Витамин эпидемиясе

Яңа эпидемия таралды бит әле. Витамин эпидемиясе. Хәзер витамин сата торган махсус интернет-кибетләр бер-бер артлы ачыла тора, гөрләп эшлиләр. Аларны актарырга тотынсаң, витаминнар төрлелегеннән күзләр камаша, ә бәяләреннән чәчләр үрә тора...

«Витамин эчкән кеше сасымый»

Хәтерләсәгез, берничә ел элек халык биологик актив өстәмәләр (БАД) эчү белән мавыга иде. «Аларның файдасы дәлилләнмәгән, берни дәваламыйлар», — дип табиблар кат-кат тукый торгач, халыкның кызыксынуы бераз сүрелде кебек. Әмма сәламәт буласы килү теләге безгә шул дәрәҗәдә нык үтеп кергән, күрәсең, организмны ныгытмыйча тора алмыйбыз. Фитнеска даими йөрергә, урамга чыгып йөгерергә иренәбез, димәк, сәламәтлекне ныгытуның җиңелрәк юлы кала — ни дә булса эчәргә!

Шушы модага ияреп, соңгы бер-ике ел эчендә таныш-белешләрем кырылып витамин эчәргә кереште. Инстаграмны актарырга тотынсам да, гел өендәге витаминнарын фотога төшереп элүчеләр килеп чыга. Бөтен кеше эчкән витаминнары белән мактана. Янәсе, карагыз, без витамин эчәбез, дөньядан артта калмыйбыз, сәламәтлекне кайгыртабыз! Акчабыз да бар — фәлән кибеттән фәлән тәңкәлекне алдык! Син эчмисең икән — башың чирдән чыкмаячак, грипп аяктан егачак үзеңне!

Бигрәк тә өендә эшсез яткан, туктаусыз интернет актарган яшь әниләргә витамин җене кагылды. «Ватсап»тагы күрше-тирә йортлардагы яшь әниләр төркеменә юри генә: «Балаларыгызга нинди витаминнар бирәсез?» — дип язган идем, халыкның җанлануына исем-акылым китте. Һәркайсы эчкән витаминнарының исемлеген, каян сатып алуын бәйнә-бәйнә аңлатырга тотынган миңа. Бер сәгать эчендә йөзләп хәбәр килде, укып бетерерлек түгел. Баксаң, витамин эчмәүче кеше арада бер мин генә икән. Эч пошып куйды куюын, шулай да «ала карга» икәнемне әйтеп тормадым боларга. Үземне кырын карашлардан сакладым.

Кызыксына торгач, шунысы ачыкланды: «юньле» витамин дигәне кимендә ике мең сум тора икән. Арзанлыны — даруханәдәге 200 тәңкәлекне аласың икән, файдасына өметләнмә! «Ә файдасы нинди?» — дип төпченүемә яшь әниләр ык-мык килде, арада берсе генә: «Баламнан әчкелтем ис килми башлады, организмга Д витамины җитмәгәндә кеше сасый башлый икән», — дип әйтеп салды. Менә сиңа мә! Юынырга яратмаучылар өчен нинди шәп аклану — витамин җитми!

«Кыйбатлысын ал, кыйбатлысын!»

Яшь әниләр сүзенә генә ышанмыйча, туган-тумачаны барларга керештем. Олы яшьтәгеләр аскорбин кислотасыннан башка берни белми. Менә яшьтәшләрем күптән ипи урынына витамин ашарга керешкән икән бит. Белми дә ятам!

— Безнең җирлектә кояш әз, бөтен кешегә Д витамины җитми, шуңа күрә аны гаиләбез белән ел әйләнәсе эчәбез, — диде Айгөл. — Кыйбатлысын гына алам, арзанлысын организм үзләштерә алмый. Тагын магний, В12 эчәбез. Болар беткәч, организмдагы паразитларны үтерә торган әйберләр эчәргә тотыначакбыз, шул паразитлар бөтен иммунитетны утыртып бетерә дә инде…

— Мин балаларга көне-төне витамин эчерәм. Балык мае, Д витамины, тагын әллә нәрсәләр… Файдасымы? Бардыр инде ул, ләкин барыбер авырмыйча торган юк, — диде Алия.

Боларны авызымны ачып тыңлагач, бер кызардым, бер агардым. Оят булды, чын! Шуннан тотындым үз-үземне эт итеп сүгәргә: «Лилия, кайсы планетадан төштең син? Шуны да белмисең, балаларыңа витамин да эчертмисең. Балалар табибы күптән әйтеп куйды бит, бәләкәенә кышын көн саен бер тамчы Д витамины бир, диде. Тыңламадың. Хәзер кыш та үтеп бара инде, иртәрәк уйлыйсы иде».

Ул арада әни шалтыратты, аңа да эчемдәгесен бушата-бушата даруханәгә витамин алырга йөгердем. Әни дә йөгергән.

