Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда коронавирустан саклану өчен вакцина ясату буенча биш киңәш

Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясату барышында нәрсә эшләргә ярый һәм ниләр тыела? Куркыныч чирне эләктермәс өчен иммунитетны ничек бушлай һәм авыртуларсыз гына ныгытырга? Вакцинациягә ничек дөрес әзерләнергә? «Спутник V» вакцинасы турындагы сорауларга җавапларны «Татар-информ» репортажыннан укый аласыз.

news_top_970_100
Татарстанда коронавирустан саклану өчен вакцина ясату буенча биш киңәш
Михаил Захаров/архив

Беренче киңәш: авыртуларсыз иммунитет булдырырга телисең икән — вакцинация ясат

Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация — бушлай һәм ирекле. Республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта вакцина ясату — Covid-19дан котылу, дип белдерде. Яна коронавирус инфекциясе катлаулы формада үтә ала, ә аны йоктырудан берәү дә иминиятләштерелмәгән.

Хәзер прививканы Татарстанның 60 яшьтән өлкәнрәк теләсә кайсы кешесе ясата ала, өстенлек риск төркемнәренә бирелә. Аларга табиблар, мәгариф оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе, күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче кешеләр, шулай ук хроник чирләре булган кешеләр, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булганнар, сулыш органнары, артык тән авырлыгы һәм шикәр чире белән авыручылар керә.

Аннары транспорт, энергетика өлкәсендә, хокук саклау органнарында, дәүләт чиге аша чыгу пунктларында эшләүче татарстанлылар, шулай ук вахтачылар, волонтерлар, хәрби хезмәткәрләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә өстенлек бирелә. Өченче дәрәҗәдәге өстенлек — дәүләт, гражданлык, муниципаль хезмәткәрләр, көллият һәм югары уку йортларының 18 яшьтән өлкәнрәк студентлары, шулай ук хәрби хезмәткә потенциаль чакырылучыларга.

Өлкән яшьтәге кешеләргә «Спутник V» вакцинасын күптән түгел генә ясатырга рөхсәт иттеләр. Марина Патяшина сүзләренчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкән яшьтәгеләрнең авыру йоктыру күрсәткече шактыйга арткан. Роспотребнадзор киңәшләренә карамастан, республикада яшәүчеләрнең күбесе әти-әниләренә һәм әби-бабайларына кунакка барган.

«Бүгенге көндә төп риск төркеме — без ел буена инфекциядән саклаган өлкәннәребез, аларга әле сакланырга һәм вакцина ясатырга кирәк», — дип йомгаклады Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе.

Татарстанга барлыгы 12,5 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтарылган, ул акрынлап районнарга таратыла, 57 медицина учреждениесендә булачак. 2,8 меңләп кеше вакцинаның беренче компонентын кадаткан инде, 379 кеше инде вакцинация алуны тәмамлаган.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев вакцинация өчен үз поликлиникаңа участок табибы яки шәфкать туташына мөрәҗәгать итү дә җитә дип җиткерде. Авыл җирлегендә яшәүчеләргә ФАПка килергә кирәк. Татарстанлыны шунда ук вакцинациягә чакырачаклар яки чират кәгазенә кертәчәкләр.

«Бүгенге көндә прививкадан соң хәл начарлану очраклары теркәлмәгән. Шуңа күрә без вакцинаның куркынычсызлыгы 100%ка якын икәнен аңлыйбыз», — дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.

Икенче киңәш: хәзер прививкага әзерлек җиңелрәк

Вакцинация массакүләм төс алды, шуның белән бергә аны үткәрү тәртибе дә үзгәрде.

«Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче тәкъдиме буенча прививка ясатырга теләүчеләрне җентекләп тикшерергә кирәк. Вакцинация алдыннан Covid-19 антитәнчекләренә анализ ясау мәҗбүри. Бүген тәртип максималь гадиләштерелде», — дип билгеләде Абашев.

«Спутник V» прививкасы алдыннан табиб сораштыру уздыра һәм пациентны карый. Әгәр дә ялкынсыну авырулары, катараль күренешләр, аллергия ачыкланмаса, республикада яшәүче кеше вакцинациягә чакырылачак.

Республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина башка вакциналар, әйтик, гриппка каршы, антитәнчекләрне билгеләүне таләп итми, дип өстәде. Вакцинация иммунитет эшен көчәйтә генә.

Роспотребнадзорның республика идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, «ЭпиВакКорона» вакцинасы да кешедә антитәнчекләрнең булмавын таләп итми.

Марина Патяшина Covid-19 белән авырып алучыларга вакцинация ясауның мәгънәсе юк, иммунитет инде формалашкан, диде. Антитәнчекләрнең титрын авырып алганнан соң 6-8 ай узгач тикшерергә була, әгәр дә ул түбән булса, вакцинация узарга кирәк.

«Алты ай элек һәм аннан алда авырганнарга антитәнчекләр титрына анализ бирергә мөмкин. Түбән булса, вакцинацияне кабат үтәргә кирәк», — дип аңлатты Абашев.

