Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Игътибар: инсульт»: инсультны ничек ачыкларга һәм авыруга ярдәм итәргә?

21-30 октябрьдә Татарстанда Инсульт профилактикасы декадасы уза. Медицина профилактикасы республика үзәге белән берлектә волонтер-табиблар республика халкы өчен интерактив уздырды. Ел саен уза торган чараның коронавирус инфекциясе таралу чорында ничек үткәрелгәне турында «Татар-информ» язмасында.

news_top_970_100
«Игътибар: инсульт»: инсультны ничек ачыкларга һәм авыруга ярдәм итәргә?
Салават Камалетдинов

Шимбә көнне сәүдә үзәге ишеге янында Казан халкын кызыл форма, битлек-перчатка кигән, кулларына флаерлар тоткан студентлар каршы алды. Алар монда килүчеләргә инсульт профилактикасына багышланган квест-уенда катнашырга тәкъдим итте.

Залның үзәк өлешендәге өстәлләр янында җиде волонтер урнашкан — монда чын медицина станцияләре оештырылган иде. Аларның һәрберсенең үз исеме һәм билгеләнеше бар.

Беренче станция «Мәгълүмат өстәле» дип атала. Монда кешеләр инсульт турында төп белешмәләрне туплый алды. Мәсәлән, алар инсультның баш миенең кан белән тәэмин ителеше бозылу икәнен белде. Шулай ук холестерин төерчекләренең (кеше майлы ризыкларны күп ашаганда барлыкка килә), тромбларның һәм югары кан басымының баш мие тамырларының «дошманы» булуы турында да мәгълүмат бирелде.  

Икенчесе — «Операция бүлмәсе»: катнашучыларга операция ясарга — пазл өлешләреннән сәламәт баш мие төзергә тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта, катнашучы инсульттан зарарланган баш мие сурәтләнгән өлешне табарга һәм аны сәламәтенә алмаштырырга тиеш иде.

Өченче станциядә халыкка йөрәк-кан тамырлары авырулары турында фактлар язылган карточкалар тараттылар. Алар бу карточкаларда язылганнарның кайсы уйдырма, ә кайсы чын икәнен белергә тиеш иде. «Игътибар: инсульт!» — дигән станция янында квест-уенда катнашучыларны волонтер көтеп торды. Ә аның өстәлендә су шешәсе, пластилин һәм шарлар бар иде. Шушы әйберләр ярдәмендә волонтер авыру төрләрен күрсәтте.

«Баш миенә кан сауганда була торган геморрагик инсультны күрсәтер өчен, шарны шартлаганчы кабартабыз. Икенче төре — тромб аркасында барлыкка килгән ишемия инсульты. Моның өчен шешәнең авызын пластилин белән томалап куябыз һәм баш миенең бер өлешенә кан килү тукталганын күрәбез», — диде волонтер.

Алдагы станция — «Кеше сәламәтлегенең сәламәт саннары». Биремнең асылы — рәсемнәрне һәм саннарны бер-берсенә туры китерү. Әйтик «80 һәм 94» — бил әйләнәсе: хатын-кызлар өчен - 80, ә ир-егетләр өчен - 94 нормаль сан. Бу күрсәткечләрне күзәтеп торырга кирәк, чөнки алар симерү турында белдерә. Ә симерү риск факторларының берсе», — дип аңлатты волонтер.

Йомгаклау станцияләре — «Кан басымын контрольдә тот» һәм «Скандинавия йөреше». Бу станцияләргә килүчеләрнең кан басымнарын бушлай үлчәделәр һәм инсульт белән авыру ихтималын киметү өчен дөрес йөрергә өйрәттеләр.

Чувашия дәүләт аграр университетының өченче курс студенты, 20 яшьлек Александр Петров барлык җиде станцияне дә узды. Аңа үзендә инсульт билгеләре булу-булмавын белү кызыклы булган.

«Әгәр кешедә инсульт була икән, аны 4,5 сәгать эчендә коткарып калырга була дип сөйләделәр. Инсульт белән инфарктның аермаларын белдем. Шулай ук инсульт билгеләре турында да сөйләделәр. Әгәр дә якыннарымда һәм дусларымда авыру бар дип шикләнсәм, аларга һичшиксез белгечкә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәчәкмен», — диде ул.

«Хәзер әти-әниемә ярдәм итәчәкмен, — дип елмая ул. — Аларны спорт белән шөгыльләнергә, кан басымын үлчәп торырга һәм зыянлы ризыкларны күп ашамаска мәҗбүр итәчәкмен. Өченче станциядә баш мие пазлын төзедем. Хәзер аның ничек эшләгәнен беләм. Гомумән алганда, миңа барысы да ошады».

«Бер атна эчендә бөтен республика буенча 100гә якын волонтер акциядә катнашачак»

21-30 октябрьдә Татарстанда Инсульт профилактикасы декадасы уза. Шул сәбәпле, волонтер-табиблар һәм Медицина профилактикасы республика үзәге интерактив оештырган. Анда катнашучыларга авыру, аның төрләре һәм билгеләре турында уен формасында мәгълүмат бирелә.

«Бу чара, халыкка авыру турында, вакытында ярдәм итү өчен инсультның беренче билгеләрен ничек ачыкларга икәне турында гади телдә аңлатуга юнәлдерелгән», — диде Татарстан Республикасында «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Анна Макарова.

Анна Макарова сүзләренчә, бүгенге эпидемиология вазгыяте аркасында профилактика чараларын онлайн-режимга да күчергәннәр. Моның өчен волонтерлар видеороликлар төшергән, постлар язган.

«Хәзерге эпидемиологик вазгыятьтә интернет-порталларга һәм социаль челтәрләргә таяначакбыз, ә алга таба акцияләр шәхси катнашуда да узачак», — диде ул. Волонтер-табиблар хәрәкәте булган республика шәһәрләрендә — Буада, Бөгелмәдә лекцияләр, мастер-класслар уздырылачак. Тулаем алганда, йөзгә якын волонтер-табиб җәлеп ителәчәк.

Искәртеп үтик, инсульт профилактикасы буенча акция Татарстанда 2015 елдан бирле уздырыла. Файдаланылган барлык материаллар да Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм хупланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100