Сулыш гимнастикасы, массаж, коры ванна: коронавирус аша узучылар сәламәтлеген ныгыта

Коронавирусны җиңүчеләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен тернәкләндерүнең өч этабын узарга киңәш итәләр. Тернәкләндерү ничек уза, савыгучылар нәрсә хакында җиткерергә тели — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Эвелина Киселева репортажында.

Сулыш кысылу, хәлсезлек һәм арыганлык - COVID-19 нәтиҗәләре

Коронавирус — куркыныч һәм аз өйрәнелгән инфекция. Авыру уртача яки катлаулы формада узса, үпкәләр зарарлана. Пациентлар, хәтта COVID-19га ике тискәре анализ куелганнан соң да, күкрәк тутырып иркен сулыш ала алмыйлар.

«Коронавирус белән зарарланган инфекциядән соң пациентларның организмы хәлсезләнә, сулышлары кысыла, астеник синдром (нык ару) саклана. Әлеге функцияләрне торгызу өчен без тернәкләндерү үткәрәбез», — дип аңлатты Казанның 7нче санлы поликлиникасының тернәкләндерү бүлеге мөдире Гөлназ Гайнетдинова.

Коронавирусны җиңеп чыккан кешеләр медицина учреждениесендә физиотерапия, массаж, коры углекислоталы ванналар, ингаляцияләр ала. Шулай ук алар белән сулыш гимнастикасын үз эченә алган махсус дәвалау физкультурасы үткәрәләр, пациентлар белән психолог эшли.

«Көндезге стационар бүлеге COVID аша узган пациентларны тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Бүлек инде күптән ачык иде, ләкин безгә коронавирус инфекциясе килеп чыкканга һәм чирне җиңүчеләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнергә кирәк булганга, ашыгыч рәвештә квалификация үтәргә туры килде. Пациентлар безгә стационар дәвалану узганнан соң ике атна үткәч килә башлады», — дип сөйләде көндезге стационар мөдире Галина Ананичева.

Тернәкләндерүнең өченче этабы 14 көн дәвам итә. Гайнетдинова сүзләренчә, ул тәмамланганнан соң, авыруның организмы тулысынча рәтләнә. Пациентларның тормыш сыйфаты һәм физик чыдамлыгы арта, үпкәләрнең вентиляциясе яхшыра.

Казанда тернәкләндерүнең өченче этабы бер генә урында уза

Казанның 7нче санлы шәһәр поликлиникасы — әлегә Казанда белгечләр мондый ярдәм күрсәткән бердәнбер шәһәр поликлиникасы. Бу хакта агентлыкка поликлиниканың баш табибы Ольга Богданова сөйләде.

«Без — тернәкләндерүнең өченче этабын уздыручы беренче һәм әлегә бердәнбер поликлиника. Бездә тернәкләндерүнең өч этабы бар. Катлаулы чорны узганнан соң, пациентны стационарга икенче этапка күчерәләр. Сугыш ветераннарының госпитале моны стационарда эшли. Ә аннары алар өйләренә чыгарыла», — диде врач.

Әлеге поликлиникага беркетелгән Казанның Вахитов районы пациентлары, өйләренә кайткач, поликлиникада өченче этапны уза ала. Һәм бу тулысынча бушка. Баш табиб район территориясендә 186 кеше авырганлыгын, аларның һәркайсы языла алуын җиткерде. Тернәкләндерү буенча дәвалау бүлеге мөдире тернәкләнүгә терапевт юлларга тиешлеген билгеләп үтте.

Пациентларны кечкенә төркемнәрдә җыялар һәм дәвалануны ике сменада үткәрәләр. Хәзер дәвалау аша 12 кеше уза, алар ике төркемгә бүленгән. Бу — беренче төркем.

Процедураларга килүче пациентларның уртача яше — 50-65 тирәсе.

«Яшьләр дәваланганнан соң, кагыйдә буларак, шунда ук эшкә бара, өстәвенә, хәзер үзизоляция чоры да тәмамланды. Гадәттә, безгә пенсия алды һәм пенсия яшендәге кешеләр килә. Әлеге контингентка караучыларда коронавирус инфекциясеннән соң катлауланулар ешрак күзәтелә дә инде», — дип уртаклашты поликлиниканың баш табибы.

Коронавирус аша узучылар авыруның куркыныч яклары һәм сәламәтләнү шатлыгы турында сөйләде

Светлана Киселева 70кә якынаеп килә, ул коронавирусны җиңгән һәм инде ике атнага якын тернәкләндерү процедураларына йөри. Ханым катлаулы формада авырган, Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә дәваланган. Аны ике тапкыр үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырганнар.

 «Көч югала, аппетит бетә. Тормыш шуның белән тәмамланган кебек сизәсең. Яшисе килми башлый. Куллар, аяклар — берсе дә тыңламый», — дип үзенең авыруы турында искә алды ул.

Светлана Киселева хастаханәдә ике атнасын үткәргән. Стационардан өйгә кайткач, ул үзенең сәламәтлеген 7нче поликлиникада тернәкләндерүне дәвам итә.

