Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казах табибы коронавирусны дәвалау ысуллары һәм чирдән куркырга кирәкмәү турында

Коронавирус пандемиясе бөтен дөньяның астын өскә китерде һәм һәр кешенең тормышында иң мөһим көндәлек яңалыкка әверелде.

news_top_970_100
Казах табибы коронавирусны дәвалау ысуллары һәм чирдән куркырга кирәкмәү турында
www.inform.kz

COVID-19 таралу фонында инфодемия төшенчәсе дә барлыкка килде, ягъни вирус турында имеш-мимешләр һәм дөрес булмаган мәгълүмат. Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда вирусның ничек килеп чыгуы һәм дәвалану, профилактика өчен нинди чаралар кулланырга кирәклеге турында бик күп ялган яңалыклар турында фикер алышалар. Профилактика медицинасы академиясе президенты Алмаз Шарман Forbes Kazakhstan нәшире Арманжан Байтасов белән онлайн-интервью барышында коронавирус турында иң киң таралган сорауларга җавап бирде дип яза «Казинформ» агентлыгы.

ПЦР-тестлар ясатмый гына коронавирус белән авырганыңны ничек ачыкларга? Организмда COVID-19 булуын нинди симптомнар белдерә?

 Әгәр бернинди дә симптомнар юк икән, тест эшләтү мәҗбүри түгел, бигрәк тә КТ (компьютер томографиясе) ясатырга кирәкми. Хәзерге вакытта үтәлергә тиешле иң мөһим кагыйдә — паникага бирелмәскә. COVID-19дан тыш, хәзер бик күп кеше салкын тиеп авырый, аллергиядән интегә. 90 процент очракта коронавирус яки бернинди билгесез генә уза, яки кешедә коры ютәл барлыкка килә, сулыш алу авырлаша, күкрәк өлеше кысылган кебек була, хәлсезлек барлыкка килә. Беренче билгеләр барлыкка килү белән үк үз-үзеңне изоляцияләргә кирәк, күбрәк ял итү, күп итеп су эчү мөһим. Кагыйдә буларак, кеше 7-14 көндә терелә.  

Әлбәттә, өзлегүләр дә булырга мөмкин. Моны белү өчен минутына күпме сулыш хәрәкәте (тын алу + сулышны чыгару = бер сулыш хәрәкәте) ясавыгызны санарга кирәк. 12-20 тапкыр норма булып санала, әгәр 25 тапкырдан күбрәк икән, бу организмга кислород җитми дигән билге. Бу очракта шундук квалификацияле медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә яки табиб билгеләмәсе буенча КТ ясатырга кирәк. Үпкәләрнең якынча 30 проценты зарарланса, сырхауханәдә махсус дәвалану узу киңәш ителә.

Үпкәләрнең никадәр зарарлануын белү өчен КТ ясату мәҗбүриме?

 Шушы көннәрдә генә Казахстанның сәламәтлек саклау министры рентген да үпкәләрдәге үзгәрешләрне күрсәтә ала дип әйтте. Әмма тулы картинаны белү өчен КТ ясату киңәш ителә. Шул ук вакытта, әгәр сулышыгыз кысылмый икән, бу процедураны ясатмасагыз да була, чөнки хәзерге вакытта коронавируска тест тапшыра торган урыннар кебек, бу җир дә вирус таралу үзәге булырга мөмкин.

 Коронавирусны өй шартларында дәвалау өчен берничә киңәш бирсәгез иде.

Теләсә кайсы вирусны күзгә күренми торган дошман белән тиңләштерергә була. Әмма безнең «иммун системасы» дип аталган гаять көчле саклаучыбыз бар. Ул бик күп күләмдәге молекулалар ярдәмендә «дошманга» һөҗүм итә. Без иммун системасын стресслардан, борчылулардан, көчле физик йөкләнешләрдән сакларга тиешбез. Спорттан тулысынча баш тартырга кирәкми, әмма хәлсезлек булса, күбрәк ял итәргә, организмга көч китермәскә кирәк.

