Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда медиклар Италия забастовкасына чыкты: «Безне ишетмәүләреннән арыдык»

Башкортстанда медиклар Италия забастовкасы игълан итте Соңрак аларның профсоюз вәкиленә эш ачарга теләделәр.

news_top_970_100
Башкортстанда медиклар Италия забастовкасына чыкты: «Безне ишетмәүләреннән арыдык»
  • Италия забастовкасы - кешеләрнең җитәкчелеккә каршылык күрсәтү, ризасызлык белдерү максатыннан, вазыйфаи бурычларын төгәл инструкция буенча гына үтәве.

Ишембай үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хезмәткәрләре Италия забастовкасы игълан иткән. Профсоюз белдергәнчә, сәбәбе администрация тарафыннан хезмәт хокукларының бозылуы. Шуннан соң «Действие» профсоюзы лидерларының берсе Антон Орловка карата җинаять эше ачу белән янаулары мәгълүм булды. Башкортстандагы «Снег» корреспонденты низагның шартларын ачыклаган.

«Италия забастовкасының» сәбәпләре турында

Ишембай — Башкортстанның нефть химиясе агломерациясе шәһәрләренең берсе, республиканың башкаласыннан 160 километр читтә урнашкан. Җирле Үзәк район хастаханәсендә булачак баш күтәрү турында чәршәмбе, 19 гыйнварда билгеле була. «Действие» бәйсез профсоюз әгъзалары әйтүенчә, аның сәбәбе медикларның хезмәт хокуклары бозылуга кайтып кала.

«Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре эштән соң да калып эшләргә тиеш, ди алар. Кешеләр һәм машиналар җитмәгәнлектән, табибларга һәм машина йөртүчеләргә берьюлы берничә ставканы берләштерергә туры килә. Ә Ишембай шәһәре һәм Ишембай районы халкы «ашыгыч ярдәм» килүен сәгатьләр буена көтә. Моннан тыш, профсоюздагылар әйтүенчә, медикларга өстәмә эшләгәннәре өчен түләнми дә.

«Без әлеге проблеманы чишү өчен баш табибка бер генә мөрәҗәгать итмәдек, ләкин һәр юлы „акча юк“ яки „кадрлар кытлыгы“ дигәнне генә ишеттек. Без инде үзебезне ишетмәүләреннән арыдык», — дип сөйли фельдшер Вера Высогорец.

Чыдап булмаслык хезмәт шартлары, билгеле инде, кадрларның бертуктаусыз алышынып торуына китергән.

«Безгә килгән яшь белгечләр озакка тоткарланмый. Ике-өч ай эшләп, беренче хезмәт хакларын алып карыйлар да, эшнең бик күп булуын аңлап, эштән китәләр. Соңгы ике елда коллективның өчтән бере дип әйтерлек китте», — дип сөйләде фельдшер Альбина Габдрахманова.

Ишембай үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме табиблары һәм машина йөртүчеләренең Италия забастовкасын 4 февральдә башларга вәгъдә итәләр. Ачыклап китик, мондый формат бары тик законда һәм килешүдә каралган вазыйфаларны гына башкаруны күздә тота.

 Каршы һөҗүм

Туры килүен әйт: табиблар һәм профсоюз әгъзалары үзләренең планнары турында игълан итүгә, җирле матбугат чараларының берсендә Башкортстандагы «Действие» координаторы Антон Орлов мошенниклык турындагы җинаять эшендә фигурант булган дигән мәгълүмат барлыкка килде. Орлов үзе «Снег»ка биргән интервьюсында әлеге гаепләүләрне кире какты һәм бу публикациянең активистларны куркыту омтылышы булуын әйтте. 

«Мин моны медицина хезмәткәрләренең таләпләрен максатчан рәвештә дискредитацияләү, минем абруемны төшереп, Ишембай үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлегендәге чын хәлләрне яшереп калырга тырышу дип саныйм. Мин профсоюз „җитәкчесе“ түгел, бу бүлектә эшләүчеләргә күрсәтмәләр бирмим. Күрәсең, алар мине куркыткач, хезмәткәрләр шунда ук үзләренең таләпләреннән баш тартыр, дип уйлый», — дип фаразлый Орлов.

Профсоюз вәкиле Ишембай үзәк район хастаханәсе медикларының барлык таләпләре закон кысаларыннан чыкмый, дип белдерде. Алар бары тик үз хокукларының үтәлешенә генә ирешмәкчеләр.

«Ишембай үзәк район хастаханәсе ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең медицина хезмәткәрләре, алар барысы да дип әйтерлек „Действие“ профсоюзында тора, [үзләрен борчыган] сорауларны берничә тапкыр кузгатып карады. Ләкин баш табиб һәм Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бернинди дә чара күрмәделәр. Билгеле инде, хезмәткәрләр канәгатьсезлек белдерүнең менә шундый, „Италия забастовкасы“ кебек формасын кулланырга мәҗбүр булды», — дип өстәде Антон Орлов.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында «Снег» корреспондентына Антон Орловка карата җинаять эше турындагы мәгълүматка комментарий бирүдән баш тарттылар.

Рәсми затларның реакциясе һәм башка медикларның ярдәме

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Ишембайдагы медиклар баш күтәрүенә комментарий биреп өлгерде инде. Дөрес, ул әйткәннәрнең гомуми асылын баш күтәрүчеләргә карата уңай дип әйтеп булмастыр.

Кыскача гына әйткәндә, медикларның гаризасы — «популизм характерына ия», барлык таләпләрне — хезмәт өчен түләү, эш көнен нормалаштыру, хезмәт шартларын үтәүне — «Үзәк район хастаханәсе администрациясе һәрвакыт үтәде», барлык өстәмә түләүләр — даими түләнә, ә транспорт җитмәве турында ул «шулай ук әйтмәс иде». 

Сәламәтлек саклау министрлыгы редакциянең соравына җавап бирде:

«Бүген Ишембай үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу булды. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Администрация вәкилләре ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрнең эшләрен оештыру һәм хезмәт шартларына кагылышлы сорауларын, комментарий һәм тәкъдимнәрен тыңлады. Барлык кимчелекләр һәм күрсәтелгән проблемалар, алга таба эшләү, тикшерү һәм мөмкин булган компромисслы хәл итү юлларын эзләү өчен, комиссия тарафыннан карап тикшерүгә алынды».

Шул вакытта Ишембайдагы коллегаларына ярдәм күрсәтергә тагын бер район хастаханәсеннән — Инглинныкылар алынды. Әлеге медицина учреждениесенең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре Ишембай районы активистлары белдергән проблемаларны аңлавын һәм Италия забастовкасына кушылырга әзер булуларын белдерде. 


 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100