Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар-информ» журналисты коронавирус турында: ютәл дә юк, томау да юк, ә чир бар

Аяз Исмәгыйлев COVID-19 коронавирусы белән авыруны үз башыннан кичерде.

news_top_970_100
«Татар-информ» журналисты коронавирус турында: ютәл дә юк, томау да юк, ә чир бар
Рамил Гали

Аллага шөкер, мин сирәк авырыйм һәм ОРВИны да шактый җиңел кичерәм: томау, ютәл, ике-өч көн температура була, антибиотикларны да сирәк кенә кулланам. Гадәттә, бер атна дигәндә хәлем яхшыра иде. Әмма бу юлы барысы да бөтенләй башкача булды.

Томау да, ютәл дә юк

Барысы да кинәт һәм көтмәгәндә башланды. Озакка сузылачак авыру турында әле иртән генә берни дә сиздермәде. ОРВИның да бер билгесе дә булмады — томау да, ютәл дә юк иде, тамак та авыртмады, йоткылык кына бераз кычытып торды. Гадәттәгечә, эшкә килдем, проходнойда табиб контактсыз градусник белән температураны үлчәде, бар да яхшы, диде.

Көн ахырында хәлсезлек сиздем — температура күтәрелде. Өйгә кайтып киттем, әмма шундук табиб чакыртмадым. Алда май бәйрәмнәре, берничә көн өйдә ятармын да, бар да җайланыр дип уйладым. Бу мәкерле COVID-19 вирусыдыр дигән уй башка да кереп карамады, чөнки бөтен саклану чараларын үтәдем. Дөрес, кырыс үзизоляциядә утырмадым: эшкә йөрдем һәм якындагы кибеткә чыга идем. Авыру кешеләр белән аралашмадым, җәмәгать транспортында йөрмәдем, битлек, перчатка кидем һәм антисептик кулландым. 

Ике көн узгач, хәлем тагын да начарланды. Өченче көнгә тәнем бик нык сызлый башлады, хәтта авыртуны баса торган дару да эчәргә туры килде.

Табибка мөрәҗәгать иттем. Ул тамакның кызарып торуыннан башка, берни дә ачыклый алмады. Вируска каршы дару язып бирде, күп итеп су эчәргә, тамакны чайкатырга кушты. Алдагы көннәрдә хәлем яхшырмаса эчәргә дип антибиотик та язды.

Тискәре нәтиҗәле ике тест

Хәлем яхшырмады. Хезмәттәшемә рәхмәт — коронавируска тест узарга тәкъдим итте. Өйгә табиблар бригадасы килде, борыннан һәм тамактан мазок алдылар, ә берничә көннән нәтиҗәсе әзер булды — тискәре иде.

Антибиотик ярдәм итмәде, дару эчә башлаганга дүрт көн узды, ә температура һаман да 38 тирәсендә торды. Хатыным ашыгыч ярдәм чакыртты, килгән табиб хастаханәгә салу өчен сәбәпләр юк диде. Мин дә мәҗбүриләмәдем, хастаханәгә ятасы килеп тормый иде. Доктор антибиотиклар кабул итү курсын төгәлләргә һәм алга таба ситуациягә карап эш итәргә киңәш бирде.

Бер көннән соң хатыным тагын ашыгыч ярдәм чакыртты. Участок терапевты пандемиянең иң кызган чорында авыру кешенең өенә битлек һәм перчаткасыз килеп керде. Үпкәләрне тыңлады, тамакны карады, үземне ничек хис итүемне, нәрсәләр белән дәвалануымны сорады һәм биш көн дәвамында антибиотиклар эчүемне белгәч, миңа ризыктан аллергия дигән диагноз куйды. Әгәр бу ОРВИ булган булса, антибиотиклар инде тәэсир иткән булыр иде, диде. Һәм антигистамин препарат язып китте.

Шушындый катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыятьтә авыруларның өенә гадәти саклану чараларыннан башка кергән белгечкә ышанырга ярамый дип уйладым һәм ике таныш табибыма киңәш сорап мөрәҗәгать иттем. Алар көчлерәк антибиотик эчеп карарга, өч төрле кан анализы бирергә һәм үпкә томографиясе узарга киңәш итте.

Өйдә биргән гомуми кан анализы организмга көчле инфекция тәэсир итүен күрсәтте.

Көчлерәк антибиотиклар курсы нәтиҗә бирде. Авыруымның 14нче көнендә инде төшкә чалгы тоткан убырлы кергән иде, һәм, ниһаять, температура төште. Ул вакытта көчем бәдрәфкә барырга яки кухняга чыгарга гына җитә иде.

Бер-ике көн яттым да тагын анализлар бирергә бардым. Башта үпкәләргә рентген ясаттым, бернинди дә патология табылмады. Компьютер томографиясе үпкәләрдә ике яклы пневмония нәтиҗәсендә үзгәреш булуын күрсәтте. РКТ ясаткан клиникадан бу хакта тиешле җиргә хәбәр иткәннәр. Икенче көнне өйгә янәдән табиблар бригадасы килде. Коронавирус тестына тагын мазок алдылар, анысы да тискәре булды.

Антитәнчекләр: уңай нәтиҗә

Кан анализлары бирдем, алардагы кайбер күрсәткечләр бик нык артып киткән иде. Барлык нәтиҗәләрне, томографиянең видеоязмасын җыеп, таныш табибларга җибәрдем. Алар барысы бертавыштан миндә COVID-19 булгандыр диделәр һәм бер айдан соң антитәнчекләргә анализ бирергә киңәш иттеләр.

Ул вакытта мин үзем дә кайдадыр коронавирус йоктыруыма инанып беткән идем инде. Узган тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, минем якыннарыма бу авыру кагылмады диярлек. Һәрхәлдә, аларда күзгә бәрелеп торган симптомнар булмады. Ә ОРВИ яки грипп белән авырсам, болай булмас иде.

Бер айдан соң антитәнчекләргә тапшырган анализ табибларның фаразын һәм минем шик-шөбһәләрне раслады гына.

Миннән соң хатыным да коронавирус антитәнчекләренә тест бирде, чөнки без мин авырган вакытта гел бергә булдык. Гаҗәп, тик аның нәтиҗәсе тискәре иде. Болай да була икән.

Белешмә өчен: Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диләрә Габделганиева «Татар-информ» агентлыгы соравына җавап биреп, коронавирус белән авырган кешенең канында антитәнчекләр табылу, ә аның белән якыннан аралашкан кешедә табылмавы мөмкин хәл диде. Бу әгәр икенче кеше симптомсыз яки антитәнчекләр чыга алмаслык җиңел формада авырган очракта була ала.

Белгечләр сүзләренчә, COVID-19 коронавирусына башта ясаган тестларның нәтиҗәсе тискәре булуга төрле факторлар йогынты ясарга мөмкин икән. Күрәсең, тест ясалган вакытта канда вирус концентрациясе җитәрлек күләмдә булмагандыр. Мөгаен, мазок алыр алдыннан авыз куышлыгына яки борынга санация ясалган булгандыр һәм бу да нәтиҗәгә тәэсир иткәндер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100