Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус нәтиҗәсе: Казан зиратларында гаиләләре белән җирләнүчеләр бар

Зират хезмәткәрләре Covid-19 аркасында үлгән кешеләрне җирләүдән баш тартамы? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казан зиратларына барып, үлүчеләрнең саны артканмы-юкмы һәм моны коронавирус пандемиясе белән бәйлиләрме икәнен ачыклап кайтты.

news_top_970_100
Коронавирус нәтиҗәсе: Казан зиратларында гаиләләре белән җирләнүчеләр бар
Владимир Васильев

«Монда урын юк!»

Беренче булып кергән урыныбыз — «Коры елга» зираты. Ул Казаннан чыгу юлында урнашкан, тулысынча диярлек тулган. Монда да яңа каберләрне күреп була, күмү даталарының күбесе быелның август-сентябрь айларына туры килә.

«Безнең зиратыбыз ябык. Монда яңа урыннар юк. Кешене үлгән туганы урынында күмәргә мөмкин, әгәр дә ул 15 ел элек күмелгән икән», — дип сөйләделәр зират администрациясендә.

Зиратның үзәк аллеясы буйлап үткәндә, без берничә дистә яңа кабер санадык. Мәрхүмнәрнең яше — 70тән 90 яшькә кадәр.

 Үлүчеләр саны артты

«Курган» яңа зираты М7 трассасында урнашкан, ул 2020 елда ачылган һәм 150 мең урынга исәпләнгән. Бер төркем яңа каберләргә игътибар итми мөмкин түгел. Аларның күбесе күптән түгел генә – бу елның сентябрь-октябрендә барлыкка килгән. Бөтен гаиләләре белән күмелгән кешеләр бар. Каберлекләргә батырылган такталардагы даталарны тикшерәбез — яшьләр бик күп, кайберләренең яше утыздан чак кына артып киткән.

«Соңгы ел ярым эчендә үлүчеләрнең саны чыннан да арттымы?» — дип зират эшчеләреннән сорыйбыз?

«Бездә ниндидер бүлү юк. Кешенең нинди чирдән үлүенә карамастан, коронавирустан яки башка авыруданмы, барысы да янәшә күмелә. Безнең бурыч — тиешенчә җирләү. Мәетләр я пакетларга төрелгән (мөселман булса), я ябык табутта (православ булса). Үлүчеләрнең саны артуы хак. Коронавирустанмы, юкмы — анысын төгәл белмибез. Безгә әйтмиләр», — дип сөйләделәр күмү комплексы хезмәткәрләре.

Зират капкасы янында ябык табутлы катафалкны күрәбез һәм аның янында дистәләгән кешегә игътибар итәбез. Алар барысы да битлекләрдә. Якын кешеләренең үлеменә нәрсә сәбәп булды, дип сорыйбыз, бертавыштан җавап бирәләр — коронавирус.

 «Мәетләрне көн саен алып киләләр»

Күптән түгел массакүләм мәгълүмат чараларында Казанның ритуаль хезмәтләр агентлыгының коронавирустан үлгәннәрне күмүдән баш тартуы турында мәгълүмат барлыкка килде. Без берничә күмү-җирләү бюросына шалтыраттык. Коронавирус сәбәпле үлүчеләрне җирләүләре билгеле булды, хәтта якынча бәяне атадылар — уртача 15 мең сумнан башлана.

Җирләү конторы хезмәткәрләре ассызыклаганча, зиратка китерү алдыннан үлгән кешенең гәүдәсе моргта эшкәртелергә тиеш. Күмү-җирләү бюросында үлүчеләрнең саны артуы турында теләмичә генә сөйлиләр. Дөресрәге, бар да авыр гына бер сүзне әйтә — әйе, үсеш бар.

«Күп җирлибез. Мәетләрне көн саен алып киләләр», — диделәр Казанның ритуаль хезмәтләре агентлыкларының берсендә.

 Җирләү бюросы: үлем 40% ка артты

Моңа кадәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казан җирләү бюросы җитәкчесе Радик Мостафинның: «Казанда көн саен 75тән 100гә кадәр кеше күмәләр», - дигән сүзен җиткергән иде. Аның сүзләренә караганда, узган елның ахырында әлеге күрсәткеч алай ук югары булмаган. Мостафин табиб түгел, ләкин ул күпчелек үлемнең сәбәбе коронавирус булуына ышана.

«Үлүчеләр саны, безнең мәгълүматлар буенча, 40% ка арткан. Элек 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр үлә иде, хәзер бу күрсәткеч 45-50 яшьлекләрне колачлый, 35 яшьлекләр дә бар», — дигән иде Мостафин. Республика җитәкчелегенә күптән түгел узган киңәшмәләрнең берсендә тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, 2020 елда 33 меңнән артык татарстанлы вафат булган. 2021 елда, экспертлар фаразлары буенча, 35,8 мең үлем көтелә.

 Ковидтан үлүченәрне күмгәндә чикләүләр юк

Бүген коронавирус инфекциясеннән үлгән кешеләрне күмгәндә бернинди махсус куркынычсызлык чаралары башкарылмый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Аларны гадәти шартларда күмәләр: табут та ябык түгел, йөзне дә ябу тыелмый. Бердәнбер әйбер — мәеткә артык якын килергә, кочакларга, үбәргә һич тә киңәш ителми», — диде республиканың баш санитария табибы.

Марина Патяшина вирус сулыш алган вакытта һава-тамчы юлы белән күчә, дип аңлатты. Мәетне күмгән вакытта, әлбәттә, бу мөмкин түгел, әмма вирус кешенең тәнендә калырга мөмкин, шуңа күрә мәрхүмнең тәненә кагылмаска киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100