Шулай ук туклануга да аерым игътибар бирергә кирәк — ул баланслы булырга тиеш, күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга тырышыгыз. Ризыктан ләззәт алырга кирәк, мин — интуитив туклану тарафдары. Үз организмыгызга колак салыгыз, аны «ишетегез». Саф һавада күбрәк йөрергә кирәк. Катгый изоляция кертелгән очракта, мин паркларны һәм үз эшчәнлеген саф һавада алып бара торган башка объектларны ачык калдырыр идем. Минем фикеремчә, бары тик ябык биналарның гына эшен туктатырга кирәк, чөнки нәкъ менә алар коронавирус тарата торган җирләр булып тора.

Һәркемгә дә кымыз эчәргә киңәш итәм. Әмма организмыгыз кымызны кабул итә алмый икән, лимон салып җылы су эчегез, яки С витамины белән комплекс эчәргә була.

Коронавирус кискен үсеш алганда «кан куерырга» мөмкин. Канны сыегайту өчен Baby Aspirin дип аталган Америка препараты бар. Казахстанда бу даруның аналогы — кардиомагнил, аны көненә бер таблетка эчәргә кирәк. Тән температурасы 38 градустан югары булса, парацетамол эчәргә кирәк. Һич кенә дә антибиотиклар эчәргә ярамый, чөнки коронавирус — вируслы инфекция.

 Ә шулай да пневмония барлыкка килгән икән инде, антибиотиклар эчәргә кирәкме?

 Пневмония берничә төрле була, иң киң таралганы — вируслы пневмония. Коронавирус бары тик вируслы пневмония гына китереп чыгара ала. Бу очракта антибиотиклар кабул итү дөрес түгел, чөнки антибиотиклар бактериаль авыруларны дәвалаганда кулланыла. Әмма коронавирус иммун системасына басым ясарга һәм бактериаль инфекция китереп чыгарырга мөмкин. Бу очракта табиб антибиотиклар билгеләргә мөмкин. Шуны онытмагыз, теләсә нинди дару — ул агу. Медицина препаратларын теләсә ничек кулланып, сез бөтен иммун системагызны «утыртып бетерергә» мөмкинсез.

 Күпләр компьютер томографиясенең зыян турында сорый: кеше организмы өчен томография никадәр куркыныч?

 Компьютер томографиясен елга бер-ике тапкыр ясатырга була — моның бернинди дә куркынычы юк. Өстәвенә, заманча җиһазлар радиологик йөкләнешне шактый киметергә мөмкинлек бирде. Шуны гына әйтәсем килә, бер тапкыр КТ ясату Алматадан Нью-Йоркка самолетта очкандагы кебек радиация бирә.

 COVID-19га каршы көрәштә югары нәтиҗәләр күрсәткән дарулар бармы?

 Ике препаратны атый алам: Япониядә җитештерелгән фавипиравир һәм Америкада эшләнгән ремдесивир. Клиник сынаулар вакытында бу препаратлар коронавирусны дәвалауда югары нәтиҗәләр күрсәтте. Миңа шулай ук Британия галимнәренең ачышы да ошады, алар авыр хәлдәге пациентларны дәвалау өчен дексаметазон гормоны куллана башлады. Үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган кешене еш кына үлемгә хөкем итәләр. Әмма дексаметазон куллану күп кенә авыр хәлдәге пациенларга ярдәм итте: аларны ИВЛ аппаратларыннан аердылар һәм алар үзләрен ярыйсы гына яхшы хис итә.

Шулай да, һәрвакыт теге яки бу препаратның тискәре йогынтысы да исәпкә алына. Коронавирусның җиңел һәм уртача авырлыктагы формаларын дәвалаганда Казахстанда дексаметазон куллана башладылар, ә моны эшләргә ярамый, чөнки мондый очракларда организм ялкынсыну белән үзе көрәшә һәм бу процессларны бастырырга ярамый. Шуңа күрә бөтен үзенчәлекләрне исәпкә алып, теләсә нинди даруны бик зур саклык белән генә билгеләргә кирәк.