«Мин процедураларга йөрим: массаж, ЛФК, коры ванналар алам. Көндезге бүлектәге персоналның, табибларның игътибары аеруча мөһимдер, мөгаен. Хәтта шундый җылы караштан гына да терелергә мөмкин», — дип саный ул.

Тиздән Светлананың тернәкләнүенең өченче этабы тәмамланачак. Хәзер ул үзен күпкә яхшырак хис итә.

«Көч бар, аппетит ачылды — еш кына хәтта куркыныч та булып куя. Безнең яшьтә күп ашарга да ярамый бит. Минемчә, абсолют дөрес юнәлеш, дөрес дәвалау бу», — дип сөйләде ханым.

«Безнең өчен бу шифаханә кебек»

Тернәкләнү узучы тагын бер пациент ханым пневмониядән соң СССРда шифаханәгә юллама биргәннәрен искә төшерде. Ә мондый тернәкләнү үзенә күрә иммунитет өчен курорт кебек.

«Пневмониядән соң 21 көн дәвалыйлар һәм шифаханәгә җибәрәләр иде. Бу безнең өчен шифаханә кебек булды. Барысына да бик рәхмәтлемен. Йөрергә иренмим, болар барысы да файдалы бит: җәяү йөрү, физкультура, массаж. Хәзер бит барысы да түләүле», — дип сөйләде Казанда яшәүче Людмила Ярыгина.

Ханым сүзләренчә, коронавируска анализы тискәре нәтиҗә күрсәткән, әмма 39,3 югары температурасы булганга һәм үпкәләргә сыеклык җыелганга, аны Казанның 18нче хастаханәсенә юллаганнар, биредә ул 12 көн ятып чыккан. Людмила Ярыгина тернәкләнүне инде икенче атна уза.

«Бирегә килергә тәкъдим иткәч, бик шатландым. Хәзер хастаханәләрдә коронавирус аркасында уколлардан башка бернәрсә дә юк бит. Ингаляцияләр дә, массаж да, бернәрсә дә эшләми — барысы да ябык. Ә менә монда ачтылар, коронавирус чире аша узучыларны чакырдылар. Бу бик тә яхшы эш, бик тә ярдәм итә», — диде ул.

Людмила тернәкләнү уза башлагач та, анализлар тапшыруын, соңыннан аларны чагыштыру өчен тагын бер кат бирергә кирәк булачаклыгын җиткерде.

«Хастаханәдән чыкканда хәлсезлек көчле иде — мондый халәт авырудан соң ике айга чаклы булырга мөмкин, диләр. Пенсионер булмагач, мине чыгардылар, мин әле эшкә йөрим. Монда кәеф яхшырды, көч керде», — диде ул.

Сулыш гимнастикасы — гүзәл почмакта

Дәвалау физкультурасы һәм сулыш гимнастикасы Татарстан башкаласының гүзәл почмагында уза. Коронавирус чире аша узучылар Кабан күле буенда махсус методика буенча спорт белән шөгыльләнәләр.

«Техника шуның белән аерылып тора: пациентларның үпкәләре тыгызрак булганга (нәкъ менә шушы авыруның үзенчәлеге), аларга үпкә авыруларыннан соң башка пациентлар башкара торган күнегүләр ясарга ярамый. Монда әз генә башкарак күнегүләр: алар үпкәләрне күпертүгә түгел, ә күкрәк читлегенең мускулларын үстерү исәбенә сулышны яхшыртуга юнәлтелә», — ди ЛФК һәм спорт медицинасы табибы Юлия Бондарева.

Авыру аша узучылар диафрагма, күкрәкнең өске һәм аскы мускуллары белән күнегүләр ясый.

Табиб билгеләп үткәнчә, барлык пациентлар да бик ярдәмчел һәм рәхмәтле, алар беренче дәрестән үк үзләрендә яхшы якка үзгәрешләрне сизәләр.

«Элек сулышлары кысылса, монда алар үзләренең гадәти тормыш рәвешенә кайта, өй эшләре белән шөгыльләнә, йөгерә, җәяү йөри башлыйлар», — дип ышандырды ул.

Тренер белән шөгыльләнә алмаган кешеләр өчен табиб нәкъ менә COVID-19 аша узган кешеләр өчен күнегүләрне эзләргә һәм мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнергә киңәш итте. Андый методикалар интернет киңлекләрендә бик күп, дип җиткерде ул.

«Өйдә ялкауланырга, онытырга, үз эшләрең белән шөгыльләнергә мөмкинсең. Ә монда пациентлар килә, аларга төркемдә булу уңайлы, алар белән инструктор шөгыльләнә, барысын да күрсәтә, башкару техникасын күзәтә. Ягъни ялкауланып булмаячак, барысын да тиешенчә һәм сыйфатлы итеп эшләгән очракта, нәтиҗәсе дә озак көттермәячәк», — дип сөйләде Бондарева.