Инструкциядә иммунитеты формалашкан кешеләр өчен тискәре йогынтысы булырга мөмкин диелмәгән.

Марина Александровна сөйләп үткәнчә, киләчәктә мондый прививканы якынча елга бер тапкыр ясарга кирәк булачак.

Өченче киңәш: кеше гәүдәсе орбитасында беренче «Спутник V»

Министр урынбасары республика халкын вакцинациягә җаваплы карарга һәм медицина процедурасы өчен поликлиника яки хастаханәгә билгеләнгән вакытка килергә чакырды. «Спутник V»ның бер ампулында биш доза икән: ул биш кеше өчен ачыла, ачык флаконның яраклылык вакыты нибары ике сәгать. Әгәр дә кеше вакытында килмәсә, Covid-19 вакцинасын түгәчәкләр һәм ул бернинди дә файда китермәячәк.

Сүз уңаеннан, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре тулы составта диярлек Covid-19дан прививка ясаган.

«Табигый юл белән формалашкан антитәнчекләре булмаган кешеләрнең барысы да диярлек сәламәтлек саклау идарәсендә, Сәламәтлек саклау министрлыгында прививка алды инде», — дип сөйләде Альмир Рәшидович.

Альмир Абашев вакцинаның ике компонентын да ясатуын һәм хәзер антитәнчекләр барлыкка килүен көтүен җиткерде.

Шулай ук табиблар паспорт мәгълүматларын яки СНИЛС номерын сорасалар, гаҗәпләнергә кирәкми. Мәгълүмат прививка ясаткан татарстанлылар дәүләт хезмәтләре порталында вакцинация турында сертификат ала алсын өчен кирәк. Бу проектны хәзер федераль Хөкүмәт эшли. Халык яңа документ ярдәмендә, мәсәлән, сәяхәт итә алачак.

Дүртенче киңәш: ике компонент арасындагы «тәнәфестә» артык тынычланырга ашыкмагыз

«Спутник V» - ике фазалы вакцина. Ике компонентны кертү арасында төгәл 21 көн узарга тиеш.

Әгәр дә татарстанлы вакцинациянең ике этабы арасында үзен начар хис итсә, аны шунда ук ПЦР ысулы белән Covid-19га тикшерәчәкләр. Әгәр коронавирус расланса, вакцинация туктатылачак.

«Бу очракта икенче компонентны кертүнең мәгънәсе юк, чөнки кеше инде чирне йоктырып өлгергән һәм ул коронавирус инфекциясен кичерү нәтиҗәсендә үзенең антитәнчекләрен булдырачак», — диде министр урынбасары.

Абашев вакцина үзе уңай ПЦР-анализ бирә алмый, дип ассызыклады, чөнки «Спутник V»да вирус юк.

Кеше башка вируслы яки бактериаль инфекция белән авырган очракта да вакцинация туктатылачак. Кагыйдәләр теләсә нинди прививка кампаниясендәге кебек үк. Температура нормадан югары булса, грипптан прививка һәм манту ясамауларын барыбыз да хәтерли.

Шуңа күрә фазалар арасындагы «тәнәфес» вакытында үзеңне яхшы итеп сакларга кирәк. Битлек киеп йөрергә, антисептиктан файдаланырга, кулларны юарга, социаль дистанцияне сакларга. Татарстанлылар өчен мәҗбүри булган вируслы инфекцияләрдән саклану чараларын күрергә.

Шулай ук Альмир Рәшидович бу чорда алкоголь белән артык мавыкмаска, аны аз микъдарда гына кабул итәргә мөмкин булуын җиткерде, чөнки ул иммунитетны киметә.

Бишенче киңәш: икенче прививка һәм бушлай иммунитет

Беренче прививкадан соң 22нче көнне пациентны поликлиникада кабат көтәчәкләр. Ләкин онытмагыз: соңгы компонент кертелгәннән соң ук Covid-19 иммунитеты формалашмый.

Альмир Абашев соңгы инъекциядән соң ике-өч атна узгач кына яки беренче инъекциядән соң 36-45 көннән соң гына антитәнчекләргә тест ясарга һәм «Спутник V»дан соң иммунитет бармы-юкмы икәнен тикшерергә була дип аңлатты.

Шул вакытта гына анализ антитәнчекләрнең булуын күрсәтәчәк.

Әмма Роспотребнадзорның республика идарәсе җитәкчесе сөенергә ашыкмаска куша, икенче вакцинадан соң антитәнчекләр формалашканчы, коронавирус яки башка чирне җиңел йоктырырга мөмкин.

Иммунитет барлыкка килгәннән соң да санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Вирусны йоктыру куркынычы шул килеш кала, прививка бары тик вирусның җиңел яки симптомсыз узуына гына гарантия бирә.

Тикшеренүләргә караганда, иммунитет 6-8 айга сакланачак, аннары яңадан беренче кагыйдәгә әйләнеп кайтырга кирәк. Сүз уңаеннан, февраль ахырына Татарстанга 190,5 мең доза кайтачак. Бу язга коллектив иммунитет формалаштыру өчен җитәчәк, дип ышана экспертлар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100