— Элек балаларга балык мае эчерәләр иде, шуңа күрә «Омега-3» дигән витамин алдым, кызым, — дип бераздан хәбәр итте ул, кош тоткандай сөенеп.

Шулай итеп, без дә витамин эпидемиясен иярттек, күңелләр тынычланып китте. Әй, һәр иртә өйдәгеләрнең авызына берәр тамчы витамин тамыза башладым. Зурдан кубабыз, эш кырган кебек кыланабыз, мин сиңа әйтим. Янәсе, без дә чирдән курыкмыйбыз — витамин эчәбез бит!

Бер көнне урамнан узып барганда түләүле медицина үзәге рекламасына күзем төште. Алар да халык белән бер дулкында икән. «Д витаминына анализлар», — дигән кызыл тасма йөгереп үтте күз алдыннан. Аннан соң гына башка хезмәтләрен, тар белгечләрне рекламаларга тотындылар.

Түләүле медицина үзәкләре дә халык белән бер дулкында икән. «Д витаминына анализлар», — дигән кызыл тасма йөгереп үтте күз алдыннан. Аннан соң гына башка хезмәтләрен рекламаларга тотындылар.


Кызыксыну бу юлы да үзенекен итте, медицина үзәгенең ишеген киң итеп ачып, ишек төбендә елмаеп утырган чибәр туташ янына эре-эре атлап киттем.

— Организмдагы Д витамины күләмен тикшертергә килүчеләр күп хәзер, — диде Наталья. — Кайберәүләр диңгезгә барыр алдыннан да, кайткач та шуны тикшертә. Теләсәгез, өегезгә килеп тә кан анализыгызны алып китә алабыз. Бәясе ике мең сум тирәсе, бер көндә әзер була.

«Табибың сату эшеннән ерак булсын»

Моны да ишеткәч, тәмам кара кайгыга баттым бит. Инде нишлисе булыр, ничек кенә организмны кеше итәсе, витаминны ничек арттырасы, дип боегып өйгә кайтып кердем. Бичарадан ничара булып интернет актара торгач, танылган балалар табибы Евгений Комаровский килеп чыкты. Туктале, мин әйтәм, витамин эпидемиясе турында дәрәҗәле табиблар ни әйтер икән?

— Нигә хәзер базарда витаминнар күпме? Сорау зур, шуңа сатучылар да күп, — дип елмайды ул миңа экраннан, уйларымны укыган кебек. — Витамин эчкән кеше салкын тиеп авырмый дип уйлау — зур ялгыш. Аның салкын тиюгә бер катнашы да юк. Моннан тыш, витаминнар барысы да синтетик, ягъни ясалма…

Әгәр сез сукбай түгел, мәгарәдә яшәмисез, өстәлегездә коры ипидән тыш ярма, ит, сөт, яшелчәләр бар икән, сезгә бернинди витамин кирәк түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы витамин эчү урынына, ризыкларны төрләндереп ашарга киңәш итә.


— Бүген иртәдән бирле бер витамин да эчмәдем, авырмаммы икән? — дип сорау бирде табибка бер тамашачы, сабырсызланып.

— Бер витаминны да тиктомалдан, табиб белән киңәшләшмичә эчәргә ярамый. Ул берәр авыру вакытында, дәвалану чарасы буларак кына билгеләнә. Ләкин табиб та витамин сату эшеннән ерак кеше булырга тиеш. Әгәр сез сукбай түгел, мәгарәдә яшәмисез, өстәлегездә коры ипидән тыш ярма, ит, сөт, яшелчәләр бар икән, сезгә бернинди витамин кирәк түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы витамин эчү урынына, ризыкларны төрләндереп ашарга киңәш итә.

— Д витамины бөтен кешедә җитми диләр бит, аны да эчмәскәмени? — диде икенче тамашачы.

— Кеше көненә биш минут кояшта торса, аның организмына көне буена җитәрлек Д витамины керә. Әлеге витаминны бары тик яшь балаларга кыш айларында эчәргә генә киңәш итәләр. Бүтәннәр бу эш белән мавыкмасын иде. Мәктәптәге йөкләмәләр дә, ару-талулар да витамин эчүгә сәбәп түгел. Массакүләм витамин эчү фармацевтларны гына баета. Әнә, Америкада елына 60 мең кеше витамин эчеп агуланып, хастаханәләргә килә, шуның дүрттән өче — балалар, — диде Комаровский.

Бу мизгелдә Комаровский туганымдай якын булып китте. Өстемнән тау төштемени. Сизенгәндәй, әни шалтыратты.

— Теге витамин йокымны качырды. Төне буе кроссворд чишә башладым, йоклап китеп булмый. Эчмим бүтән, чыгарып аттым, — диде ул да.

Шулай итеп, монысын да җиңдек. Витамин эпидемиясен дә исән-сау ерып чыктык.