә фитнес ничек?

Бик файдалы. Хәзер күп кешенең профессиясе аз хәрәкәтле. Кеше көненә ун мең адым атларга тиеш. Сәламәт булсын, варикоз, тромбозлар булмасын, бөтен мускуллар эшләсен, тукымалар кислород белән туенсын өчен, һичшиксез, физик йөкләмә кирәк.

Тик физкультура һәм спорт ябыгу, «сушка» максатыннан файдалы түгел. Хатын-кызларның гәүдә авырлыгының критик массасы дигән төшенчә бар, әгәр авырлык шуннан түбән булса, күрем юкка чыга, күкәйлекләр эшләми башлый. Балага уза алмау да шуннан килеп чыга.

Бу проблема бүген актуальмы?

Бик актуаль.

90-60-90 параметрлары — безгә тагылган «матурлык» стереотибы. Психологлар да чаң суга: күп хатын-кызлар шуннан зыян күрә, чөнки аларга үзләрен гел башкалар белән чагыштырырга туры килә, стресс кичерәләр, диләр. Безнең әниләр табигый рәвештә яшәгән, табигый формада картайган, сез әйткән гади ризыкларны ашаганнар. Хәзерге хатын-кызлар бертуктаусыз ябыгу турында уйлап йөриләр.

Килешәм, җәмгыятькә матурлык эталонын тагалар. Әз генә формалары булган хатын-кызлар, миңа калса, матуррак.

«Интернет укып „дәваланганнан“ соң пациентлар безгә өзлегүләр белән эләгә»

 Кызларны ничә яшьтән гинекологка күрсәтергә кирәк һәм нинди даимилектә?

Хәзерге вакытта бик күп кызларның 11-12 яшендә күремнәре башлана. Гинеколог белән беренче очрашу шуңа кадәр булырга тиеш.

Хәзер интернет тулы мәгълүмат: кешеләр интернетны ачалар, үзләренә диагноз куялар, дәвалану билгелиләр. Сезнең практикада да шундый күренешләр бармы?

Минем практикада мондый очраклар бик күп. Интернетта әллә нәрсәләр тәкъдим итәләр. Аннан соң бу пациентлар безгә төрле өзлегүләр белән килә.

«Хатын-кызга бала комачауламый»

Иң истә калган пациентларыгыз турында сорыйсым килә.

20 елда ничә пациентым булды, мин аларның бөтенесен хәтерлим. Бер вакыйганы исә аерым сөйлисем килә. Безнең бүлеккә бик авыр хәлдәге бер хатын-кызны китерделәр. Төне буе операция ясадык. Аннан берничә көн хастаханәдән бөтенләй китмәдек дип әйтсәм дә була, берничә көн ул авыруның янында яшәдек. Шул хатын-кыз ике атнадан үз аягында хастаханәдән чыгып китте.

Берничә айдан шул хатын-кызны күргәч, икәү кочаклашып еладык! Исән-сау калган пациентларны күрү шундый зур шатлык.

Балага уза алмыйча бик озак азапланган һәм максатына ирешкән хатын-кыз турында да сөйләгез әле.

Иң истә калганы бер генә түгел, тик сез сорау биргәч иң беренче булып кем искә төште, шуны сөйлим.

Ул ханымның беренче баласы мәктәпне бетергән елны ул икенче бала табарга теләде. Кырыкны узган иде инде. Мин аннан: «Ник син 40 яшькә кадәр уйламадың соң?» — дип сорадым. Ул миңа үз тарихын сөйләде. Аның апасы ире белән автомобиль һәлакәтенә эләгеп һәлак булган, ике балалары калган, алар садик балалары гына булган. Ул шушы ике баланы үзенә алып тәрбияләп үстергән. Мин кулымнан килгәнне эшләдем, үстердем, нәрсә кирәк — бирдем, хәзер минем бала табасым килә, диде ул.

Без аның белән максат куеп, нык тырыштык. Ике елдан ул ир бала тапты. Хәзер 10 яшь аңа, «бишле»гә генә укый.

Хатын-кызларның 40 тирәсендә тагын бала табасы килә башлый, ләкин күпләре туктап кала — үстереп бетерә алмам, авыр булыр дип куркалар. Алар белән ничек эшлисез?

Европа һәм Америкадан безгә 40тан соң гына бала табу модасы керде, имеш, башта карьера, уңышлы тормыш атрибутлары, фатир, машина, вазифа һәм башкалар. Болар дөрес түгел. 37 яшьтән соң күкәй күзәнәк үз сыйфатларын үзгәртә һәм генетик яктан сәламәт булмаган балалар туарга мөмкин. Карьерага да, матур тормышка да балалар комачауламый, моңа мисалларны күп китерергә була. Ә башта матур тормыш төзергә теләгәндә, шушы вакыт эчендә бик күп авырулар барлыкка килә, инфекцияләр балага уза алмауга һәм йөклелек белән проблемаларга китерә.

Мин бөтен кешене дә һәрвакыт вакытында бала табарга кирәк дип күндерәм.

Шулай да вакытында бала табып та, 40 яшьтә тагын теләсәң?