СOVID-19 белән авырган йөкле хатын-кызларга махсус киңәшләр бармы?

 Йөкле хатын-кызның организмын бик нык зарарлый торган грипптан аермалы буларак, COVID-19 авыруының ничек узуы хатын-кызның йөкле булу-булмавына бәйле түгел. Ягъни, барлык профилактика чаралары һәм дәвалау ысуллары да тәңгәл. Әмма коронавирус инфекциясен һичшиксез табиб-гинеколог күзәтүендә дәваларга кирәк, ул йөкле хатын-кызның организмындагы сыеклык күләмен контрольдә тотачак.

 Балаларда коронавирус инфекциясен дәвалау өчен нинди киңәшләр бирә аласыз?

 Аерым киңәшләр юк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, балалар бу авыруны күпкә җиңелрәк кичерә. Бер яшькә кадәрге балаларны дәвалаганда аеруча сак булырга кирәк, чөнки аларның иммун системалары ахырга кадәр җитлегеп бетмәгән була.

 Кеше коронавирус белән кабат чирли аламы?

 Минем фикеремчә, бер ел дәвамында безнең организм кабат авырмасын өчен антитәнчекләрне тиешенчә эшләп чыгара ала. Шул ук вакытта бер елдан соң нәрсә буласы — билгесез. Мәсәлән, без ел саен грипп очраклары артуны күзәтәбез, чөнки ул мутацияләнә, яки безнең иммун системасы көчсезләнә, шуңа күрә ревакцинация ясарга туры килә. Иммун системасы — катлаулы механизм, ул күзәнәкләрдән һәм антитәнчекләрдән тора, шул ук вакытта антитәнчекләр юкка чыгарга мөмкин, ә күзәнәк иммунитеты кала.

 Вакцинация темасын да күтәрик. Бу мәсьәләдә сезнең фикер нинди?

 Мин «куркыныч» вакциналар гамәлдә булган вакытта, совет чорында ук прививка ясаткан кеше. Шуңа да карамастан, 60 елдан артык яшим әле. Хәзер вакциналар «чиста», алар биотехнологияләр юлы белән җитештерелә. Минем балалар да вакцина ясатты, чөнки моны инфекцияләрдән нәтиҗәле саклану чарасы дип саныйм. Африкада эшләгәндә вакциналар булмауның нәрсәгә китергәнен үз күзләрем белән күрдем. Бу медицинадагы иң югары казаныш һәм без моны файдаланырга тиеш.

 Бу ел ахырына кадәр коронавирустан вакцина эшләп чыгара алачаклармы?

 Клиник сынауларның беренче фазаларында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән вакциналар инде бар. Кытайлар әле гыйнвар аенда ук коронавирусның тулы геномын бастырган иде, шуңа күрә вакцина конструкциясен булдыру ул кадәр үк катлаулы түгел. Вирусның организмда антитәнчекләр эшләп чыгарырга ярдәм итә торган нәтиҗәле фрагментын ачыклау катлаулырак.

Коронавирус белән авырган кешенең организмында нинди тискәре нәтиҗәләр калырга мөмкин?

Коронавирусның симптомсыз яки җиңел формасы еш кына эзсез уза. Әгәр үпкәләрнең 50 проценттан күбрәк өлеше зарарланган икән, кешедә «шрамнар» — фиброз кала. COVID-19 — полиорган авыруы, ул күп органнарны зарарлый, әмма тискәре нәтиҗәләр бары тик үпкәләрдә фиброз рәвешендә генә барлыкка килә. Кызганыч, кешенең үпкәләренең бер өлеше озак вакыт яки яшәү дәвамында дөрес сулый алмаячак.

Эфир ахырында Алмаз Шарман бар кешегә дә сәламәтлек теләде, паникага бирелмәскә өндәде һәм якын арада кешелек бу хастаны җиңәр дигән өмет белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100