Халыкта шундый фикер йөри — йөклелек яшәртә, диләр. Мин йөклелек яшәрткән бер генә хатын-кызны да белмим. Бәлки тышкы кыяфәте яшәреп китәдер, әмма сәламәтлек буенча бер генә яшьтә дә йөклелек беркемне дә яшәртми, бу чорда бөтен хроник авырулар кискенләшә. Мин бу очракта сәламәтлек ягыннан үз фикеремне әйтергә тиешмен.

45 яшьтә бала тапкан хатын-кызның баласы мәктәпне бетергәндә әти-әнисенә ничә яшь була? Ул балалар бик иртә әтисез һәм әнисез калачаклар. Бу шәхсән минем фикер. Теләсә кайсы яшьтә дә әти белән әни кирәк, олыгайган саен алар тагын да якынрак, бик кирәк. Без яшь чагында алардан бәйсез булырга телибез, әмма бу хис бик тиз уза. Без бәйсезгә әйләнгәч, киресенчә, әти-әниләргә ныграк тартылабыз. Ә соң туган балаларның мондый шансы юк.

50 яшьтә бала тапкан хатын-кызларның балаларына 20 яшь булганда, аларга инде 70 була. Бу нюанс бик мөһим. Әмма олыгаеп бала тапкан хатын-кызларның бик мөһим плюсы бар — алар инде тормышта бөтенесен үткән, алар балаларына шулкадәр мәхәббәт бирә! Аларның балалары шундый яратылган, шундый бәхетле!

Гинеколог һөнәренә кайтып шуны әйтәм: бер генә параметр белән булмый, хатын-кызны тыңларга, сәламәтлеген тикшерергә кирәк. Шуңа күрә дөрес киңәш алу өчен, хатын-кыз гинекологка ышанырга һәм үзенең бөтен проблемалары турында дөресен сөйләргә тиеш.

Йөклелеген өзәргә дип килгән хатын-кызлар белән ничек сөйләшәсез һәм сезнең тәҗрибәдә аларны бу фикердән кире кайтарган очраклар бармы?

Бүгенге көндә мин шундый бәхетле гинеколог — үз теләге белән аборт ясарга теләгән хатын-кызлар минем янга килмиләр. Ә элек мин ул проблема белән көн дә очраша идем. Беренче килгән көнне сөйләшү — ничә яшь, кияүдәме, гаиләсе бармы, кем белән яшиләр, укыймы, эшлиме? Аборт ясатмау өчен, кайсы ягына басым ясарга икән дип мин бөтенесен сораша идем.

Йөклелекне саклап калырга күндермәгән очраклар да булды. Мәсәлән, хатын-кыз килә, аның социаль статусы түбән — тулай торакта яши, ире юк, биш-алты баласы бар, үзе беркайда да эшләми, эчеп йөри. Андый хатын-кызларны бүтән балага узмасын өчен чаралар күрергә чакырдык. Ул хатын-кызларны күндереп булмый, аларның анализлар җыярга да мөмкинлеге юк. Без алар артыннан үзебез чабып йөри идек, «Әйдәгез, канны тапшырыйк, моны бирик», — дип кулларыннан тотып йөрттек.

Йөккә ялгыш узган студент кызлар да күп килде. Мин аларга: «Табыгыз, балагызны роддомда калдырган очракта да аны алырга теләгән кешеләр булачак», — дия идем. Баладан баш тартып, калдырып чыгучылар 1-2 генә булды, калганнар барысы да балаларын үзләре белән алды. Кайберләре ул вакытка бөтен мәсьәләләрен хәл иттеләр, гаилә кордылар. Гаилә кормаган кызлар да балаларын ташлап калдырмады.

Тагын бер хатын-кыз исемә төште. Атнасына 3-4 мәртәбә килә иде яныма, аборт ясагыз, дип. Мин аны көн дә кире күндерергә тырыша идем. Ул ике ай йөрде минем янга, кайвакыт һәр көнне килә иде… Аның кызы хәзер 10 яшьтән узды инде. Ул кызының туган көнендә ел да миңа чәчәк җибәрә. Шундый сүзләр яза ул миңа, бөтен тормышым бары тик шушы бала аркасында үзгәрде, ди.

Соңгы сорау. Сез балачактан ук табиб булырга хыяллангансыз. Бүгенге көндә бөтен хыялларым чынга ашты дип әйтә аласызмы?

Бөтен хыялларым әле чынга ашмады. Минем хыялым — яхшы табиб булу. Яхшы табиб булу өчен көн дә укырга, өйрәнергә кирәк. Хәзер медицина бик тиз үзгәрә.

Хәзер күп конференцияләр онлайн уза, язмаларын тыңларга була. Вакытың юк икән, соңрак тыңларга мөмкин. Кич белән ашарга әзерләгәндә кабызам да үземә кызыклы темаларны тыңлыйм. Конференцияләр, вебинарлар тыңлаганда һәрвакыт ниндидер яңалык беләм.

Әгәр табиб мин барысын да беләм дип әйтә икән, димәк, ул эшләүдән арыган. Әгәр эшләргә телисең икән, хыял көн дә артып торырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100